Надежда Чепрага

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Надежда Чепрага latin yazuında])


Надежда Чепрага
Туган телдә исем молдав. Nadejda Cepraga
Туган 1 сентябрь 1956(1956-09-01)[1] (67 яшь)
Рыспопени (Шолдынешти), Резинский район[d], Молдавия Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Молдова
Әлма-матер Бельцкий государственный университет[d]
Һөнәре җырчы

 Надежда Чепрага Викиҗыентыкта

Надежда Чепрага (молд. Nadejda Cepraga; 1 сентябрь, 1956 ел) — ССРБның эстрада җырчысы, Молдавия ССРның халык (1988), Россия Федерациясенең атказанган (1999) артисты. Молдова Православ Чиркәвенең Тышкы чиркәү бәйләнешләр бүлеге каршындагы Мәдәният буенча совет әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Надежда Алексеевна Чепрага 1956 елның 1 сентябрендә Молдавия ССР-ның Шолданешт районының Распопены авылында туган. Атасы — Чепрага Алексей Павлович, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры, әнисе — Зинаида Дионисовна Чепрага.

Надежда 4нче сыйныфта укыганда, җыр фестивалендә катнаша һәм шуннан соң туган авыллары аша аккан елга исеме белән аталган «Думбрава» үзешчән коллективының җырчысы булып китә. Алтынчы сыйныфта укыганда ансамбль солисты булып «Телефильм Кишинэу» студиясе төшергән «На сборке винограда» исемле кыска метражлы фильмда төшә.

Тугызынчы сыйныфта укыганда Надежда Чепрага композитор Евгений Доганың үз сүзләренә язган «Веселая свадьба» җыры белән балалар өчен популяр тапшыруларның берсе булган «Будильник»та беренче тапкыр чыгыш ясый. Озакламый Надежда ССРБ-ның Үзәк телевидениесенең «Экран собирает друзей» тапшыруында катнаша. Моннан соң Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосының Юрий Васильевич Силантьев җитәкләгән оркестрына чакырыла. Аның белән Чепрага 1 Май бәйрәменә багышланган «Голубой огонек» тапшыруы өчен үзенең «Веселая свадьба» җырын яздыра.

1972 елда, ССРБ-ның халык артисты Иосиф Туманов чакыруы буенча Франциягә гастрольгә баргач, Надежда Чепрага халык җыры фестивалендә катнаша һәм анда Алтын медальгә лаек була. «Парень из Парижа» җыры белән ул беренче тапкыр «Олимпия» залында чыгыш ясый.

1973 елда Надежда Чепрага Берлинда, Яшьләрнең һәм студентларның X бөтендөнья фестивалендә «Дойна» җыры белән лауреат була һәм халык музыкасы бәйгесенең Алтын медален ала. Шул ук елда Евгений Доганың В. Лазарев сүзләренә язылган «Весна — ровесница любви» җырын Надежда Чепрага башкаруында «Струны гитары» исеме астында язылган башлангыч миньон-пластинка чыга.

10 ел Надежда Чепрага республика телевидениесе һәм радиосының эстрада-симфоник оркестры солисты була.

1973-1977 елларда Штефан Няга исемендәге музыка училищесының вокал һәм хор дирижеры факультетларында, 1977-1982 елларда — Кишиневтагы Гавриил Музическу исемендәге консерваториядә шулай ук вокал һәм хор дирижеры классы буенча белем ала.

Бу елларда җырчы күп төрле конкурсларда, фестивальләрдә, телевизион тапшыруларда катнаша, сизелерлек казанышларга ирешә. Мәсәлән, «Башни Вильнюса-74» (Литва ССР) фестивалендә — лауреат, «С песней по жизни» (1976 )конкурсында — дипломант, «Звезда Болгарии» телефестивалендә — лауреат, «Интертат» фестивалендә (1977, Чехословакия) — җиңүче була.

