Пётр Румянцев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Румянцев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пётр Румянцев
RumyantsevZadunaiskii.jpg
Туган телдә исем Пётр Александрович Румянцев-Задунайский
Туган 4 гыйнвар 1725(1725-01-04)
Мәскәү
Үлгән 8 декабрь 1796(1796-12-08) (71 яшь)
Полтава губернасы
Үлем сәбәбе инсүлт
Күмү урыны Киев-Печер кәшишханәсе[d]
Милләт урыс
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Әлма-матер Беренче кадет корпусы[d]
Һөнәре хәрби җитәкче
(генерал-фельдмаршал)
Җефет Екатерина Михайловна Голицына, княгиня
Балалар уллары Михаил (1751-1811), сенатор
Николай (1754-1826), канцлер
Сергей (1755-1838), язучы
Ата-ана
  • Александр Иванович Румянцев, генерал-аншеф (әти)
  • Мария Андреевна Матвеева, графиня (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия-Швеция сугышы[d]
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Изге Андрей Первозванный ордены
Изге Александр Невский ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
Калып:1 дәрәҗә Изге Георгий ордены
I дәрәҗә Изге Владимир ордены
Хәрби дәрәҗә пудпуручик[d], капитан, палкауник[d], янарал-маюр[d], янарал-аншиф[d] һәм генерал-фельдмаршал (Россия)[d]

Commons-logo.svg Пётр Румянцев Викиҗыентыкта

Пётр Румянцев, Пётр Александрович Румянцев-Задунайский, рус. Румянцев-Задунайский Пётр АлександровичПётр III һәм Екатерина II хакимлек иткән заманда Россия хәрби һәм сәяси эшлеклесе, граф (1744), генерал-фельдмаршал (1770). Россия хәрби фәненә һәм хәрби доктринасына нигез салучы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1725 елның 4 (15) гыйнварында Мәскәүдә туган. Исем анасы — патшабикә Екатерина I. 10 яшендә Преображение полкы лейб-гвардиясенә рядовой итеп язалар. 14 яшенә кадәр Малороссиядә яши. Өй шартларында әтисеннән белем ала. 1739 елда Берлиндагы Россия илчелегенә билгеләнә. 1740 елда начар тәртибе өчен кире чакырып алына. Коры җир гаскәрләре шляхта корпусында 2 ай укый. Подпоручик дәрәҗәсендә хәрби хезмәткә алына.

Хәрби хезмәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1741-1743 еллардагы Урыс-швед сугышында катнаша. Гельсингфорсны (Һелсинки) алудагы хезмәте өчен капитан дәрәҗәсе ала. Әтисе, генерал-аншеф Александр Иванович Румянцев Або солых килешүе (1743) турындагы хәбәрне тапшырырга Петербургка җибәрә. Патшабикә Елизавета Петровна Пётр Румянцевка полковник дәрәҗәсе бирә һәм Воронеж полкы башлыгы итә. 1744 елда патшабикә Елизавета Петровна генерал-аншеф Александр Иванович Румянцевка граф титулы бирә, шулай итеп Пётр Румянцев та граф була.
1748 елда Австрия тәхете өчен барган сугышта (1740-1748) катнаша.
1749 елда, атасының вафатыннан соң, мөлкәт хуҗасы булып кала.

Җидееллык сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидееллык сугышта (17561763) (Россия, Австрия, Франция, Канада - Пруссия һәм Англиягә каршы) П. Румянцев Гросс-Егерсдорфта бригада белән, Кунерсдорфта дивизия белән, Кольбергта корпус белән җитәкчелек итә. Россия армиясе берничә бәрелештә җиңә һәм Берлинны ала.

1764 елдан Малороссия губернаторы.

Урыс-төрек сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урыс-төрек сугышында (1768-1774) П. Румянцев Россия армиясе белән җитәкчелек итә. Көрәштәшләре - А.В. Суворов, Голицын, Олиц, Панин, Алексей Орлов. 1769 елда 100 меңле төрек-кырымтатар гаскәре Украина җирләренә керә. П. Румянцев 80 меңле гаскәр белән каршы тора һәм җиңүгә ирешә. 1770 елда Кагул янында 150 меңле төрек-янычарлар гаскәрен җиңә. Измаил кирмәне бирелә. Панин Бендеры шәһәрен ала. Долгоруков Кырымга яу белән бара, ярымутрауны ала. П. Румянцевның төрекләрне һәм кырымтатарларны аеру планы уңышлы тәмамлана. 1774 елда А.В. Суворовның Варна яннындагы Козлуҗа авылы янында төрек гаскәрен тар-мар итүеннән, П. Румянцев җитәкчелегендәге Россия гаскәренең Ларга һәм Кагул елгалары буендагы җиңүеннән, адмирал Г.А. Спиридовның Чесма диңгез бәрелешендә җиңүеннән соң Төркия Россиягә Кара диңгезгә чыгу юлын ача, Күчүк Кайнарҗа килешүенә кул куя.
1775 елда граф П. Румянцевка «Задунайский» титулы бирелә.

Польшадагы сугыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.В. Суворов Польша конфедератларын һәм литвалыларны җиңә. Львов һәм Перемышль шәһәрләре алына. 1772 елның апрелендә Краков алына. Пруссия короле Фридрих II катнашында Польша җирләре бүленә. Россиягә Беларус, Волынь һәм Подолия җирләре күчә.

II урыс-төрек сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рус-төрек сугышында (1787-1791) П. Румянцев икенче армия белән җитәкчелек итә. А.В. Суворов Рымник янында төрек армиясен тар-мар итә (1789) һәм Измаилны штурмлый (1790). Ф. Ушаков Киреч ярымутравы, Тендра утравы (1790), Калиакрия борыны янында (1791) төрек флотын җиңә.

Россия хәрби фәнендә П. Румянцевның урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия хәрби фәнендә Румянцевның эшкәртмәләре кулланылмаган бер генә юнәлеш тә юк. Петр I нең иң лаеклы дәвамчысы. Россия армиясенең саклану тактикасын актив һөҗүм итү тактикасына алмаштыручы. Петр IIIнең Пруссия белән мавыгуына чик куючы. Россия армиясен яңадан үзгәртеп коручы. Россиянең көньяк чикләрен ныгытучы. Гаскәринең тормышын бәяләүче, аны саклап калу өчен тырышучылар «мәктәбе»н булдыручы. Потемкин, Вейсман, Петр Панин, Кутузов, Н.В. Репнин, А.В. Суворов - аның хәрби һуманлык идеясен дәвам итүчеләр. А.В. Суворовның хәрби таланты ачылу һәм үсүдә П.А. Румянцев өлеше зур. 1770 елда Россия армиясенә яңа прогрессив хәрби устав- «Хезмәт итү йоласы» (Обряд служб) кертә.

П. Румянцев заманындагы патшалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
  2. Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
  3. Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
  4. Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]