Лабытнанги мәчете
Мәчет | |
Лабытнанги мәчете
| |
Ил | Россия |
Шәһәр | 629400, Төмән өлкәсе, ЯНАО, Лабытнанги, Почтовая ур., 6 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ЯНАО МДН / Ихлас мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | сөнни ислам |
Бина төре | гыйбадәт йорты |
Төзелеш еллары | 2015—тәмамланмаган |
Төп даталар: 2014 ― вакытлы гыйбадәт йорты ачылу
2015 – яңа мәчет бинасы төзелеше башлану | |
Халәте | төзелә |
Лабытнанги мәчете, «Ихлас» җирле мөселман җәмгыяте мәчете (рус. Мечеть г. Лабытнанги, Мечеть МРОМ «Ихлас» РДУМ ЯНАО) ― Россия Федерациясе субъекты Ямал-Ненец автономияле округының Лабытнанги шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (гыйбадәт йорты, мәчет). ҮДН составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә керүче «Ихлас» җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.
Лабытнангида (1952 елдан эшчеләр бистәсе, 1975 елдан шәһәр) 2021 елда 26 520 кеше, 2023 елда 25 969 кеше яшәгән. 2010 елда татарлар шәһәр халкының (26 936 кеше) 2,7% ын тәшкил иткән[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2001 елның 12 февралендә җирле юстиция органнарында Лабытнанги шәһәре мөселманнарының «Ислам» җирле дини оешмасы теркәлгән. Җәмгыятьне оештыручылар булып Рафит Мирҗан улы Миндибаев, Сибгатулла Зиннәт улы Әшрәпов, Ташмөхәммәт Зәйнулла улы Якубов исәпләнә. «Ислам» җәмгыятенең гыйбадәт йорты булмау сәбәпле, җирле мөселман оешмасы оештыручыларның берсенең фатиры адресы буенча теркәлгән булган (Геологлар ур., 2-8) [2]. 2003 елның 2 сентябрендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә караган «Ислам» җирле дини җәмгыяте, суд карары буенча, гамәлдән чыгарылган[3].
2004 елның 6 июлендә ҮДН составындагы Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте юрисдикциясендәге «Ихлас» җирле дини оешмасы теркәлгән[4]. 2004―2014 елларда мәхәлләдә берничә имам алышынган: Садыйк (Руслан) хәзрәт, Илсур хәзрәт һ. б. 2014 елдан дини оешма рәисе Гасан-Гусейн Нурмугамедович Гасанов (1961 елгы)[5].
2008 елда «Ихлас» җирле дини оешмасына мәчет төзү өчен җирле хакимият Обская урамында («Дешевизна» кибете янәшәсендә) җир кишәрлеге бүлеп биргән булган[6]. Вакытлыча гыйбадәт йорты итеп шунда куелган вагонны кулланганнар. Җомга намазына 15-20 кеше йөргән. Әмма 2014 елда шәһәр администрациясе элек биргән җир кишәрлеген кире алып, җирле дини оешмага мәчет төзү өчен, үзәктән ерак Почтовая урамыннан[7] яңа участок бүлеп биргән[3].
Яңа мәчет төзелгәнче, шәһәр мөселманнары гыйбадәт йорты итеп үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән һәм җиһазланган бинаның иркен намаз залында биш вакыт намазларын укыйлар. Янәшәдә урнашкан ашханә бинасында ифтарлар, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, башка дини чаралар уздырыла. Бәйрәмнәрдә пылау 1811 елда эшләнгән тарихи казанда пешерелә (әлеге зур казанны дини җәмгыятькә мәхәллә әгъзаларының берсе бүләк иткән). 5х11 м ир-атлар өчен, 3х3 м хатын-кызлар өчен намаз бүлмәләре, аерым тәһарәтханәләре бар. Җомга һәм бәйрәм намазларына, гадәттә, 100―200 кеше йөри. Мәхәллә әгъзалары арасында яртысыннан күбрәген таҗиклар (1990-еллар уртасында Таҗикстаннан беренче таҗик гаиләләре килеп урнашкан, күпчелек таҗиклар Хатлон өлкәсеннән чыкканнар) тәшкил итә, шулай ук Төньяк Кавказ республикалары вәкилләре, татарлар, башкортлар бар[3].
Яңа мәчет
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган.
|
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Яңа мәчет сурәте (проектта). |
2015 елның мартында Лабытнанги шәһәр төзелеше советы утырышында «Ямалгражданпроект» ААҖ төзегән мәчет проекты хуплана. Проектта мәчет традицион ак һәм яшел төсләрдә, ике катлы, манарасы керү юлы өстендә булачак бина итеп күзаллана[8][9].
2015 елның сентябрендә мәчет бинасы төзү башланып китә. Эшне хакимият бүлеп биргән җирне төзекләндерүдән (ландшафтны тигезләүдән) башлыйлар. Моның өчен Салехард мөселманы Халиф Али-оглы Сулейманов 1700 куб.м. ком бирә. Салехард мөселманнары участокны койма белән уратып алуда да ярдәм иткәннәр. Шәхси эшмәкәр Александр Николаевич Щегольков бушлай мәчет бинасы астына субайлар кагып бирә. «Ямалтрансстрой» АҖ генераль директоры Игорь Владимирович Нак төзелешкә зур ярдәм күрсәтә[3].
Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2014 елдан дини оешма рәисе Гасан-Гусейн Нурмугамедович Гасанов (1961 елда Таҗикстан ССРда туган (әти-әнисе Дагстаннан), шунда үскән, таҗик телен камил белә. 1992 елдан Ямалда. Дини белемне Уфада ислам университетында алган)[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-12-13
- ↑ МРОМ «Ислам» г. Лабытнанги ЯНАО ДУМ АЧР
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Старостин А. Н. Лабытнанги: мечеть по ту сторону Оби и казан времен Наполеона / Мусульмане на берегах Ледовитого океана. Екатеринбург, 2022, стр.203–209.
- ↑ МРОМ «Ихлас» г. Лабытнанги ЯНАО РДУМ ЯНАО при ЦДУМ
- ↑ Гасанов Гасан-Гусейн Нурмагамедович
- ↑ Отвод земельного участка под строительство объекта Мечеть по ул. Обская в г. Лабытнанги
- ↑ Мечети в Лабытнанги. labytnangi.spravker.ru
- ↑ Татьяна Коркина. В Лабытнанги построят бело-зеленую мечеть и бизнес-центр цвета «кофе с молоком». KP.RU, 4.03.2015(рус.)
- ↑ Никита Курганов. В Лабытнанги памятник десантникам «променяли» на мечеть. УралПолит.Ru, 4.03.2015(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Старостин А. Н. Лабытнанги: мечеть по ту сторону Оби и казан времен Наполеона / Мусульмане на берегах Ледовитого океана. Екатеринбург, 2022, стр.203–209. ISBN 978-5-6048120-7-5
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Полярный ислам: в России формируется третий мусульманский регион. НИУ ВШЭ, 1.02.2021(рус.)
- Мечеть г Лабытнанги 08-04-2018. YouTube видео, 4:07