Надежда Чепрага шулай ук Яшьләр һәм студентларның 1973 елда Берлинда, 1978 елда Гаванада, 1985 елда Мәскәүдә (биредә Америка җырчысы Дин Рид белән бергә «Возьмемся за руки, друзья» җырын башкарганы өчен) һәм 1989 елда Пхеньянда узган бөтендөнья фестивальләренең лауреаты була. Пхеньянда бәйрәмне ачу һәм ябу тантаналарында ул фестиваль вальсын корей телендә башкара. 1988 елда совет-лаос дуслык фестивалендә Надежда лаос җырчысы Нгуен Тнян белән бу чараны милли лаос җыры белән тәмамлый.

1977 елдан «Ел җыры» («Песня года») концертларында даими катнаша. «Голубой огонек» һәм «Песня-77» тапшыруларында «Мне приснился шум дождя» исемле җырны башкарганнан соң, Надежда Чепрага Советлар Союзында танылу ала, ә аның иҗат җимеше космонавтлар өчен үзенчәлекле «гимн»га әйләнә.

1980 елда җырчы «Сопот»ның юбилей фестивалендә һәм Мәскәүдә үткән «Олимпиада-80» нең мәдәни программасында катнаша.

1986 елда Изге ихтыяҗ уеннарының (русча Игры доброй воли) йомгаклау гала-концертында җырлый.

Чепрага 1993 елда Сан-Францискода үткән «Йөрәк моңнары» («Мелодии сердца») фольклор фестиваленең кадерле кунагы була һәм «Хава-нагила» исемле җыры белән тамашачылар призын яулый.

1994 елда Los-Анджелес шәһәрендә «Җырлар гөлләмәсе» («Венок песен») конкурсында һәм соңыннан «Сингапур тавышы» («Голос Сингапур») фестивалендә чыгыш ясый, соңгысында «Жаворонок» җыры өчен көмеш медальгә лаек була.

Чепрага СССРның Үзәк телевидениесендә 7, ә Молдова телерадиосы өчен 11 фильмда төшкән: «На сбор винограда», «Днестровский мелодии», «И славный день настал», «Шесть лет из дому», «Надежда Чепрага», «Встреча с Н. Чепрагой» (1982), «Эскизы к портрету» (1992), «Две руки, сердце и корона» (1998, студия «Динэйр-фильм», АКШ) һәм башкалар. «Три лилии», «Прокати меня, кудрявый», «Обманщик и обманщица», «Рома-Роман», «Ты чужой», «Ветерок», «Раба любви» и «Не забывайте» җырларына видеоклиплар төшерелгән. Үзәк телевидение, Бөтенсоюз радиосы һәм Молдова телерадиосы фондларында Надежда Чепрага башкаруында 200-гә якын җырның язмасы саклана.

Надежда Чепрага — халыкара эстрада сәнгате эшлеклеләре берлеге, Мәскәүдәге «Вера» хатын-кызлар клубы һәм «Ротари» клубы әгъзасы. Эстрада җырларын яшь башкаручыларның «Россия в сердце и судьбе» дигән конкурсының жюри рәисе.

2001 елда НТВ телеканалы «Женский взгляд» с Оксаной Пушкиной тапшыруында «Два берега Надежды Чепреги» исемле документаль фильм күрсәтте.

2011 елда Олег Нестеровның «По волне моей памяти» (Канал «Время» — Первый канал. Всемирная сеть) авторлык программасының бер чыгарылышы Надежда Чепрага багышланды.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ире — Литвинов Евгений Александрович (1944-2009), икътисад фәннәре докторы, профессор[2].
  • Улы — Литвинов Иван Евгеньевич, авиаконструктор, Германиядә яши. Хатыны — немец милләтеннән, химия фәннәре кандидаты. Кызлары Валерия[3].

Буш вакытында тегү белән мавыга, яхшы китаплар, фильмнар һәм музыка ярата. Н. Крючков, М. Ладынина, Л. Смирнова, Е. Леонов, М. Пуговкин — яраткан артислары. Йөгерү, гимнастика һәм йөзү белән шөгыльләнә.

