Рәзилә Мөхлисуллина
Рәзилә Мөхлисуллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Мөхлисуллина Рәзилә Рафис кызы |
---|---|
Туу датасы: |
25 сентябрь 1995 (27 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2018 — х. в. |
Рәзилә Мөхлисуллина, Мөхлисуллина Рәзилә Рафис кызы (1995 елның 25 сентябре, Россия Федерациясе, Татарстан, Кукмара районы, Мәмәшир) — драма актрисасы, оста җырчы, Буа дәүләт драма театры (2017-2018) һәм Әтнә татар дәүләт драма театры артисты (2018 елдан башлап).[1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1995 елның 25 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туа.[1] Кечкенә чактан ук сәнгать белән кызыксына башлый. 7 сыйныфтан алып 11гә кадәр Кукмара сәнгать мәктәбенә йөри, анда вокал сыйныфында укый.[2] Остазы Алия Курочкина була. Вокал юнәлеше буенча укырга керергә ниятләп, аның белән берничә еллар әзерләнә. Әмма һөнәр сайлау вакыты җиткәч, үз юлын үзгәртергә була.
2013 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Остазлары Фәрит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев була. Институтны тәмамлагач, 2017 елдан алып 2018 елга кадәр Буа дәүләт драма театрында эшләп ала. Әмма туган авылына барып-кайтырга ара ерак булу сәбәпле, Әтнә татар дәүләт драма театрына эшкә күченә.[1]
Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2017 елда Буа дәүләт драма театрының коллективына кушыла. Монда бер ел тирәсе генә эшли, әмма 9 тамашада катнашырга өлгерә. Күбесенчә икенче план рольләрен генә уйный.[3]
2018 елның августында Әтнә татар дәүләт драма театрына күченә. Беренче роле Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Хәдичә образы була. Тамашачыга күбрәк Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым"дагы Ана һәм Анна Батуринаның "Фронтовичка"дагы Мария Небылица рольләре буенча таныш. Соңгысы өчен ул хәтта "Бердәм Россия" партиясенең махсус бүләгенә лаек була ("Алтын битлек", 2020[4][5]). Аның уены һәм, гомумән, "Фронтовичка" спектакле "Кече шәһәрләр театры" проекты кысаларында дөньякүргән постановкалар арасында иң уңышлысы дип билгеләп үтелә.[6]
Сәхнәгә чыгып эшлибез дә, соңыннан Рамил абый: “Мин синең күзләреңдә бары тик курку гына күрәм, әйдә, ул уйларыңны башыңнан җибәр”, - диде.
Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Репертуарында 15 тирәсе роле бар.
Буа дәүләт драма театры
- Үлем, Әби - «Адвокат» - Зиннур Сөләйманов;
- Алсу - «Алсу томан артында» - Азат Зарипов;
- Крокодильчик Кроки, Маймыл, Юлбасар, Разбойник - «Әниемнең ак күлмәге» - Янина Дрейлих;
- Чыршы, Злюка-Базюка хезмәтчесе - «Волшебный лес или битва за посох» - Тимур Кулов һ.б.[3]
Әтнә татар дәүләт драма театры
- Хәдичә - "Гүзәлем Әсәл" - Чыңгыз Айтматов;
- Кыз - "Югалган көн" - Аяз Гыйләҗев;
- Яктылык рухы - "Бәхет кошы" - Морис Метерлинк;
- III уйнаучы, Мөрит, Партердан икенче – "Безнең шәһәрнең серләре" – Галиәсгар Камал;
- Мария Небылица – "Фронтовичка" – Анна Батурина;
- Хатын – "Күз нурларым" – Айгөл Әхмәтгалиева һ.б.[1]
Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тормыш иптәше – Илфат Шәрифуллин (тумышы белән Мамадыштан), шулай ук Әтнә театры артисты.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Разиля Мухлисуллина һәм Айрат Шаяхкамов."Соң.. — Видео
- Театр без скидок на "глубинку" — Реальное время
- Разиля Мухлисуллина: Стремлюсь найти свой путь: Яндекс.Новости
- Әтнә театрыннан татар хатыны девизы: “Утыз улың булганчы...”
- Рәзилә Мөхлисуллина җырлый - Рифә Рахман белән очрашу Бүгенге авыл - Фотокүргәзмә - Мәмәшир авылы сайты
- Якташыбыз, Мәмәшир авылы кызы Рәзилә Мөхлисуллина.. | Альберт Мухлисуллин
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Буа дәүләт драма театры 2022 елның 21 май көнендә архивланган.
- Әтнә татар дәүләт драма театры сайты
- ТАТ МЕДИА: Хезмәт даны // 29 гыйнвар 2020
- ТАТ МЕДИА: Әтнә таңы, Сурия Мингатина // 31 март 2020
- Разила Мухлисуллина - актриса - биография - российские актрисы театра - Кино-Театр.Ру