Эчтәлеккә күчү

Рәмис Хәялиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмис Хәялиев latin yazuında])
Рәмис Хәялиев
Туган телендәге исеме Хәялиев Рәмис Рәфис улы
Туган 31 октябрь 1961(1961-10-31) (64 яшь)
ТАССРның Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  ССРБ
 Россия
Әлма-матер Өлҗән төп мәктәбе һәм В. П. Горячкин исемендәге Мәскәү дәүләт авыл хуҗалыгы инженерлары университеты[d]
Һөнәре сәясәтче

Рәмис Хәялиев (31.10.1961; Мамадыш-Әкил, Яшел Үзән районы, ТАССР) — Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары, авыл Советы депутаты.

Хәялиев Рәмис Рәфис улы 1961 елның 31 октябрендә ТАССРның Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында туган. Балачагы һәм яшьлек еллары Апас районы Иске Чәчкаб авылында уза (хәзер Кайбыч районы). Ульянково урта мәктәбендә белем ала.

Өйләнгән. Тормыш иптәше Гүзәл Газимҗан кызы белән 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәялиева Гүзәл Газимҗан кызы озак еллар Татарстан Республикасының Кайбыч район суды рәисе булып эшләгән.

Хезмәт эшчәнлеге этаплары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

01.10.1979 – 25.07.1980. ТАССРның Апас районы 26 нчы номерлы авыл профессиональ техник училищесында киң профильле механизатор белгечлеге ала. 01.09.1980.-15.06.1985. В.П. Горячкина исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы инженерлары институты студенты. Белгечлеге буенча — инженер-педагог. 19.08.1985 — 12.09.1987. Апас районы 26 нчы номерлы авыл профессиональ техник училищесында укыта. 12.09.1987 – 08.09.1991. Апас районында ВЛКСМ райкомының 1нче секретаре булып эшли. 08.09.1991 – 14.02.1992. Кайбыч район Советының оештыру бүлеге мөдире вазифасын башкара.

14.02.1992 – 30.12.2005. Кайбыч район Советы рәисе урынбасары . 01.01.2006 нчы елдан алып хәзерге көнгә кадәр Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары — Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе урынбасары. Иҗтимагый эшчәнлеге: «Бердәм Россия» партиясенең әгъзасы, Колангы авыл җирлеге Советы депутаты.

Дәүләт бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 ел – «Бөтенроссия халык санын алуны оештыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен» медале; 2004 ел – «М.А. Шолоховның 100-еллыгына» медале; 2005 ел – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2006 ел – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты; 2009 ел – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау кәгазе; 2011 ел — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале;

2011 ел – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты. 2012 ел – «2010нчы елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен» медале; 2012 ел – «Ирешкән нәтиҗәләре өчен» ордены.

  • Туган җирем – Кайбычым. Казан: Идел-пресс, 2007