Лудорвай (музей-тыюлык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лудорвай (музей-тыюлык) latin yazuında])
Лудорвай
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Лудорвай[d]
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27606530?
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт ludorvay.ru
Ирешү 1,1 км к западу от деревни, территория музея-заповедника
Карта
 Лудорвай Викиҗыентыкта

Лудорвай
музей-тыюлыгы
Нигезләү датасы 1980
Урын 427010 РФ, УР, Завьялово районы, Лудорвай[d]
Директор Татьяна Геннадьевна Шкляева
Сайт Лудорвай
 Лудорвай
музей-тыюлыгы
Викиҗыентыкта

Лудорвай (удм. Лудорва́й), Удмурт Республикасы бюджет мәдәният учреждениесе «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгы (рус. Бюджетное учреждение культуры Удмуртской Республики «Архитектурно-этнографический музей-заповедник «Лудорвай») ― Удмурт Республикасының Завьялово районы территориясендә ачык һавада оештырылган архитектура-этнография музей-тыюлыгы. Республика башкаласы Ижевскидан 17 км көньяк-көнбатыштарак, Лудорвай авылыннан 1,1 км көнбатышта, Иж елгасы бассейнына керүче (Сепыч елгасы кушылдыгы) Лудорвай[d] елгасы ярында урнашкан (аннан Ижевск боҗра автомобиль юлы белән аерылган). Якында М7 «Идел» (АлабугаПермь) автомобиль юлы уза.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей-тыюлык булдыру турында карар Удмурт АССР Министрлар Советы тарафыннан 1980 елда кабул ителә. 1990 елда аңа Лудорвайдан якынча 1 км көнбатыштарак урнашкан кеше яшәми торган Ильинка авылы урынында җир бүлеп бирелә. 1997 елда музейның беренче чираты[1] «Ильинка» архитектура-этнография комплексы рәвешендә ачыла, ул Кузебай Герд исемендәге Удмурт Республикасы Милли музееның[d] филиалы булып тора[2][3]. 2004 елның гыйнварында музейга мөстәкыйль учреждение статусы бирелә һәм «Лудорвай» дип атала[2].

Музей 5 сектордан: төньяк, үзәк һәм көньяк удмуртлары, рус һәм татар секторларыннан тора. Төзелешнең төп принцибы ― дини һәм иҗтимагый корылмалар тәкъдим ителәчәк микроавыллар булдыру. Экспозициянең хронологик кысалары — XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы. Хәзерге вакытта музей-тыюлыкта өч истәлекле урын эшли: Востриков усадьбасы (Үзәк удмуртлар секторы), Драгомировлар гаиләсенең чатыр тибындагы җил тегермәне һәм Атаманов усадьбасы (көньяк удмуртлар секторы), барлыгы 21 корылма, гомуми экспозиция мәйданы — 691 м2. 2012 елга музей фондларында 4418 саклау берәмлеге булган, алар арасында уникаль этнографик коллекцияләр (туку, эрләү һәм тегү үрнәкләре, көнкүреш савыт-сабалары һәм ритуаль савытлар, агачтан уеп ясалган кабалар, каеннан тырыслар, бала бишекләре, эш һәм көнкүреш кораллары)[2]. Музейда агач архитектура һәйкәле булган чатыр тибындагы җил тегермәне бар (1912)[2].

Музейда фольклор коллективы эшли, кунакларга экскурсияләр, удмурт милли уеннары, кара мунча белән танышу тәкъдим ителә. Ел дәвамында музейда төрле чаралар, календарь бәйрәмнәре (Гербер, Святки утырышлары, Май чабу, Питрау, Бал спасы, Яңа ел һәм башкалар) үткәрелә, алар кунакларны төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыра[4][2].

2006 елда музей «Вукочи серләре» проекты белән (удм. вукочи ― тегермәнче) «Үзгәрешле дөньяда үзгәрүче музей» конкурсында җиңүче була[5][2].

2010 елда удмуртларның республикакүләм милли Гербер бәйрәмен «Лудорвай» мигъмари-этнографик музей-тыюлыгында уздырырга карар кабул ителә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Удмуртская Республика: Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
  • Удмуртская Республика : Культура и искусство : Энциклопедия / гл. ред. А. Е. Загребин. — Ижевск : Удмуртский институт истории, языка и литературы УрО РАН, 2012. — 540 с. — 300 экз. — ISBN 978-5-901304-62-4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]