Косово Милли китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Косово Милли китапханәсе latin yazuında])
Косово Милли китапханәсе
Карта
Төр китапханә, научная библиотека[d], милли китапханә[d], тарихи һәйкәл[d] һәм тарихи архитектура һәйкәле[d][1]
Мигъмари өслүб брутализм[d][2]
Адрес Трг Хасан Приштина
Шәһәр Приштина[1]
Ил  Косово Җөмһүрияте[1]
Координатлар 42°39'27.01"тн, 21°9'44.16"кнч
Ачылган 1944
Мигъмар Andrija Mutnjaković[d]

Косово Милли китапханәсе (алб. Biblioteka Kombëtare e Kosovës, серб. Народна библиотека Косова) — өлешчә танылган Косово Җөмһүриятенең иң югары китапханәсе, җөмһүриятнең башкаласы Приштина шәһәрендә урнашкан. Косовоның матди һәм мәдәни мирасын туплау, саклау һәм һәр теләүчене бу материаллар белән тәэмин итү мөмкинлеге - китапханәнең төп максаты. Китапханәдә даими рәвештә күргәзмәләр үткәрелә, милли газеталар туплана һәм саклана. Милли китапханә катлаулы тарихы белән дә, үзенчәлекле стильдә төзелгән бинасы белән дә күп кешенең игътибарын җәлеп итә. Проект хорват архитекторы Андрия Мутнякович тарафыннан булдырылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигезләнү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханә тарихының чишмә башы XIVXV гасырга юнәлә.[3] Борынгы мөселман һәм христиан җәмгыятьләре мирасы - китапханәнең иң борынгы хәзинәсен тәшкил итә.[4] Институт формасында Косово китапханәсе 1944 елның декаберендә оеша һәм иң әүвәл Призрен шәһәрендә ачыла.[5] 1982 елда Косовоның хәзерге башкаласы Приштинага күчерелә һәм шул елдан бүгенге көннәргә кадәр бинасын алмаштырмый. Бу еллар дәвамында китапханәнең исеме күп тапкыр үзгәртелә. Бу үзгәрешләр сәяси вазгыять, хакимият алмашынуыннан гыйбарәт.[6]

Еллар Исем
1944-1952 Косово автономияле провинциясенең төбәк китапханәсе
1956-1961 Косово автономияле провинциясенең һәм Метахиянең китапханә үзәге
1961-1970 Милли провинциаль китапханә
1970-1990 Косово милли һәм университет китапханәсе
1990-1999 Косово һәм Метахиянең милли һәм университет китапханәсе
1999-2014 Косово милли һәм университет китапханәсе
2014 елдан алып Косово Милли китапханәсе
Косово Милли китапханәсе

1989—1999 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда Югославия хакимияте тарафыннан Косово автономиясе юкка чыгарыла. Күп албаннар эш һәм уку урыннарыннан куыла. Албан-серб конфликты дәвамында албаннарның күп дәүләт һәм шәхси китапханәләре ябыла. Хәтта җирле албан халкына Косово Милли китапханәсенең тупсасы аша атлау да катгый тыела. Китапханәнең зур өлеше серб православ дини мәктәбенә тапшырыла, икенче өлеше Босния һәм Герцеговина, Хорватия качак серб кешеләрен вакытлыча урнаштыру өчен кулланыла. Китапханә архивлары тарафыннан албан телендәге язмалар һәм басмалар җыю туктатыла.[7]

НАТОның Косово җирендә хәрби операциясе тәмамлангач, Милли китапханәнең хәрби идарә һәм контроль үзәге буларак куллануы ачыклана. Махсус сакланучы мәдәни объетларны сугыш вакытында хөкүмәт тарафыннан үзләштерү төп сугыш кануннарын бозу дип таныла. Китапханә җирлегендә күп ташландык хәрби киемнәр, сугыш кораллары да табыла. Бер атна дәвамында НАТО хәрби көчләре тарафыннан китапханә бинасы миналарга каршы тикшерелә һәм чистартыла.[7]

