Рәис Фәтхетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Фәтхетдинов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәис Фәтхетдинов
Р.Ә.Фәтхетдинов.jpg
Туган телдә исем Рәис Әхмәт улы Фәтхетдинов
Туган 26 июнь 1938(1938-06-26)
Чиләбе өлкәсе, Зылатаус шәһәре
Үлгән 26 июнь 2009(2009-06-26) (71 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре галим
Бүләк һәм мөкәфәтләре РФ хөкүмәте премиясе
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]
Сайт http://www.fathutdinov.ru/

Рәис Фәтхетдинов (Рәис Әхмәт улы Фәтхетдинов) – галим-икътисадчы, профессор, дәреслекләр авторы, икътисад фәннәре докторы. РФ атказанган фән эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Фәтхетдинов китабы. 2008(рус.)

1938 елның 26 июнендә Чиләбе өлкәсе Зылатаус шәһәрендә туган. Копейск шәһәре тау техникумын, Донецк политехника институтын (1966) тәмамлаган. Тау мастеры, конструктор, фәнни хезмәткәр булып эшләгән. «Сыйфатны планлаштыру һәм икътисад» темасына кандидатлык (1972), «Машиналарның эффектлылыгын күтәрү» темасына докторлык (1989) диссертацияләре яклый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәрби хезмәттә була.
  • Донецк дәүләт университетында доцент булып эшли.
  • Уфа авиация институтында эшли.
  • 1977-1989 Краснодар төбәк фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.
  • 1989 елдан Мәскәү дәүләт мөһәндис экологиясе дәүләт университетында (МИХМ), ВЗФЭИ, МАИ, инновацияләр менеджменты академиясендә, РФ президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәте академиясендә кафедра мөдире, Мәскәү финанс-сәнәгать академиясендә профессор булып эшли.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

40 еллык гыйльми эшчәнлеге чорында икътисад һәм фәнни-техник алгарыш белән идарә итү, стратегик маркетинг, көндәшлелек, менеджмент төрләре, оешмаларның көндәшлеге белән идарә итү буенча 310 фәнни хезмәт, 10 дәреслек (320 мең тираж белән) язган.[1]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәшер ителгән дәреслекләренең саны, аларның тиражы һәм башка авторларның алардан өземтәләр китерүе буенча Русия буенча лидер санала.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РФ атказанган фән эшлеклесе.
  • РФ хөкүмәте премиясе
  • Иван Ильин исемендәге премия.
  • РФ сәүдә-сәнәгать пулаты дипломы һәм шәрәфле тамгасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Фәтхетдиновның шәхси бите

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]