Мураками (төркем)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мураками (төркем) latin yazuında])
Мураками
Нигезләнү датасы 2004
Логотип
Сурәт
Эшчәнлек өлкәсе музыка
Активлык чорнының башы 2004
Дәүләт  Россия
Барлыкка килгән урыны Казан
Жанр альтернатив рок[d] һәм поп-рок[d]
Рәсми веб-сайт murakamiband.ru
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1111 һәм 21 200 ± 99
 Мураками Викиҗыентыкта

«Мураками» — 2004 елның ноябрендә Казан шәһәрендә оештырылган Россия рок-төркеме. 2011-2016 елларда «Нашествие» фестивалендә катнашучылар[1][2]. 2010 елдан бирле коллектив «0 км», «Бред» җырлары ярдәмендә киң танылу ала, танылган «тематик» хит-парадларда һәм чартларда югары урыннарда урнаша[3][4].

Төркем тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗади юл башлангычы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елның көзендә Казанның «Солнце-Экран» төркеме музыкантлары «Халык артисты-2» телепроекты финалисты Диләрә Ваһапованы үзен солистка сыйфатында сынап карарга чакыралар. 2004 елның ноябрендә коллектив репетицияләргә керешә. Бер айдан соң коллективның яңа исеме — «Мураками» барлыкка килә.

2005 елның февралендә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында коллективның беренче концерты уза. Концерт эшчәнлеге белән беррәттән төркем үзенең беренче «Чайки» альбомын яздыруга керешә. 2006 елның октябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында альбомны тәкъдир итү була, шулай ук төркем үзенең беренче клипын «Я отучаюсь летать» җырына тәкъдим итә. 2008—2009 елларда төркем исәбе буенча икенче «Телеграмма» альбомын яздыралар. 15 май көнне төркем «Арена» клубында яңа пластинка чыгуына багышланган концерт бирә. Төркем 2011 елда экраннарга чыккан Сергей Безруковның «Реальная сказка» фильмы өчен саундтрек яза[5]. Алдагы елларда төркем Россия буенча зур турлар оештыра.

2010[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның җәендә төркем телевизион конкурста катнаша[6]. 2010 елның сентябрь-октябрь айларында «Про Урал» җыры «Наше радио» радиостанциясенең «Чартова Дюжина»сына керә, соңрак радиостанция эфирына «Нулевой километр» һәм «Сказка» җырлары эләгә[7].

2011[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның көзендә Мураками «Универсиада 2013»командасы белән старт бирә[8]. Россиянең 18 шәһәре буенча Универсиада флагы белән үтеп, төркем Казанга әйләнеп кайта һәм «Верь» исемле альбом яздыруга керешә.

2011-2012 елларда төркем мондый фестивальләрдә чыгыш ясый: Студентлар язы, Рок энергиясе[9][10], Харокат[11], Red Rocks tour, Нашествие[12], Доброфест[13], Воздух һәм башкалар.

2012[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның җәендә Мураками Киевта булалар һәм 2013 елның язында чыгарга әзерләнә торган яңа пластинка өчен берничә җыр яздыралар. Төркем «Аквариум» төркеменең «Сестра» җырының кавер-версиясен яздыра. Соңрак «Энергия рока» фестивалендә Би-2 төркеме белән бергә «Мой рок-н-ролл» җырын башкара[14]. «0 км» җыры берничә атна рәттән «Наше радиодагы «Чартова Дюжина» программасында беренче урынны яулый[3]. Шул вакытта бу җырга клип та чыгарыла.

2013[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда төркем зур «Тур-2013»кә китә, шулай ук «Улетай»[15], «Нашествие», «Доброфест»[16] һәм башка фестивальләрдә чыгыш ясый. Аннары «Бред» һәм «Догвиль» җырларына клиплар чыгаралар.

2014[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Диләрә Ваһапова Беренче каналда «Голос» тапшыруында катнаша, ул 5'nizza төркеменең «Солдат» җырын башкара[17]. Дима Билан аңа таба борыла. Ә 2015 елның 13 ноябрендә «Наше радио» радиостанциясе эфирында «364» җыры тәкъдим ителә, аның артыннан инде 2015 елда ук «Чартова Дюжина» программасында «Минуты» җыры барлыкка килә.

2015[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Мураками музыкантлары белән берлектә Диләра Зенит волейбол клубы өчен гимн яза[18].

Мураками төркемнең 10 еллыгына багышланган «Нам скоро сто» (22 шәһәрдән артык)[19] турын үткәрәләр һәм «Без суеты» альбомын чыгаралар[20][21].

