Сөнгатулла Мәһдиев
Сөнгатулла Мәһдиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев |
Туган | 1885 РИ, Казан губернасы, Арча өязе, Гөберчәк |
Үлгән | 5 гыйнвар 1938[1] Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1] |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d][1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | мәгърифәтче, имам-хатыйб |
Балалар | Мөхәммәт Мәһдиев |
Сөнгатулла Мәһдиев, Сөнгатулла Бәдретдин улы Мәһдиев (1885—1938), мәгърифәтче, имам-хатыйб, сәяси золым корбаны. Татарстанның халык язучысы әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевның (1930—1995)[2] әтисе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1885 елда туган. 1895—1905 елларда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Саба районы) Сатыш авылы мәдрәсәсендә укыган[3]. Әлеге мәдрәсәне тәмамлагач, Диния нәзарәтеннән указ алып, Казан губернасы Арча өязе (хәзерге Татарстанның Арча районы) Гөберчәк авылы мәхәлләсендә имам-хатыйб була. Патша армиясендә хезмәт итә. Гөберчәк мәчетенең өлкән яшьтәге мулласы вафат булгач, авыл халкы үтенече буенча, хәрби хезмәттән чакыртып алына һәм Гөберчәк авылында мулла вазифасында хезмәт итүен дәвам итә.
1938 елда шәхес культы чорында сәяси золымга эләгеп, һәлак була (атып үтерелә[4]). 1957 елда аклана.
Мәдрәсәдә укыганда, патша армиясендә хезмәт иткәндә һәм аннан кайткач та шигырьләр, җырлар (мәсәлән, «Шәкертләрнең шаян җыры») язуы мәгълүм.
Армиядә язган җыры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бакчадагы миләшне
Берәү дә әйтми балан дип.
Чит җирләрдә бик күп йөрдем -
Берәү дә әйтми балам дип.Аккош оча кала дип,
Оядагы балам дип.
Минем әнкәй уйлый микән,
Кайда газиз балам дип.Безнең үз илемез түгел,
Барын сатып аламыз.
Җәйге кояш баешында
Хезмәт итә балаңыз.Бергә чаклар бар иде,
Киң урамнар тар иде.
Киң урамнар тар булса да,
Аулак юллар бар иде.Бар иде рәхәт чакларым,
Бишектәге оландай.
Инде хәзер без ятамыз,
Бөгәрләнгән еландай.Алмачуар матур үрдәк
Сарсаз дигән күлләрдә.
Бакчада гөл чәчәк атар,
Без кавышкан көннәрдә.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Улы Мөхәммәт Мәһдиев, килене Лилия Гомәр кызы Бәширова
- Оныгы Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева (Хәсәнова), филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче.
- Оныгы Искәндәр Мөхәммәт улы Мәһдиев[5]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 229-231нче бит. ISBN 5-298-01052-0
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 https://ru.openlist.wiki/Магдиев_Сунгат_Бадрутдинович_(1885)
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 158нче бит
- ↑ Т. Нәҗмиев.Сатыш мәдрәсәсе яңартыла. ТР МДН сайты
- ↑ https://ru.openlist.wiki/Магдиев_Сунгат_Бадрутдинович_(1885)
- ↑ Светлана Гыйләҗева. Мөхәммәт Мәһдиев иң әүвәл галим-мөгаллим иде.(үле сылтама) КФУ сайты, 20.10.2015