Лайм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лайм latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лайм
Сурәт
Халыкара фәнни исем Citrus ×aurantifolia Swingle, 1913
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон цитрус[d]
Таксонның халык атамасы 萊姆[1]
Нәрсәнең чыганагы Миртол[d], lime oil[d] һәм лайм[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10683[2]
Commons-logo.svg Лайм Викиҗыентыкта

Чын лайм (лат. Citrus aurantiifolia), яки ачы лайм[3] яки Мексика лаймы[4][5] — цитрус кебек үсемлекләр төре (Citrus) Һиндстаннан чыккан руталар (Rutaceae) гаиләсенә карый. Генетик яктан лимонга охшаш.

Исеме фарсы لیمو (лиму) сүзеннән килеп чыккан.

Урта диңгез буенча б.э. I мең еллыкның икенче яртысында үтеп керә.

Кардәш төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң яфраклы лайм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң яфраклы лайм (Citrus latifolia) яки фарсы лаймы. Аның җимешләре лимонны хәтерләтә, алар эре (диаметрында 6-8 см), юка (1,5 мм) шома тышчасы белән. Чын лаймга караганда исе көчсезерәк. Гадәттә орлыксыз, составы буенча чын лаймга охшаш. Якынча чын лаймның лимон белән гибрид төре (культиген).

Тәмле лыйм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук бу ырудан башка икенче якын төр бар — тәмле лайм (лат. Citrus limetta), яки лиметта яки тәмле лимон[6][7][8]. Лаймның бу төрләре «лаймс»[9], «һинд лиметы» (Citrus auraria limetta), «цитрон-лимет»[10] исемнәр астында билгеле .

Каффир-лыйм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Папеда чәнечкеле (лат. Cītrus hȳstrix), яки лима яки каффир-лайм.

Ботаник тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур булмаган агач яки 1,5 м алып 5,0 м кадәр биеклектәге куак, сатыр куе, ботаклары кыска чәнечкеләр белән капланган. 1-7 чәчәк белән, чәчәк атуы ремонтантлы; җимешләре зур түгел — диаметрында 3,5—6 см, озынча, яшькелт, сусыл, бик ачы. Тышчасы яшел, саргылт-яшел яки сары, тулы туклык вакытында бик җиңел.

Чәчәк атуы һәм җимеш өлгерүе бөтен ел буена дәвам итә. Әммә төп чәчәк атуы яңгырлы мизгел башлану белән билгеләнә (май—июнь). Төп уңышны август, сентябрь һәм октябрь айларында җыялар. Җимешләре 8-10°С температура һәм һаваның чагыштырмача 85-90 % дымлылыгы вакытында 1,5—2 ай саклана. Тропикларда, гадәттә, Мексика сортын үстерәләр.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаймның туган иле дип Малакка ярымутравы исәпләнә. Лаймның сәнәгать культурасы беренче тапкыр XIX гасырның 70-се елларында Монтсеррат утравында (Кече Антиль утрауларыннан) барлыкка килә. Лаймның миллионлаган агачларын Һиндстан, Шри-Ланка, Индонезия, Мьянма, Бразилия, Венесуэла, Көнбатыш Африка илләрендә үстерәләр.

Халыкара базарына лайм башлыча Мексика, Мисыр, Һиндстан, Куба һәм Антил утрауларыннан китерелә. Лайм гадәттә диңгез дәрәҗәсеннән 1000 м биеклеккә кадәр тропик зоналарда культивацияләнә. Күп белгечләр, лайм туфрак шартларына таләпчән түгел, ташлы һәм ярлы комлы туфракта үсүе мөмкин, дип исәпли. Ләкин лыйм күпчелек цитрус культураларына караганда, туфрак-климат шартларына сизгер. Иң яхшы туфрак — тирән сөрелгән һәм яхшы дренажлы җиңел балчыклы. Лайм түбән температураларга тотырыклыгы буенча соңгы урыннарның берсен били, минус 1-2°С вакытында зыян күрә, лимон начар уңыш биргән дымлы тропик климат шартларына яхшы кулайлашкан, шуңа күрә тропикларда лайм — төп «ачы цитрус».