2016[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 27 маенда Казанда La primavera симфоник оркестры белән «Мураками» төркеменең уртак концерты уза[22][23]. «Минуты» җыры «Наше радио»ның «Чартова Дюжина» программасына эләгә. Шулай ук 2016 елда төркем «Нашествие» фестивалендә чыгыш ясый[24].

2017[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елның июлендә алмашсыз бассист Алексей Конев Мураками төркеменнән китә. Аңа алмашка Дмитрий Шленкин килә, ләкин ул төркем белән эәли алмый һәм, 1 концерт уйнагач, Дмитрийны Артур Кәримов алмаштыра.

Елны төркем Россия һәм якын чит илләр буенча йөздән дә ким булмаган шәһәрне үтеп, тыгыз гастрольләрдә үткәрә.

2018[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел башында төркем коллективның директоры һәм барабанчысы Иннокентий Минеев белән саубуллаша, Эдуард Свилин төркемнең яңа барабанчы була.

Төркем составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актуаль состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Диләрә Ваһапова — вокал, текстлар, музыка, акустик гитара.
  • Антон Кудряшов — клавишалар, электропианино, музыка.
  • Артур Кәримов — бас-гитара.
  • Раил Латыйпов — ритм-гитара, акустик гитара, музыка.
  • Андрей Пугачев — барабаннар.

Элеккеге катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Карина Кильдеева — бэк-вокал, вокал (сессияләп)
  • Сергей Бережной — клавишалар
  • Кирилл Васильев — барабаннар
  • Алексей Конев — бас-гитара
  • Иннокентий Минеев — менеджмент, барабаннар.
  • Эдуард Свилин — барабаннар.

Видеография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клиплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тапшырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нашествие[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлар һәм бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 елда «Наше радио»ның «Чартова Дюжина» программасында («0 км») 1 нче урынны ала.
  • «Чартова Дюжина» хит-парадына эләгү:
    • 2011 елда дебютантлар исемлегендә («Проурал»).
    • 2011 елда 5 нче урын («Бред»).
    • 2011 елда чартта 13 атна («Бред»).
    • 2016 елда 7 нче урын («364»).
    • 2016 елда 12 нче урын («Минуты»).
  • «0 км» җыры иң яхшы 500 җырга кертелә[25].

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клиплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Массакүләм мәгүлүмат чараларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рецензияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Верь» альбомына рецензия, 2012 ел[28]
  • «Без суеты» альбомына рецензия, 2015 ел
  • «Без суеты» альбомына рецензия, 2015 ел

Интервьюлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иркутсктагы «mcm-fm» радиостанциясе өчен интервью, 2013 ел[29]
  • Самарадагы «Alarmo» журналына интервью, 2013 ел[30]
  • «16 тонн» клубындагы концерттан соң «Rrock» сайтына интервью, 2013 ел[31]
  • «Musecube» өчен интервью, 2013 ел[32]
  • «Ridus» порталы өчен интервью, 2014 ел[33]
  • «Наш город» басмасы өчен Диләрә Ваһапованың «Голос» проекты турында интервью, 2014 ел[34]
  • «Дни.ру» порталы өчен Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2014 ел[35]
  • «The Wall» журналына Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2015 ел[36]
  • «Татаринформ» өчен Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2015 ел[37]
  • Диляра Вагапованың «Субкультура» порталы өчен интервьюсы, 2015 ел[38]
  • Дильяра Вагапованың «Nsn-fm» өчен интервьюсы, 2015 ел[39]
  • «Кубань-24» порталы өчен Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2015 ел[40]
  • Тула шәһәрендәге концерттан соң интервью + фото «Myslo» сайтында, 2015 ел[41]
  • «Historykazan» өчен «La primavera» симфоник оркестры белән концерт турында интервью, 2016 ел[42]
  • Диләрә Ваһапованың Уфадагы «Proufu» сайты өчен интервьюсы, 2016 ел[43]
  • «Eclectic» журналы өчен Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2016 ел[44]
  • Диләрә Ваһапованың «Intermedia» порталы өчен интервьюсы, 2016 ел[45]
  • «ОК» журналы өчен Диләрә Ваһапованың интервьюсы, 2016 ел[46]
  • «Rockcult» сайтында 2014—2016 еллардагы Мәскәүдәге концертлардан фотолар[47].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Третий день фестиваля «Нашествие-2016» в соцсетях
  2. Казанская группа «Мураками» выступила на рекордном «Нашествии»
  3. 3,0 3,1 «Мураками». 31 августа, клуб «Альма-матер» | KM.RU
  4. Мураками - 364архив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-17, retrieved 2021-01-24 
  5. Кристина Иванова. (2009-09-29). Группа «Мураками» написала саундтрек к «Самой реальной сказке». Информационное агентство «Татар-Информ». 2017-01-10 тикшерелгән.
  6. Группа «МУРАКАМИ» (Казань) 2021 елның 30 гыйнвар көнендә архивланган.
  7. Тексты песен группы «Мураками»
  8. Группа «Мураками» станет хедлайнером презентации Универсиады-2013 в Ижевске, archived from the original on 2017-03-01, retrieved 2021-01-24 
  9. «Энергия Рока-2015»: студенты выступят с группами «Маша и Медведи», «Мураками» и «Прогульщики»
  10. «ЭНЕРГИЯ РОКА-2014» ПРОГРЕМЕЛА В VII РАЗ
  11. Грядет десятый «Харокат»
  12. Мураками. Нашествие-2011. 09.07.2011. Фотоотчёт | Musecube. Территория творческой свободы
  13. Мураками на Доброфест-2012! — YouTube
  14. Шура «Би-2» и Диляра Вагапова создали на сцене «Энергии рока-2012» дуэт | www.tatar-inform.ru
  15. YLETAп≥-2017
  16. Группа «Мураками» на фестивале «Доброфест» — ALLfest.ru — Главный по фестивалям. әлеге чыганактан 2016-09-21 архивланды. 2016-08-18 тикшерелгән.
  17. Слепое прослушивание. Диляра Вагапова — «Солдат» — Голос — Первый канал
  18. «Мураками» записали гимн для волейбольного клуба «Зенит»! | НАШЕ Радио. әлеге чыганактан 2016-09-17 архивланды. 2016-08-18 тикшерелгән.
  19. Свое Радио | Группа «Мураками» с гастрольным туром «Нам скоро 100», archived from the original on 2021-01-29, retrieved 2021-01-24 
  20. «Мураками» — «Без суеты» ***
  21. Мураками «Без суеты» | KM.RU
  22. «Мураками» и La Primavera ищут «Нулевой километр»
  23. Группа «Мураками» сыграет с оркестром в Казани! | НАШЕ Радио. әлеге чыганактан 2016-09-17 архивланды. 2016-08-18 тикшерелгән.
  24. Казанская группа «Мураками» выступила на рекордном «Нашествии» | www.tatar-inform.ru
  25. Наше радиоархив күчермәсе, Archived from the original on 2016-07-16, retrieved 2021-01-24 
  26. Денис Ступников (2018-10-08). Мураками «Кислород». KM.RU. 2019-07-18 тикшерелгән.
  27. Алексей Мажаев (2018-07-15). Рецензия: «Мураками» - «Кислород» ***. intermedia.ru. 2019-07-18 тикшерелгән.
  28. МУРАКАМИ — Верь :: musicsclub.com. әлеге чыганактан 2016-10-11 архивланды. 2016-08-19 тикшерелгән.
  29. Интервью с группой «Мураками» — MY CITY`S MUSIСархив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-10, retrieved 2021-01-24 
  30. Мураками. Эксклюзивное интервью для alarmo.ruархив күчермәсе, archived from the original on 2016-09-14, retrieved 2021-01-24 
  31. rRock.ru — Группа «Мураками» сыграла в «16 тонн». Отчёт + интервью с группой — Весь русский рок!
  32. Диляра Вагапова: «Новый альбом Мураками — это моя жизнь, моя любовь, моя музыка» | Musecube. Территория творческой свободы
  33. «Мураками»: цель — объединять людей с горящими глазами. Ридус
  34. Диляра Вагапова: Голос — это только начало, archived from the original on 2016-08-28, retrieved 2021-01-24 
  35. Жизнь по нотам: группа «Мураками» :: Lifestyle :: Дни.ру
  36. «Выходите из зоны комфорта» — интервью с Дилярой Вагаповой
  37. Группа «Мураками» обещает окунуть Казань в мир без суеты | www.tatar-inform.ru
  38. Диляра Вагапова: «Я люблю милосердных людей»
  39. Диляра Вагапова: Мне нужен волшебный «пендель»
  40. Кубань 24 — Солистка «Мураками» Диляра Вагапова дала интервью «Кубань 24»
  41. Группа «Мураками»: «Каждый немножко волшебник!» — MySlo.ru
  42. «Это мой нулевой километр! Начинаю отсчет от Казани»
  43. Солистка группы «Мураками» Диляра Вагапова в Уфе: «Я немножко башкирка»
  44. Диляра Вагапова. «Общественница» | Журнал Eclectic
  45. Солистка «Мураками» отметит день рождения на «31-м этаже»
  46. Диляра Вагапова (группа «Мураками»): «Только глупец может сказать, что ничего не боится» | Журнал ОК!
  47. Мураками — Rock Cult

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]