Раил Габдрахманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раил Габдрахманов latin yazuında])
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 11 август 1989(1989-08-11) (34 яшь)
Туу урыны Базарлы Матак, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре солдат
Әлма-матер Казан югары хәрби башлыклар уку йорты
Сугыш Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Бүләкләр
Россия Федерациясе Каһарманы медаль Суворова медаль «За воинскую доблесть» медаль «За разминирование» медаль «За укрепление боевого содружества»
 Раил Габдрахманов Викиҗыентыкта

Раил Габдрахманов, Раил Наил улы Габдрахманов (1989 елның 11 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Базарлы Матак) ― танк ротасы командиры, капитан, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы. Россия Герое (2022).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елның 11 августында Базарлы Матак авылында Лира һәм Наил Габдрахмановлар гаиләсендә туган.[1] Энесе бар.[2]. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән.[3]

Әнисенең бертуган абыйсы Марат киңәше буенча үзенең киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә була.[2] Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач, Казан югары танк команда училищесына укырга керә. [1] Әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, Новосибирск өлкәсенә җибәрелә. Биредә ул танк взводы командиры, майор дәрәҗәсенә күтәрелә.[4] Хезмәт итү елларында Юрга (Кемерово өлкәсе) һәм Алейск (Алтай крае) шәһәрләрендә була. [1].

2012 елда Сембердә хәрби база шартлаганнан соң, шартламаган снарядларны зарарсызландыруда катнаша.[3] Ул чакта күрсәткән каһарманлыгы өчен РФ Оборона министрлыгының «Минадан чистарткан өчен» медале(рус.) белән бүләкләнә. 2016 елда РФ Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медален(рус.) аңа Россиягә танк биатлонында катнашырга килгән чит ил командаларын әзерләгән өчен бирәләр.

2022 елның февралендә Раилне башка хәрбиләр белән беррәттән Украинада махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.[5] Бәрелешләрнең берсендә Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы дошманның оборона чиген өзеп, бер торак пунктны азат итә һәм капитан экипажы каршы якның 5 танкын юк итә. Украина Кораллы көчләренең 15 солдаты үтерелә,[6][7] торак пунктны алганнан һәм аннан соңгы контрһөҗүмнән соң – 2 танк юк ителә һәм «ике дистәдән артык» Украина хәрбие үтерелә. Бу гамәлләр өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.[2], РФ Оборона министрлыгының видеоязмаларында Әлки егетен «танклар яшене» дип атаганнар.[8]

Алдагы сугышлар барышында Украина территориясендә, үз сүзләренчә, күперле кичү төзелеше белән шөгыльләнә, аннары беренчеләрдән булып елга аша уза һәм ике танк төркеме составында Украина тылына үтеп керә. Хакимиятләр белдерүенчә, кичүне дошман гаскәре юк иткәннән соң, Р. Габдрахмановның танк расчеты «соңгы снарядка кадәр» сугышкан. Батырлыгы өчен 10 августта Россия Герое исеме бирелә. Аңа әлеге бүләкне Россия Оборона министры Сергей Шойгу шәхсән үзе тапшырган. [9][10] [11][12].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Каһарманы (2022)[1][10]
  • Суворов медале (2021), «Хәрби батырлык өчен» медале (2022), «Минадан чистарткан өчен» медале (2012), «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале (2016)[1]

Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авыл җирлеге Советының 2022 елның 3 ноябрендә урам исемен алмаштыру турында кабул иткән карары нигезендә элекке Полевая урамына Раил Габдрахманов исеме бирелә. [13]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алейск (Алтай крае) шәһәрендә хезмәт иткәндә өйләнгән[14], улы Осман.[2] 2018 елда Казанда хәрби ипотека буенча ике бүлмәле фатир сатып ала, түбәндәгеләрне билгеләп үтә: «армиядә минем күңелемә тотрыклылык хисе: даими хезмәт хакы алу, сәламәтлекне кайгырту һәм ныгыту, белем алу мөмкинлеге, үземнең дә, гаиләмнең дә урнашкан булуы якын». [3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Рустам Минниханов встретился с Героями Российской Федерации Раилем Габдрахмановым и Иваном Додосовым. Президент Республики Татарстан (12 августа 2022). әлеге чыганактан 2022-11-05 архивланды. 12 августа 2022 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Азат Низамиев (28 мая 2022). Александр Никошин вручил Благодарственное письмо Наилю и Лире Габдрахмановым за воспитание сына. Алькеевские вести. 12 августа 2022 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Люция Низамиева (21 февраля 2018). Алькеевский район: Дмитрий Матюшкин и Раиль Габдрахманов связали свою судьбу с военной службой. «Алькеевские вести». 12 августа 2022 тикшерелгән.
  4. Ильгизар Вахитов (12 августа 2022). Пять татар, ставших Героями России в ходе спецоперации: кто они?. Татар-информ. 12 августа 2022 тикшерелгән.
  5. Герой России Раиль Габдрахманов: То, что я сделал, не считаю подвигом, это моя работа. Газета «Республика Татарстан» (11 августа 2022). 12 августа 2022 тикшерелгән.
  6. Габдрахманов Раиль. Министерство обороны Российской Федерации. 12 августа 2022 тикшерелгән.
  7. Леонид Хайремдинов (18 мая 2022). Сколько силы, воли твёрдой в их отваге безграничной. «Красная звезда». 12 августа 2022 тикшерелгән.(үле сылтама)
  8. Капитан Раиль Габдрахманов: Гроза танков. Комсомольская правда (18 мая 2009). 12 августа 2022 тикшерелгән.
  9. Лия Мардегаллямова (11 августа 2022). Раилю Габдрахманову из Алькеевского района Указом Президента РФ Владимира Путина присвоено звание Героя России. «Алькеевские вести». 12 августа 2022 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 Елена Саляхова (11 августа 2022). Вернувшиеся из зоны СВО в Казань Герои России: «Это не подвиг, а наша работа». Татар-информ. 12 августа 2022 тикшерелгән.
  11. Минниханов встретился с Героями России — участниками операции на Украине. РИА Новости (12 августа 2022). 12 августа 2022 тикшерелгән.
  12. Минниханов встретился с двумя татарстанцами, получившими звание Героя России. Татар-информ (12 августа 2022). 12 августа 2022 тикшерелгән.
  13. Базарлы Матакта урам исеме үзгәртелә. «Әлки хәбәрләре», 3.11.2022
  14. Лилия Гайнуллина. Россия герое Раил Габдрахманов: “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем". Шәһри Казан, 19.10.2022

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]