Сортлары һәм гибридлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаймкват, лиметта һәм кумкват җимеше
Кызыл җимешле лайм

Лаймның күп сорттары бар:

  • Мексика лаймы (Вест-Һинд), җимеше зур түгел. Бу сортны бигрәк тә кысу яки озак парда (10-16 сәгать) куу юлы белән май алу өчен киң кулланалар.

Лаймның лимонайм (лайм × лимон), лаймкват (лайма × кумкват) һ.б. кебек гибридлары билгеле.

  • Тәмле лайм җимешендә (Citrus × limettioides) кислота юк, төче, сутында шикәр 6 % кадәр. Халык медицинасында киң кулланыла, атап әйткәндә, малярияга каршы.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башлыча чи килеш, шулай ук сут һәм сегментлар консервалауда кулланалар. Сутында 6-8 % лимон кислотасы бар, якшы сортларда орлыклар аз (0-4). Лайм исе лимон исеннән аерыла.

Лайм суты лимон кислотасын алу өчен файдаланыла. Мае алкогольсез эчемлекләр җитештерүдә ароматизатор кебек кулланыла.

Косметика чарасы буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майлы тире өчен. Тире майлы булганда катнашмада: себум бүленүен контрольдә тота, биттәге кара нөктәләрне бетерә, тирене агарта (бигрәк тә арка һәм муенны). Чәчне, тырнакларны ныгыта, аларның үсешенә булышлык итә. Кан әйләнешен арттыра, зарарланган капилляр (купероз) һәм зыян күргән тирене тергезә, яңа күзәнәкләр үсешен стимуллаштыра, җыерчыкларны бетерә, тиренең тонусын күтәрә, йөзнең төсен якшырта (йөклелектән соң, тәмәке тартучыларның, гасаби стресслардан һәм каты авырудан соң). Ябык камедондарны (милиум яки ак сыткыларны) дәвалауда кулланылырга мөмкин

Медицинада куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаймның ревматизмга каршы, антисептик, вируска каршы, бактерицид, яраны уңалту, тонусны күтәрүче үзенчәлекләре медицинада киң кулланыла. Йөрәкнең еш һәм көчле тибүен тынычландыра. Ашказанга уңай йогынты ясый. Эчәклекнең стресс китереп чыгарган ялкынсынуын бетерә. Еш кына лимон урынына кулланыла, чөнки аларның үзенчәлекләре охшаш. Бизгәкле, инфекцияле авыруларны, тамак авыруын, салкын тигәнне дәвалауда кулланалар.

Lime Blossom.jpg
Lime CDC.jpg
Ботагында җимеше һәм өлешчә лайм

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Catalogue of Life in Taiwan
  2. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  3. Вульф Е. В., Малеева О. Ф. Citrus aurantifolia (Christm.) Swingle - Лайм настоящий, кислый / Мировые ресурсы полезных растений // Л.: Наука, 1969. — 568 с.
  4. Опыт зарубежных субтропиков / Выпуск 1, 1936 г. // СССР. Главное управление субтропических культур. С. 64.
  5. Советские субтропики // Абхазкое научное общество. Сельскохозяйственная секция, СССР. Главное управление субтропических культур. 1931 г. С. 106.
  6. Вульф Е. В., Малеева О. Ф. Citrus limetta Risso - Лимон сладкий, Лиметта, Сладкий лайм / Мировые ресурсы полезных растений // Л.: Наука, 1969. — 568 с.
  7. Тахтаджян А. Л. Жизнь растений. В 6-ти томах / Том 5, часть 2: Цветковые растения // М.: Просвещение, 1981. — 575 с. (С. 244).
  8. Шмид И. А. Е. Новый карманный русско-французский и французско-русский словарь // Лейпциг: Карл Таухпиц, 1842. — 737 с. (С. 606).
  9. Статья в журнале «Советская ботаника» № 1 от 1936 г. / АН СССР, Ботанический институт имени В. Л. Комарова АН СССР // СПб.: Издательство АН СССР, 1936. — С. 25.
  10. Эртель В. Полный зоологический и ботанический словарь на французском, русском и латинском языках. Прибавление к французско-русскому словарю составленному В. Эртелем // СПб.: Типография Н. Греча, 1843. — 406 с. (С. 505).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Watson, A. M. Agricultural Innovation in the Early Islamic World: The Diffusion of Crops and Farming Techniques, 700—1100. Cambridge, UK: Cambridge University Press, 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]