Николай Столбов (1910)
Николай Столбов | |
---|---|
Туу датасы | 8 декабрь 1910 |
Туу урыны | Русия империясе, Казан |
Үлем датасы | 14 сентябрь 1942 (31 яшь) |
Үлем урыны | ССРБ, Төньяк фронт |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | Хәрби-Диңгез көчләре |
Дәрәҗә | 3нче ранг капитаны |
Җитәкчелек иткән | «Щ-402» су асты көймәсе[1] |
Бүләкләр һәм премияләр |
Николай Столбов, Николай Гурий улы Столбов (рус. Столбов Николай Гурьевич, 1910 елның 8 декабре, Казан — 1942 елның 14 августы, Төньяк фронт) — хәрби диңгезче, Советлар Берлеге Каһарманы, 3нче ранг капитаны, «Щ-402» су асты көймәсе командиры.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1910 елның 8 декабрендә Казанда туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1930 елда автомобиль йөртүчеләр курсларында укый. Кызыл Гаскәргә чакырылганчы, Казанда шофёр булып эшли.
Хәрби хезмәткә алынгач, Балтика флотына эләгә, анда хәрби диңгезчедән су асты көймәсе командиры дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. ССРБ Хәрби-Диңгез көчләренең команда составын тизләтелгән әзерләү курсларын (рус. КУПКС, Кронштадт, 1935), С.М. Киров исемендәге Кызыл Байраклы су астында йөзәргә өйрәтү отрядын (Ленинград, 1938) тәмамлый. 1933-1935 елларда «М-72», 1938-1939 елларда «М-87», 1940-1942 елларда «Щ -402» су асты көймәләрендә хезмәт итә[2].
Ак финнәр белән сугыш башлангач, Төньяк флоты сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
Бөек Ватан сугышын да төньякта каршылый. Төньяк флотның су асты көймәләре бригадасы 3нче дивизионына кертелгән, командиры Н. Столбов булган «Щ-402» (ru) су асты көймәсе 1941 елның 14 июлендә Порсангерфиордка үтеп керә һәм, совет су асты көймәләреннән беренче булып дошманга һөҗүм итеп, Хоннингсвог портында якорьда торган 3 мең т сусыешлы «Ханау» пароходын шартлата. «Щ-402» су асты көймәсе экипажы, үзенең һәлакәтенә кадәр дошманның 11 транспортын һәм су асты көймәсен юкка чыгара. Су асты көймәсенә «гвардия» исеме бирелә, ул Кызыл Байрак ордены белән, ә көймә командиры Н.Г. Столбов икенче Кызыл Байрак ордены бүләкләнә, аңа чираттан тыш 3нче ранг капитаны дәрәҗәсе бирелә.
1942 елның 14 августында сугышчан бирем үтәп кайтып килгәндә, аккумулятор батареяларын корганда су тудыргыч шартлап, көймә экипажыннан 19 кеше (командирны да кертеп) һәлак була[3]. «Щ-402» су асты көймәсе (командиры А.М. Каутский) 1944 елның 21 сентябрендә торпеда йөртүче «Бостон» совет хәрби очкычы тарафыннан, ялгышлык белән, торпеда һөҗүменә дучар була һәм барлык экипажы белән су төбенә китә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1958 елның 10 декабрендә Ерак Көнчыгышта 402нче санлы заводта суга төшерелгән йөзмә базага (ЙБ) (ПБ) Н.Г. Столбов исеме бирелә[4]. База Төньяк флотның Лиинахамари бистәсе (Мурманск өлкәсе) портында урнашкан 28нче аерым ЙБ бригадасына теркәлә. 1966 елдан — йөзмә казарма. 1984 елда ССРБ Хәрби-Диңгез Флоты исемлегеннән төшерелә[5], утильләштерелә (Баренц диңгезендәге Печенга култыгы янындагы Амбарная губада 47 м тирәнлеккә батырыла)[6].
- 1965 елда Казанның Вахитов районындагы Гараж урамының исеме Н.Г.Столбов урамына үзгәртелгән.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бережной С.С. Корабли и суда ВМФ СССР. 1928 – 1945 (Справочник). М.: Воениздат, 1988.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Столбов Николай Гурьевич. pamyat-naroda.ru(үле сылтама)
- Столбов Николай Гурьевич. «Бөек Ватан сугышы су астында» хәрби-диңгез тарихи веб-проекты
- Столбов Николай Гурьевич. kznportal.ru, 21.09.2011
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлифба буенча шәхесләр
- 8 декабрь көнне туганнар
- 1910 елда туганнар
- Казанда туганнар
- 14 сентябрь көнне вафатлар
- 1942 елда вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар
- Хәрби диңгезчеләр