Сәет Бурятский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сәет Бурятский
Said-buryatskij.jpg
Сәет Әбү Саад Әл-Бурятий
Тулы исем:

Сәет Әбү Саад Әл-Бурятий

Һөнәре:

Шәех, дингә өндәүче

Туу датасы:

1982 ел(1982)

Туу җире:

Улан-Удэ, Бурят АССРы, РСФСР, СССР

Ватандашлыгы:

Рәсәй, Кавказ әмирлеге

Үлем датасы:

2 март 2010(2010-03-02)

Үлем җире:

Экажево, Ингушетия

Сәет Әбу Саад Әл-Бурятий, Сәет Бурятский буларак билгеле (паспорт исеме Александр Александрович Тихомиров; 1982, Улан-Удэ, Бүрәтия2010 елның 2 марты, Экажево, Ингушетия) – төньяк-кавказ хәрби подпольесы идеологларының берсе. Шәех, ислам теологы һәм дингә өндәүчесе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе ягыннан – бурят, әнисе ягыннан – урыс. Ислам әдәбиятын өйрәнеп мөстәкыйль рәвештә (башка чыганаклар буенча чечен дуслары тәэсирендә) 15 яшендә Исламны кабул итә. Үзенә мөселман Сәет исемен ала. Соңрак Мәскәүгә күчә, «Рәсүл Әкрам» мәдрәсәсендә белем ала, ләкин мәдрәсәнең шигый юнәлешле булуы сәбәпле (аның сүзләренчә), аны ташлый. Шуннан соң Ырынбур өлкәсендәге Богырыслан шәһәрендә сөнни мәдрәсәдә белем ала.

Дин белгече юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елда, Богырыслан мәдрәсәсе шәкертләре төркеме белән Мисырга укырга китә. Шуннан соңгы 3 ел дәвамында «Фәҗр» гарәп телен өйрәнү үзәгендә белем ала, «Әл-Әзһәр» университетында теология өйрәнә. Соңрак Мисырдагы һәм Күвәйттәге данлыклы галим-шәехләрдә белем ала[1]. Шәех Мәхмүд Мисри һәм шәех Мөхәммәд Юсри лекцияләренә йөри[2], шулай ук билгеле шәех һәм дингә өндәүче Мөхәммәт Хәсәннән белем ала. «Гураба» МА мәгълүматы буенча, «ул вакыттагы студентлар арасында үзенең дингә ихласлыгы һәм ислам китапларын гел укуы белән аерылып тора. Шәрехләре белән 40 Нәвәви хәдисен, Тахави гакыйдәсен, Үмдәтуль Әхкамны яттан белә».[2]

2005 елда Күвәйттән кайта һәм мөстәкыйль рәвештә белем алуга керешә, Мәскәү җәмигъ мәчетендә эшли. «Дар үл-Әкрам» оешмасында һәм «Умма» нәшриятында хезмәт итә[3].

Рәсәй Генпрокуратурасы мәгълүматлары буенча, Согуд Гарәбстанында озак әзерлек ала.[4][5] Башка чыганаклар моны расламыйлар.

Дингә өндәүче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 ел тирәсеннән ислам яшьләре арасында тиз тарала башлаган аудиолекцияләр яздыра башлый.[6]. Аның иң танылган лекцияләре арасында – «Праведные предшественники» ("Дөрес юлдагы элгәрләр"), «Путешествие в вечную жизнь» ("Мәңгелек яшәүгә сәяхәт"), «Талбис Иблис» (гар. «Иблис пәрдәсе»), «100 историй гибели несправедливых»(Гаделсезләр үлеменең 100 үрнәге") һ.б. цикллар. Шулай ук гарәп теленнән документаль фильмнарны урысчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә («Шигыйларның гасырлар дәвамындагы җинаятьләре»). Рәсәй регионнары һәм БДБ илләре буенча вәгазьләр укып йөри. Өйләнгәч, сеңлесе һәм әнисе яшәгән Улан-Удэга кайта. Еш онлайн режимда PalTalk системасы аша дәресләр бирә. Актив мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм сәләфият позициясендә булу сәбәпле, Рәсәйдәге һәм БДБ илләрендәге ислам яшьләре арасында зур авторитетка ия.

