Мигъраҗ кичәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
TajMahalbyAmalMongia.jpg

Ислам мәдәнияте

Архитектура

Гарәб ·Әзери
Һинд-Ислам ·Әйван
Мавр · Марокко · Могол
Госманлы ·Фарсы
Судан-Сәхил · Татар

Сәнгать

Каллиграфия · Миниатюра · Келәмнәр

Бию

Сәма ·Бөтерелү

Кием

Abaya ·Agal ·Boubou
Burqa ·Chador · Jellabiya
Niqab ·Salwar kameez ·Taqiya
Thawb ·Jilbāb ·Hijab

Бәйрәмнәр

Һиҗри Яңа ел ·Ураза бәйрәме ·Корбан бәйрәме
Мәүлид ·Гашура көне ·Рагаиб кичәсе
Мигъраҗ ·Бәраәт кичәсе
Кадер кичәсе

Әдәбият

Arabic ·Azeri ·Bengali
Indonesian ·Javanese ·Kashmiri
Kurdish ·Persian ·Sindhi ·Somali
South Asia ·Turkish ·Urdu

Музыка
Dastgah ·Ghazal ·Madih nabawi

Maqam ·Mugam ·Nasheed
Qawwali

Театр

Каракүз һәм Хәҗивәт ·Ta'zieh?

IslamSymbolAllahCompWhite.PNG

Ислам порталы
 v  d  e 

Мигъраҗ (гарәп. معراج‎, югарыга күтәрелү мәгънәсендә) — Ислам дине буенча Мөхәммәт пәйгамбәрнең Борак исемле ат сыман мәхлукка атланып күкләргә, Аллаһның катына күтәрелүе. Бу кичәдә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз була.

Вакыйга тасвиры[үзгәртү]

Мигъраҗ. Сәфәви шаһы Тахмасп I заманында 1539-1543 еллар арасында Тәбриздә басылган Низаминең Хәмсә әсәрендәге миниатюра, Британия китапханәсе

Дин тарихчылары әлеге вакыйга 621 елда булган дип бәяли. Аллаһ тәхете янына Мөхәммәт пәйгамбәрне Борак исемле атсыман зат илтә. Бу вакыйга Ходай илчесенең Мәккәдәге Кәгъбәтулла мәчете янында булган. Боракка атланып Пәйгамбәр башта Иерусалимга килә, соңрак 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баса диелә риваятьләрдә.

Мөхәммәт пәйгамбәр бу төндә «Хәрам» мәчетеннән «Акса» мәчетенә күчә, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укый, дип санала. Пәйгамбәр «Акса»дан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтә. Шуның аша үткән вакытта, күкнең һәрбер катында олуг пәйгамбәрләр белән очраша. Алар белән очрашканда Пәйгамбәр күкнең һәрбер катында фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрә. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә, икенчеләре рөкугъта булуына игътибар итә. Бу кичәдә Пәйгамбәр Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә. Ислам тәгълиматләренә күрә, шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелә, Аллаһы Тәгалә мөселманнарга намазны фарыз итә.

Билгеләү[үзгәртү]

Мигъраҗ кичәсендә ястү намазының фарызыннан соң әлеге вакыйга уңае белән махсус намаз уку каралган.

Мигъраҗ төнендә мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.

Сылтамалар[үзгәртү]