Нур Гайсин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нур Гайсин latin yazuında])
Нур Гайсин
Туган телдә исем Нурулла Әхьяр улы Гайсин
Туган 2 ноябрь 1914(1914-11-02)
Башкортстанның Чакмагыш районы Әхмәт авылы
Үлгән 1 гыйнвар 1995(1995-01-01) (80 яшь)
Һөнәре шагыйрь

Нур Гайсин, чын исеме Нурулла Әхьяр улы Гайсинтатар шагыйре.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нур Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә Башкортстандагы Чакмагыш районы Әхмәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җиде яшеннән ул әти-әнисез кала һәм чит кеше кулында тәрбияләнә. Башлангыч белемне үз авылында ала, 1930 елда Уфадагы телеграфистлар курсына китә. Аны тәмамлагач, ике ел телеграфист һәм орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. 1933 елда Татарстанның Зөя шәһәрендәге төзелеш институты рабфагында укый, шунда әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә башлый. 1934 елда Казан педагогика институтына укырга керә, укыганда яшь шагыйрьнең «Ватаным өчен», «Яшьлек таңы» исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга.

19401941 елларда Нур Гайсин Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм бәтәрәй командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соң Уфада «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, 19461952 елларда Казан татар театр училищесында директор урынбасары булып эшли. 19521953 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Илле елга якын иҗат хезмәте дәверендә Нур Гайсинның ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган «Давыллы көннәрдә»(1947), «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1968), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләре дә бар. 1981 елда Нур Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язылган проза әсәре — «Кызыл ыштанлы малай» исемле документаль повесте дөнья күрде.