Эчтәлеккә күчү

Кузаклылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кузаклылар latin yazuında])
Кузаклылар
Халыкара фәнни исем Fabaceae Lindl., 1836[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][3][4][…]
Югарырак таксон бобовоцветные[d][1][5][6][…]
Таксономик төр Faba[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Реальная энциклопедия науки о классической древности[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Флора Европейской части СССР[d], Американская энциклопедия, 1920[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм New International Encyclopedia[d]
Нәрсәнең чыганагы кузак[d] һәм mung bean sprout[d]

 Кузаклылар Викиҗыентыкта

Кузаклылар ( лат. Fabáceae, яки Leguminósae ), яки Күбәләк чәчәклеләр ( лат. Papilionaceae ) [7] - ике өлешле чәчәкле үсемлекләр семьялыгы. Ул күпьеллык һәм беръеллык агачларны, куакларны һәм үләннәрне үз эченә ала. Алар кузак рәвешендәге җимешләре һәм катлаулы яфраклары буенча җиңел таныла.

Таралу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу киң таралган семьялыкта якынча 800 ыруг һәм 24,500 төр бар, һәм алар төрләр саны буенча Оешма чәчәклеләр һәм Орхидеяләрлән соң өченче урында торалар. Россиядә 1800 төре исәпләнә. ТР территориясендә күбәләк чәчәклеләр (Papilionate) ассемьялыгы төре үстерелә.

Төрләр байлыгы аеруча Мимозалар (лат. Mimosoídeae) һәм Күбәләк чәчәклеләр (лат. Papilionoideae, Faboideae) ассемьялыкларында тупланган, алар барлык эукариот төрләрнең якынча 9,4% ын үз эченә ала.

Неотропик зона урманнарындагы барлык агач төрләренең якынча 16% бу семьялык әгъзалары дип исәпләнелә. Fabaceae гаиләсе шулай ук Америка һәм Африканың тропик яңгырлы һәм коры урманнарында киң таралган [8] .

Соңгы вакытка кадәр булган бәхәсләргә карамастан, Fabaceae ның бердәм монофилетик семьялык булуын молекуляр һәм морфологик яктан бик күп мәгълүмат һәм дәлилләр раслый[9] . Моңарчы аларның өч аерым гаиләдән тору ихтималы турындагы бәхәсләр барган. Дәлилләр ДНК эзлеклелегенә нигезләнгән барлык соңгы филогенетик анализлар белән дә хуплана [10] [11] . Бу тикшеренүләр раслаганча, үсемлекләр Polegalaceae, Surianaceae һәм Quillajaceae семьялыклары белән тыгыз бәйләнештә, алар белән Fabales тәртибен формалаштыралар [12] .

Кыяклылар һәм кайбер тропик җимешләр, тамырчалар белән беррәттән, кузаклыларның берничә төре мең еллар дәвамында кеше диетасының нигезен тәшкил итәләр, һәм бу үсемлекләрне куллану кеше эволюциясенең аерылгысыз өлеше булып тора [13] .

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәкле үсемлекләрнең иң зур гаиләләренең берсе. Серкә һәм үзагачтан казылмаларыннан чыгып, семьялыкның барлыкка килүе акбур һәм палеоцен чигендә (65 миллион ел элек) [14] булган дип исәпләнә.

Кайбер төрләр мөһим азык продуктлары .

Үләнчел төрләре атмосфера азотын җыярга сәләтле (азот җыючы бактерияләр белән симбиозы аркасында), шунлыктан алар мелиорациядә кулланылган төп үсемлекләр. Алар биосфераның азот циклында аерым роль уйныйлар [14] .

Россиядә үсемлекләрнең 50 дән артык төре саклау астында [14] . Татарстанда 24 ыругка керүче 100 төре очрый.

Биологик тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Семьялык үсемлекләре арасында агачлар, куаклар һәм ярымкуаклар, үләннәр, лианалар (куаксыман да, үләнчел дә) бар.

Семьялык вәкиләренең тамырларында төерчекләр бар, аларда үсемлекләргә азот үзләштерүдә ярдәм итүче симбиотик төерчек бактерияләре яши. Азот үсемлекләргә аксым ясалышы өчен таләп ителә, шунлыктан кузаклыларның җимешләре аксымга бай.

Яфраклары чиратлашкан, гадәттә катлаулы, яфракчыклар белән, сирәк очракта бер яфракчыктан тора.

Чәчәк төркеме - чуксыман яки башсыман, сирәгрәк себеркәч яки ярымчатыр .

Чәчәкләр бөҗәкләр тарафыннан серкәләнә ике җенесле [14], биш өлешле касә һәм таҗы бар, гадәттә ике яклы симметрияле. Гадәти кузаклыларның өске таҗ яфракчыгын гадәттә җилкән, ян яфраклары канат (ишкәк) дип атала, һәм аскы кушылып үскәннәре көймә дип атала. Гадәттә ун серкәчләре бар, алар үзара тоташ яки ирекле. Бер җимешлек.

