Кырым татар педагогика техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырым татар педагогика техникумы latin yazuında])
Кырым татар педагогика техникумы
Нигезләнү датасы 1922
Кыскача исем КТПТ
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Акмәсҗит
Гамәлдән чыгу датасы 1931
Карта

һәм

Кырым татар
педагогика техникумы
Элеккеге исемнәр Тотайкөй
педагогика техникумы
Нигезләү елы 1922
Ябылу елы 1931
Урын РСФСР байрагы, Кырым, Акмәсҗит, Киев ур., 75

Кырым татар педагогика техникумы (рус. Крымский татарский педагогический техникум, укр. Кримський татарський педагогічний технікум), шулай ук Тотайкөй педагогика техникумы (кырымтат. Totayköy Pedagogika mektebi, укр. Тотайкойський педтехнікум) – 1922 елдан 1931 елга кадәр Кырымда гамәлдә булган кырымтатар махсус-урта уку йорты. Беренче ике елны техникум Тотайкөй авылында, аннары Акмәсҗиттә (Симферополь) урнашкан булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кесслер-Ферсман замогы

Уку йорты 1922 елның язында Тотайкөй (1948 елдан Ферсманово) авылында Кырым педагогика курслары буларак ачыла. Яңа уку йортын ачуның максаты ― мәктәп, сәяси агарту һәм мәктәпкәчә белем бирү өчен кадрлар әзерләү, шулай ук Кырымның татар халкы арасында гамәли һәм махсус белемнәрне тарату.

Курслар Кесслер-Ферсман замогы(рус.) бинасында ачыла. Беренче директоры – кырымтатар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Амет Өзәнбашлы (1893―1958). Бер елдан соң курслар Кырым татар педагогика техникумына үзгәртеп корыла. Уку вакыты дүрт ел була.

Техникумга керү баштарак ― беренче баскыч мәктәп, соңрак ― җидееллык мәктәп нигезендә башкарыла. Беренче елда техникумда укучылар саны 150 кеше тәшкил итә. [1] Техникумда бер бүлек — мәктәп бүлеге генә була. Укыту кырымтатар һәм рус телләрендә алып барылган. [2]

Христофоровның табышлы йорты

1924 елның җәендә техникум Акмәсҗиткә (Симферополь) күчерелә һәм элекке Христофоровның табышлы йортында урнаша. 1924 елдан 1930 елга кадәр техникумда 190 га якын кеше укый (әзерлек бүлеген дә кертеп). Техникум каршында 5 меңләп исемдәге китабы булган китапханә эшләгән. Техникумга Чокырча (1948 елдан Луговое) авылындагы база мәктәбе беркетелә, укучылар анда педагогик практика уза. [1]

Техникумда уку-укыту процессы укучыларның рус телен начар белүләре сәбәпле катлаулана. 1928 ел өчен хисапта: «укучыларның рус телен начар белүе шартларында укытуны рус телендә алып бару (ул гомуми күләмдә 52% алып тора), шулай ук туган телдә дәреслекләр булмау һәм рус телендә басылганнарны куллану укучыларның эш нәтиҗәлелеген киметә», ― диелгән. Шуңа бәйле рәвештә ВКП(б) Кырым өлкә комитеты секретариаты техникум каршында махсус әзерлек төркеме төзи. [1]

Техникум 1931 елда эшчәнлеген туктаткан.[2]

Укытучылар составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1922 елдан 1925 елга кадәр техникумда 18 укытучы була, алар арасыннан кырым татарлары — алтысы. 1926 елдан 1927 елга кадәр 16 педагог була, шуларның тугызы — кырым татары. 1928 елда техникумда 20 укытучы була (13 – рус һәм 7 – кырым татарлары). [2] Укытучылар арасында Бәкер Чобан-задә, Шәвки Бектүрә, Абибулла Одабаш, Хәсән Сабри Айвазов, Асман Акчокраклы һәм Әсән Рефатов булган. Ә. Рефатов техникумда булган чорда «Тотайкөй хораны» (Тотайкөй маршы) әсәрен яза, ул уку йортының рәсми булмаган гимнына әверелә. [1]

Техникумны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырым татар педагогика техникумы эшләгән чорда 200 дән артык укытучы әзерләнгән. Уку еллары буенча: 1922/23 — 3, 1923/24 — 28, 1924/25 — 34, 1925/26 — 59, 1926/27 — 33, 1927/28 — 21, 1928/29 — 23. [1]

Техникумны тәмамлаучылар арасында ул чорның кырымтатар интеллигенциясе вәкилләре: Иргат Кадыйр, Зыядин Җавтобели, Ибраим Бәһшиш, Шамил Аләдинов, Мамбет Алиев, Кәрим Җаманаклы, Хәсән Касыймов, Әмир-Хәсән Куртмоллаев, Госман Ваһапов, Үрия Азизова, Җәмил Кенҗе, Зәйнәп Аббасова, Җәббар Акимов. [1]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амет Өзәнбашлы (1922—1924)[1]
  • Мостафа Бекиров (1924—1925)[1]
  • Вәли Абилев (1925—1925)[1]
  • Якуб Азизов (1925—1928)[1]
  • А. Мензатов (1929—1930)[1]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Усманова С. Тотайкойский педтехникум (по следам архивных материалов). — Баку, 2012. — 284 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар. Том III. г. Симферополь. — Белгород: «КОНСТАНТА», 2018. — с. 185—193. — 392 с.
  2. 2,0 2,1 2,2 Усманова Сайде Аблякимовна. К ИСТОРИИ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ТОТАЙКОЙСКОГО ПЕДТЕХНИКУМА. 1922 - 1931 гг. Крымское историческое обозрение, 2017

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]