Эчтәлеккә күчү

Мәчетбар

52°27′40″ т. к. 57°10′17″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәчетбар latin yazuında])
Мәчетбар
баш. Мәсетбәр
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Дмитриевский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 70 (2010)[1],
92 (2002)[2],
93 (2009)[2]
Почта индексы 453689
Карта

МәчетбарБашкортстанның Җылаер районында урнашкан зур булмаган татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 70 кешенең яшәве мәгълүм.[3]

Мәчетбарга 1908 елда нигез салынган. Күчеп утыручылар авылда манарасы күккә ашкан мәчет булуын теләп, аңа Мәчетбар исеме биргәннәр. Әмма, кызганычка каршы, ниндидер сәбәп белән ниятләре тормышка ашмый калган.Шуңа карамастан, барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап үткәрелә икән. Мәчетбар һәм Чуенчы-Чупан дигән зур булмаган татар авылы Зианчура, Күгәрчен, Җылаер районнары чигендә урнашканнар. Алардан ерак түгел Олы Сүрәм, Инәк, Мәчетбар елгалары ага, Каратәкә, Чалдар урманнары башлана. Дмитриевка авыл Советына караган әлеге авыллар район үзәге Җылаердан 40-43 чакрым ераклыкта урнашкан. 2008-9 елларда Чуенчы-Чупан һәм Мәчетбар авыллары бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтте. Әлеге авылларның өлкән яшьтәге кешеләре әйтүенчә, бирегә Дәүләкән районының Чуенчы авылыннан егермегә якын татар гаиләсе күченеп килеп нигез салган. Бу авылларда узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә Дәүләкәннән дә кунаклар килгән. Чуенчы-Чупан, Мәчетбар халкы үзләре дә ата-бабаларының җиренә сәфәр кылганнар. Районда Кызыл таңга язулучыларның күпчелеге шушы авыллардан.[4]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Халык саны динамикасы:

2002[5]2009[5]2010[3]
929370