Чәчәк схемасы

Чәчәк формуласы :

[15]
[16]

яки

[17]

Мөһим тышкы үзенчәлек - коры, гадәттә күп орлыклы, бер оялы, ике кабырчык булып ачыла торган җимеш. Эчендә бер рәткә орлыклары тезелгән, фәнни яктан кузак дип атала. Фасоль кайвакыт аркылы бүлгәләнеп, бер орлыклы сегментларга таркала; сирәк очракта кузак бер орлыклы, ачылмый торган. Орлыклар гадәттә эндоспермсыз, орлык өлешләре зур.

Кузаклы культуралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кузаклыларның орлыклары: борчак (яшел), ногыт (беж, йомры), фасоль (ак, кызгылт, кара), ясмык (кызгылт сары һәм ачык беж яссы)

ТР территориясендә күбәләк чәчәклеләр (Papilionate) ассемьялыгы төре үстерелә.

Уңай шартларда (туфракның реакциясе нейтраль күрсәткечкә якын, фосфор, молибден, дым, һава җитәрлек булганда) кузаклы культураларның төп һәм ян тамырларында һәм ботакларында бүлбеләр барлыкка килә. Аларда бактерияләр үрчи, алар үсемлекләр һәм туфракны баету өчен кирәкле азотны һавадан үзләштерүгә сәләтле. Борчак, 1 га дан 20 ц уңыш чыкканда, туфрактагы азотны 1 га да 30 кг га, 1 га дан 50 ц уңыш алганда 1 га да 70 кг га арттыра. Люцерна 1 га да 300–400 кг га кадәр азот туплый ала. Шуңа күрә кузаклы культуралар азот туплаучы буларак, башка үсемлекләр өчен кыйммәтле элгәрләр булып торалар.

Күпчелек кузаклы культуралар азык үсемлеге буларак та кыйммәтле, алар аксымга бай; орлыклары (борчак, фасоль, кырлы борчак, ясмык, соя), яшь җимешләре — кузаклар (фасоль, борчак) кулланыла. Кузаклы культураларның орлыкларында күп күләмдә аксым бар (%): фасоль — 24, нут (бәрән ногыты) — 25, борчак — 28, кырлы борчак — 29, терлек азыгы кузаклары һәм ясмык — 30, вика — 35, люпин — 38, соя — 39.

ТРда бөртекле кузаклы культуралардан борчакка, викага, күпьеллык кузаклы үләннәрдән — люцернага, клевер, донник, эспарцетка өстенлек бирелә.

Бөртекле кузаклы культураларның чәчүлекләрдә тоткан урыны Татарстан тарихының төрле этапларында авыл хуҗалыгында һәм игенчелек культурасында җитештерүче көчләрнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле була. Революциягә кадәрге чорда зур булмаган мәйданнарда азык өчен борчак һәм ясмык игелә.

1930 елларда крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә бәйле рәвештә һәм үсемлекчелек һәм терлекчелектә фәнни алымнарны үзләштерә башлау сәбәпле, ул вакытта киң таралган бишкырлы чәчү әйләнешендәге басуларның яртысына борчак чәчелә, алар сөрүлек җирләрнең 10 % ын били. Бу елларда борчак чәчелгән мәйданнар Татарстанда 220 мең га тәшкил итә. 1960 елларда терлекләр рационында кукуруз силосының өлеше арту белән, аларны аксым буенча тигезләү өчен борчак чәчүлекләре 550 мең га га кадәр җиткерелә. Шуннан соң пар басуларын биләү өчен викалы-солылы катнашмага өстенлек бирелә башлый, чәчүлек мәйданнары 150–200 мең га дәрәҗәсендә тотрыклана, ә борчакныкы — 200–300 мең, 1990 елларда 60–80 мең га га кадәр кими. Ясмык чәчүлекләре, борчак белән чагыштырганда аз уңышлы булу сәбәпле, 1940 еллар уртасында бөтенләй бетерелә.

Бөек Ватан сугышы елларында самолёт төзелешендә фанера ябыштыру өчен кулланыла торган казеин җилеме чималы алу өчен, кырлы борчак чәчелә.

1997 дә ТРда бөртекле-кузаклыларның чәчүлек мәйданнары — 82,4 мең га, уңышы 1 га дан 26,1 ц.

Кузаклылар (клевер, люцерна, сераделла, вика, люпин һ.б.) терлек азыгы үсемлеге буларак зур урын алып тора.

Авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә кадәр ТР территориясендә күпьеллык кузаклы үләннәрдән зур булмаган мәйданны клевер били. Люцерна һәм бу төркемнән башка үләннәр (лядвенец, донник, эспарцет) бөтенләй диярлек чәчелми. Аларны чәчү 1950 елларда үлән басулы чәчү әйләнешен үзләштерү кампанияләре белән бәйле рәвештә башлана.

Казан селекция станциясендә З.Х. Шәрәф тарафыннан клеверның «Казан 1», люцернаның «Казан 64/95» һәм «Казан 36» яңа сортлары, соңрак М.Ш. Лапина тарафыннан люцернаның «Айсылу», «Татарская пастбищная», «Мөслимә» сортлары чыгарыла.

Кузаклы культуралар буенча ТРда фәнни тикшеренүләрне Р.Р. Хөсәенов (кырлы борчак һәм нутның биологиясен тикшерү, төрләрен өйрәнү), А.А. Җиһаншин (программалаштырылган уңыш алуга борчак чәчүлекләре агротехникасы һәм моделе), Э.М. Шалыгина, Г.А. Емельянов (борчак белән солының катнаш чәчүлекләре), И.С. Возовик (борчак уңышын җыюны механикалаштыру), А.А. Җиһаншин (бөртекле-кузаклыларның төрен һәм сортын өйрәнү, кырлы борчак агротехникасы), П.А. Чекмарёв (викалы-солылы катнашма) алып бара. [18]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Angiosperm Phylogeny Group An update of the Angiosperm Phylogeny Group classification for the orders and families of flowering plants: APG III // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00996.X
  2. 2,0 2,1 Appendix IIB: Conserved and rejected names of families of bryophytes and spermatophytes // International Code of Nomenclature for algae, fungi, and plants (Shenzhen Code) / мөхәррир N. J. Turland, J. H. Wiersema, F. Barrie һ.б. — 2018. — ISBN 978-3-946583-16-5
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Reveal System of Classification — 1997.
  4. 4,0 4,1 Takhtajan A. Flowering Plants — 2 — SPb: Komarov Botanical Institute, 2009. — ISBN 978-1-4020-9608-2doi:10.1007/978-1-4020-9609-9
  5. 5,0 5,1 Cronquist A. An Integrated System of Classification of Flowering Plants — 1981.
  6. 6,0 6,1 Angiosperm Phylogeny Group An ordinal classification for the families of flowering plants // Annals of the Missouri Botanical GardenMissouri Botanical Garden, 1998. — ISSN 0026-6493; 2162-4372; 0893-3243; 2326-487Xdoi:10.2307/2992015
  7. МКБН, Статья 18(5) гласит: Следующие традиционно используемые названия рассматриваются как правомерно опубликованные:….Leguminosae (Fabaceae; тип, Faba Mill. [= Vicia L.])…. и гласит, что когда Papilionaceae рассматриваются как семейство, отличное от других Leguminosae, название Papilionaceae должно быть сохранено за Leguminosae.
  8. Burnham, R. J., & Johnson, K. R. 2004. South American palaeobotany and the origins of neotropical rain forests. Phil. Trans. Roy. Soc. London B, 359: 1595—1610.
  9. Lewis, G., B. Schrire, B. MacKinder, and M. Lock (eds). 2005. Legumes of the world. Royal Botanical Gardens, Kew, UK
  10. Doyle, J. J., J. A. Chappill, C.D. Bailey, & T. Kajita. 2000. Towards a comprehensive phylogeny of legumes: evidence from rbcL sequences and non-molecular data. pp. 1-20 in Advances in legume systematics, part 9, (P. S. Herendeen and A. Bruneau, eds.). Royal Botanic Gardens, Kew, UK.
  11. Kajita, T., H. Ohashi, Y. Tateishi, C. D. Bailey, and J. J. Doyle. 2001. rbcL and legume phylogeny, with particular reference to Phaseoleae, Millettieae, and allies. Systematic Botany 26: 515—536.
  12. Angiosperm Phylogeny Group [APG] {{{башлык}}} // Botanical Journal of the Linnean Society. — С. 399—436. Архивировано из первоисточника 10 март 2018.
  13. Burkart, A. Leguminosas. En: Dimitri, M. 1987. Enciclopedia Argentina de Agricultura y Jardinería. Tomo I. Descripción de plantas cultivadas. Editorial ACME S.A.C.I., Buenos Aires. Pp. 467—538
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 Сытин, 2005
  15. Миркин, 2002
  16. Барабанов, 2006
  17. Андреева, 2005
  18. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kuzakly-kulturalar Онлайн - энциклопедия Tatarica

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бобовые / Сытин А. К. // «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М. : Большая российская энциклопедия, 2005. — С. 621—622. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
  • Tucker S. C. Floral development in legumes // Plant Physiology. — 2003. — Vol. 131, № 3. — P. 911—926. — doi:10.1104/pp.102.017459.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]