Надежда Чепрага өендәге үзенчәлекле музеена концертларда чыгыш ясаган 300дән артык пар аяк киеме җыйган.

Җырчы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рамазанов Р. Надежда Чепрага: Я все еще верю, что чудо возможно. Интернет-портал «Вечерняя Москва», 2012, 26 декабрь.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә «Екатерина Великая» ордены (2008)
  • Мәскәү шәһәренең Көньяк-Көнчыгыш районы префекты медале (2007)
  • М. А. Шолоховның тууына 100 ел тулу сәбәпле Алтын медаль (2005)
  • Мәскәү шәһәре хөкүмәте дипломы («Дети Мира и Добра» хәйрия программасында катнашкан өчен, 2004)
  • «За самоотверженный труд на благо России» орден Алтын Тәресе (2003)
  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (1999)
  • Молдавия ССР-ның халык артисты (1988)
  • Молдавия ССР-ның атказанган артисты (1980)

Надежда Чепраганың популяр җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • «Водовороты» (А. Морозов — А. Поперечный)
    • «Симфония чувств» (И. Теодорович — Г. Виеру)
    • «Незамужняя» (А. Морозов — А. Поперечный)
    • «В краю родном» (Н. Чепрага — Н. Дабижа)
    • «А у меня только ты» (И. Енаки — Н. Зиновьев)
    • «Затопленная лодка» (А. Мажуков — Н. Зиновьев)
    • «Перекати-поле» (А. Лунёв — Л. Козлова)
    • «Крестьяночка» (Молдаван халыҡ йыры)
    • «Вот она какая» (Я. Райбург — М. Танич)

Евгений Дога көйләренә җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Солнечный день» (В. Лазарев)
  • «До встречи» (Г. Виеру)
  • «Мне приснился шум дождя» (В. Лазарев) — Владислав Коннов белән дуэт
  • «Песня Рады» (В. Захарие)
  • «Струны гитары» (Я. Халецкий)
  • «Кодр Молдовы» (Г. Водэ)

Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лазерные диски:

  • 1991 — «День ангела» («Молд-рекордз»)
  • 1995 — «Раба любви» («AVA Records»)
  • 1998 — «Незамужняя» («ОРТ-рекордз»)
  • 2000 — «Лучшие песни разных лет» (РФ «Звезды Отечества»)
  • 2002 — «Имена на все времена» (Compilation «Квадро Диск»)
  • 2003 — «Звездная серия» (S.T.R. Records)
  • 2004 — «Любовные настроение» (фирма грамзаписи «Никитин»)
  • 2004 — «Шум дождя» («Парк-Рекордз»)
  • 2007 — «Перекати-поле» («Монолит-рекордс»)
  • 2008 — «Золотая коллекция РЕТРО» 2CD («Бомба-Мьюзик»)
  • 2008 — «ИЗБРАННОЕ» MP3 («Бомба-Мьюзик»)

Виниловый диски:

  • 1976 — «Поет Надежда Чепрага» («Мелодия»)
  • 1984 — «Только ты» («Мелодия»)
  • 1990 — «Вот она какая...» («Мелодия»)

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. 19?? — На сборе винограда («Телефильм — Кишинэу»)
    2. 1973 — Днестровские мелодии («Телефильм — Кишинэу»)
    3. 1978 — Сказка как сказка (музыкаль нәфис фильм)
    4. 1982 — Встреча с Надеждой Чепрагой (Фильм-концерт, ЦТ)
    5. 1984 — Поет Надежда Чепрага (Фильм-концерт, ЦТ)
    6. 1992 — Эскизы к портрету (Фильм-концерт, ЦТ)
    7. 1998 — Две руки, сердце и корона (студия «Динэйр-фильм», АҠШ)
    8. 2001 — Два берега Надежды Чепраги (НТВ)
    9. 2005 — Кулагин и партнёры (телесериал)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]