Ольга Остроумова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Остроумова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ольга Остроумова
Фото
Ольга Остроумова. 2017
Туган исеме:

рус. Ольга Михайловна Остроумова

Туган көне:

21 сентябрь 1947(1947-09-21) (71 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Богырыслан

Гражданлыгы:

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәр:

кино һәм театр актрисасы

Карьера:

1970 х. в.

Бүләкләр:
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Почет ордены (РФ)
РФ халык артисты РСФСР атказанган артисты ССРБ дәүләт премиясе
IMDb:

ID 0652523

Ольга Остроумова, Ольга Михаил кызы Остроумова (рус. Ольга Михайловна Остроумова, 1947 елның 21 сентябре, ССРБ, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Богырыслан) — совет һәм РФ театр һәм кино актрисасы. А. Довженко исемендәге (1978), ССРБ дәүләт (1979), Станиславский исемендәге (1994) премияләр лауреаты . РСФСР атказанган (1982), РФ халык (1993) артисты. Тамашачыга «Доживем до понедельника» (тат. Дүшәмбегә хәтле яшибез, 1968) фильмындагы укучы кыз Рита Черкасова роле, «А зори здесь тихие» (тат. Ә таңнар монда тыныч, 1972) фильмындагы Женя Комелькова роле, «Василий һәм Василиса» фильмындагы (1981) Василиса рольләре аша таныла.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 21 сентябрендә Чкалов (1934—1938 елларда һәм 1957 елдан Ырынбур) өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә өч буын православие руханилары гаиләсендә туган. Әтисе мәктәптә физика укытучысы һәм чиркәүдә хор регенты була. Мәктәпне гаиләсе белән күченгән Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә тәмамлый.

Мәскәүдә Луначарский исемендәге ГИТИСны тәмамлаган (Варвара Вронская остаханәсе, 1970).

1970 елдан Мәскәү яшь тамашачы театрында хезмәт итә.

19731983 елларда Мәскәүнең Кече Броннаядагы драма театрында.

1983 елдан Мәскәүнең Моссовет исемендәге театрында.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (1969 елдан) — ГИТИС студенты Борис Аннабердыев, хәзер Огузхан исемендәге «Төркмәнфильм» киностудиясе режиссер-документалисты.
Икенче ире (1973 елдан) — театр режиссеры Михаил Левитин (1945). Балалары: кызлары Ольга (1975), уллары Михаил (1983).
Өченче ире (1996 елдан) — актер Валентин Гафт (1935).[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 — «Көмеш нимфа» премиясе (Италия) — «А зори здесь тихие» (тат. Ә таңнар монда тыныч) фильмындагы Женя Комелькова роле өчен
  • 1978 — А. Довженко исемендәге премия (алтын медаль) — «Любовь земная» (тат. Җирдәге мәхәббәт) фильмындагы Маня Поливанова роле өчен
  • 1979 — ССРБ дәүләт премиясе — «Судьба» (тат. Язмыш) фильмындагы Маня Поливанова роле өчен
  • 1982 — РСФСР атказанган артисты
  • 1993 — РФ халык артисты
  • 1994 — Станиславский исемендәге премия — Моссовет исемендәге театрда куелган «Мадам Бовари» спектаклендә уйнаган баш роле өчен
  • 1998 — Почет ордены (РФ)
  • 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены

Сайланган фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1967 — Доживем до понедельника (тат. Дүшәмбегә хәтле яшибез,) — Рита Черкасова
  • 1972 — А зори здесь тихие (тат. Ә таңнар монда тыныч) — Женя Комелькова
  • 1974 — Любовь земная (тат. Җирдәге мәхәббәт) — Маня Поливанова
  • 1977 — Судьба (тат. Язмыш) — Маня Поливанова
  • 1979 — Гараж — профессор кызы Марина
  • 1981 — Василий һәм Василиса — Василиса
  • 2008 — Адмиралъ — Дарья Каменская
  • 2018 — Ван Гоги — Людмила Васильевна

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сентябрь аенда кабынгын йолдызлар. Ольга Остроумова. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]