Күчүк Кайнарҗа солыхы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күчүк Кайнарҗа солыхы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Солых килешүе буенча Россия империясенә күчкән җирләр (буй-буй сызык)

Күчүк Кайнарҗа солыхы (Кечек Кайнарҗа солыхы) яки Күчүк Кайнарҗа тынычлык килешүе[1], төр. Küçük Kaynarca Antlaşması, рус. Кючук-Кайнарджийский мир1774 елда Россия империясе белән Төркия (Госманлы империясе) арасындагы солых килешүе. 1774 елның 10 июлендә (21 июлендә) Добруҗа чигенә якын Силистриядән ерак түгел Күчүк (Кечек) Кайнарҗа авылында (хәзерге Болгария) Россия империясе армиясе сәргаскәре генерал-фельдмаршал П.А. Румянцев ставкасында имзаланган. Россия империясе ягыннан генерал-поручик кенәз Н.В. Репнин, Госманлы империясе ягыннан рәис-әфәнде Ибраһим Мүниб һәм нишанчы Әхмәт Рәсми-әфәнде кул куйган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Рәсми-әфәнде
солтан Mостафа III

Күчүк Кайнарҗа солыхы 1768-1774 елларда барган Рус-төрек сугышына нокта куя. Әлеге сугыш Россия империясе файдасына төгәлләнә. Кенәз В.М. Долгорукий җитәкчелегендәге рус флоты һәм граф П.А. Румянцев җитәкчелегендәге коры җир гаскәрләренең хәрби уңышлары төрек ягын руслар куйган шартлар белән килешергә мәҗбүр итә.

Солых килешүе Константинопольдә 1775 елның 13 (24) гыйнварында ратификацияләнә.

Килешү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солых килешүе кереш өлештән һәм 28 маддәдән (артикулдан) һәм кушымтадан (1779 елгы Айналы Кавак конвенциясе) тора. Килешү буенча Россия империясе һәм Госманлы империясе арасында элегрәк төзелгән килешүләр (Россия империясенә, аерым алганда, Азак кирмәнен биргән 1700 елгы Константинополь солыхыннан башкалары) көчен югалта дип табыла.

Маддәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Көньяк Буг һәм Днестр елгасы арасындагы җирләр (Киңборын кирмәнен дә кертеп), анда шәһәрләр һәм кирмәннәр төзү мөмкинлеге белән, Россия империясенә бирелә.
  • Киреч бугазындагы Киреч һәм Яңакала кирмәннәре, өязләре һәм пристаньнәре белән бергә, шулай ук Россия империясенә тапшырыла.
  • Беренче мәртәбә рус сәүдә флоты корабларына Босфор һәм Дарданел бугазлары аша иркен үтеп, Кара диңгез һәм Дунай елгасы буенча чикләүләрсез йөзәргә мөмкинлек бирелә.
  • Молдавия һәм Валахиянең Госманлы империясендәге мохтариятлы статусы торгызыла.
  • Кавказдагы төньяк-көнбатыш чик Кубан елгасы буенча уздырыла.
  • Госманлы империясе Зур һәм Кече Кабарданы Россия империясе составында дип таный (соңгы сүзне Кырым ханы Шаһин Гәрәй әйтергә тиеш була).
  • Солых килешүе буенча, Россия империясе дә, Госманлы империясе дә Кырым ханлыгын Төркиядән бәйсез, мөстәкыйль дәүләт дип таныйлар[2].
  • Килешү ратификацияләнгәч тә, Россия империясе сугыш барышында басып кергән Бессарабия, Молдавия, Валахия җирләреннән һәм Эгей диңгезендәге утраулардан гаскәрләрен чыгарырга тиеш була.
  • Россия империясе Константинопольдә илче яки вәкаләтле министр җитәкчелегендә дипломатик миссия ачарга, консуллар һәм вице-консуллар билгеләргә мөмкинлек ала.
  • Госманлы империясе үз илендә яшәүче православие динендәге христианнарга дин иреген тәэмин итәргә, шулай ук алардан тартып алган җирләрне кайтарып бирергә, рус гаскәре ягында катнашканнарына амнистия игълан итәргә өстенә ала. Шуңа бәйле рәвештә, Россия империясе илчеләре яки вәкаләтле министрлары, Төркия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, Госманлы империясендә яшәүче православныйларны яклап чыгыш ясау мөмкинлеге ала.
  • Россия империясе ватандашларына, салымнар түләмичә генә һәм хөкүмәт яклавы астында, Иерусалимга һәм башка изге җирләргә килергә рөхсәт алына.
  • Константинопольдә, Россия империясе илчелеге каршындагы чиркәүдән башка да, Рус православие чиркәвенә караучы тагын бер православие храмы төзелергә тиеш була.
  • Килешүче ике як та сәүдәгәрләр өчен ирекле сәүдә мөмкинлеге тудыруны өстенә ала. Россиядән килгән сәүдәгәрләргә, моңарчы Франция һәм Бөекбритания сәүдәгәрләренә генә бирелгән хокуклар бирелә. Төркия хөкүмәте Россиядән килгән сәүдәгәрләргә Триполи, Алжир, Тунис вилаятьләрендә сәүдә килешүе төзегәндә булышырга өстенә ала.
  • Франция короленеке кебек үк, Россия империясе монархының (императорының) титулы да рәсми төрек телендәге документларда «падишаһ» дип язылачак.
  • Ваграк чик буе мәсьәләләрен чишү, әсирләр алмашу тәртибе ачыклана.
  • Госманлы империясе, контрибуция итеп, Россия империясенә 7,5 млн пиастр (4,4 млн сум) түләргә йөкләмә ала.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчүк Кайнарҗа солыхы төзелү Россия империясенә Кара диңгездә ныгырга юл ача, Кара диңгез флотын төзүне тизләтә. Россия империясенең Кара диңгез һәм Урта диңгез яр буе илләре белән сәүдә элемтәләре ныгый. Солых Россия империясенең көньягына икътисади яктан үсү өчен мөмкинлекләр бирә.

Балкан һәм Кавказ халыкларының Госманлы империясеннән бәйсезлек алу өчен барган азатлык көрәшен көчәйтә.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 16 (К-Л). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-347-7
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XVIII-XIX века. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Е.И. Дружинина. Кючук-Кайнарджийский мир 1774 г. (его подготовка и заключение). М., 1955.
  2. А.П. Бажова. Дипломаты екатерининской эпохи. Восточный вопрос и Кючук-Кайнарджийский мир. Китапта: Российская дипломатия в портретах. М., 1992.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]