Локман Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Локман Гайсин latin yazuında])
Локман Гайсин
Туган 8 март 1908(1908-03-08)
Күбәк, Тавларовский сельсовет[d], Бүздәк районы, СССР
Үлгән 14 декабрь 1988(1988-12-14) (80 яшь)
Күбәк, Тавларовский сельсовет[d], Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Хәрби дәрәҗә сержант[d] һәм кызылармияче[d]

Локман Гайсин, Локман Мәсәлим улы Гайсин (1908 елның 8 марты, Күбәк1988 елның 14 декабре, Күбәк) — 112-нче Башкорт атлы төмәне яугире, гвардия сержанты[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Локман Мәсәлим улы Гайсин 1908 елның 8 мартында хәзерге Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Күбәк авылында туган. Кызыл Армия сафына 1941 елда Бүздәк район хәрби комиссариаты тарафыннан алына[2].

Хәрби юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

62-нче гвардия атлы полкының 76 миллиметрлы пушкалар батареясының төзәүчесе булып хезмәт итә. 1942 елда Курск өлкәсенең «Кызыл Яр» колхозы өчен алышта, шулай ук 1943 елда Украина ССРның Чернигов өлкәсе Клочково авылы янындагы яуда, 1945 елда Польшаның Радевишт пунктын һәм Алманиянең Бранденбург шәһәре янындагы бәрелешләрдә үзенең батырлыгы, кыюлыгы, тизлеге белән башкалардан аерыла. Ике тапкыр җиңелчә яралана. 1946 елда демобилизацияләнә һәм туган авылында эшли. 1988 елның 14 декабрендә вафат була, туган авылы Күбәктә җирләнә[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләк турында документлары[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ГАЙСИН Лукман Мусалимович
  2. Гайсин Л. М. 2021 елның 9 июль көнендә архивланган.
  3. Наградные документы. ГАЙСИН Лукман Мусалимович

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]