Төрле оешмалар мәгълүмәтләре буенча, 100.000 гә якын албан телендәге басма серб хакимияте тарафыннан кабаттан эшкәртү максаты белән Липлян фабрикасына җибәрелгән. Бу китаплар арасында зур кыйммәткә ия булган милли мирас нөсхәләре дә булган.[8]

Тергезү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Косово сугышы тәмамланганнан соң, китапханә бинасында реконструкция эшләре киң җәелеп китә. ЮНЕСКО, Аурупа Шурасы, Халыкара китапханәләр ассоциацияләре һәм оешмалар федерациясе белгечләренең тыгыз хезмәттәшлеге белән реконструкция эшләре тәмамлана.[9] Белгечләр төркеме тарафыннан китапханә эше буенча махсус программалар булдырыла.[10] Махсус эксперттар төркөме китапханә эшенә өйрәтү буенча төрле программалар төзи. Косово Милли китапханәсен тергезүгә АКШ илчелеге, Цюрих Үзәк китапханәсе, АИХО, Райффайзен банкы һәм башка күп төрле сәяси, җәмәгый һәм сәүдә оешмалары зур өлеш кертә[6].

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханәнең хәзерге бинасы ачылышы тантаналы 1982 елның 25 ноябрендә уза. Проект авторы — хорват архитекторы Андрия Мутнякович. Бина төрле зурлыктагы һәм тоташ ятьмә сыман металл конструкцияләр белән тулысынча каплан 99 гөмбәздән һәм зенит тәрәзәләреннән гыйбарәт; 16.500 кв.метр мәйданны алып тора.[11] Китапханәнең идәннәре мәрмәр мозаикасы белән капланган. Залның гөмбәзләре аны табигый яктылык белән тәэмин итү максаты белән проектлаштырылган.[12] Китапханә 2.000.000 га якын данә китап һәм башка тарихи яктан кыйммәтле чыганаклар саклый ала.[11] Китапханә фойесында даими рәвештә төрле мәдәни чаралар үткәрелә.

Бинада түбәндә китерелгән заллар урнашкан:

  • 300 һәм 100 урынлык ике уку заллары;
  • матбугат басмалары уку залы;
  • махсус тупланмалар бүлмәләре;
  • исемлекләр сакланган бүлмә;
  • тикшеренү үзәге;
  • 150 урынлы аудитория;
  • 75 урынлы конференц-зал.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Wiki Loves Monuments monuments database — 2017.
  2. http://architectuul.com/architecture/national-library-in-prishtina
  3. BKUK 65-vjet të Biblotekës Kombëtare dhe Universitare të Kosovës(алб.) // Bibloletra. — Т. 2. — С. 1. Архивировано из первоисточника 1 май 2014.
  4. Riedlmayer, Andras. Libraries and archives in Kosova: a postwar report. Fine Arts Library, Harvard University. Bosnian Institute. әлеге чыганактан 2017-09-15 архивланды. 2020-05-07 тикшерелгән.
  5. BKUK 60 vjet të Biblotekës Kombëtare dhe Universitare të Kosovës(алб.) // Bibloletra. — Т. 3. Архивировано из первоисточника 10 март 2014.
  6. 6,0 6,1 BKUK 65-vjet të Biblotekës Kombëtare dhe Universitare të Kosovës(алб.) // Bibloletra. — Т. 2. Архивировано из первоисточника 1 май 2014.
  7. 7,0 7,1 Riedlmayer, Andras. Libraries and archives in Kosova: a postwar report. Bosnian Institute. әлеге чыганактан 2017-09-15 архивланды. 2020-05-07 тикшерелгән.
  8. Carsten Frederiksen, Frode Bakken (April 2000), Libraries in Kosovo, IFLA/FAIFE Report 
  9. Carsten Frederiksen, Frode Bakken (April 2000), Libraries in Kosovo, IFLA/FAIFE Report, p. 4 
  10. Carsten Frederiksen, Frode Bakken (April 2000), Libraries in Kosovo, IFLA/FAIFE Report, p. 10 
  11. 11,0 11,1 Carsten Frederiksen, Frode Bakken (April 2000), Libraries in Kosovo, IFLA/FAIFE Report, p. 23 
  12. Kosovo National Library, Prishtina, Kosovo.

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]