2007 елда Сәед Бурятский хаҗ кыла. Анда ул «Священная Мекка» ("Изге Мәккә") лекцияләр циклын яздыра.

Тулаем алганда, суфыйчылык, шигыйчылык, мадхалитлар һәм башка ислам агымнары дошманы буларак таныла.

Мөҗәһит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның башында Сәед Бурятский билгеле кыр командиры Мөхәннәттән видеомөрәҗәгать ала һәм төньяккавказ мөҗәһитләренә кушылырга була. Ул яшерен рәвештә Чечняга килә. Анда ул Кавказ Әмирлеге әмире Докка Умаров белән күрешә һәм ислам антын («бәйәт») кабул итә.

«Кавказ Әмирлеген игълан иткәннән соң, бөтен шикләнүләр бетте. Безнең бер әмир һәм бер дәүләт. Һәм һәрбер мөселманның төп бурычы – Җиһадка чыгу һәм аңа сүз һәм мал белән ярдәм итү».

Билгеле дәгъвәтченең Җиһадка кушылуы урыстелле мөселманнар арасында бертөрле булмаган реакция чыгара. Фәлсәфәче һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җәмәл Бурятскийны «кавказ көрәше эпопеясында яңа буын символы» дип атады. Һәм өсти: «Без элек тә төрле этник төркемнәргә керүче дәгъвәтчеләрне күрә идек. Авар, лаклы, карачай, черкес, гарәпләрне һ.б күрдек. Ләкин әлеге лаеклы кешеләрнең барысы да йә кавказ халыклары вәкиле, йә башка мөселман халыклары вәкиле була иделәр. Әлеге очракта Кавказ Әмирлеге исеменнән беренче тапкыр, идеолог, абруйлы вәкил буларак, евразий чыгышлы тамырларында бурят һәм урыс каннары аккан кеше чыгыш ясый». «Эхо Москвы» журналисткасы, Юлия Латынина Сәед Бурятскийны «бурят коюлы ислам Че Геваросы» дип атый.

Шуннан соңгы айларда Сәед Бурятский диверсион операцияләрдә һәм мөҗәһитләр һәәҗүмнәрендә катнаша. Урманда торып, «Кавказ-Центр» һәм мөҗәһитләрнең башка сайтларында басылып чыккан, җиһад һәм Төньяк Кавказдагы ситуация турында, берничә видеомөрәҗәгать, аудиолекция һәм мәкаләләр ясый.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров раславы буенча, Александр Тихомиров «бандитларның төп идеологы» һәм нәкъ менә ул 2009 елның 26 июлендә Грозныйда Театр мәйданын шартлаткан террорист-үлемче Рөстәм Мөхәдиевне әзерләгән.[4][7][8] Сәед Бурятский бу һәҗүмнәргә катнашын инкарь итми, ләкин ул «үлемче билбавы» ясауда булышу, арматура кисү кебек эшләрне башкарганда гына ярдәм иткәнен әйтә.

Чечен Җөмһүрияте буенча ЭЭМ тикшерү идарәсе тарафыннан 2009 елның 30 июлендә Рәсәй Җинаять кодексының 208 статьяның 2 өлеше буенча Александр Тихомировка карата җинаять эше ачыла.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кавказский Узел» МА: Тихомиров Александр (Саид Абу Саад аль-Буряти – Сәед Бурятский)
  2. 2,0 2,1 [1]
  3. «Кавказский Узел» МА: Тихомиров Александр (Саид Абу Саад аль-Бурьяти – Саид Бурятский)
  4. 4,0 4,1 4,2 Ваххабит «Сәед Бурятскийга» каршы җинаять эше ачканнар – Генпрокуратура // РИА Новости, 30 июль, 2009
  5. Тихомиров Александр (Саид Абу Саад аль-Бурьяти – Саид Бурятский) // Кавказский узел, 27 августа 2009
  6. [2]
  7. Рамзан Кадыйров: Үзен Грозныйда шартлаткан террористны "Сәед Бурятский" әзерләгән
  8. Кадыйров Грозныйдагы театр-концерт залындагы террактның идеологы исемен атады