Тальхә ибне Губәйдулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тальхә ибне Губәйдулла latin yazuında])

Тальхә ибне Губәйдулла (гарәп. طلحة بن عبيد الله; ? -һ. 36, 656 ел) - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең якын сәхабәсе, исән чагында ук җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе.

Яшь чагында Тальхә корәешләрнең кәрваны белән Шам җирендә була. Кәрван Басрага килгәч, Тальхә бер монахтан Мәккәдә яңа пәйгамбәр киләчәген ишетә. Мәккәгә кайткач, чыннан да, үзен пәйгамбәр дип атаучы кеше чыкканын белә һәм беренчеләрдән булып ислам кабул итә. Бу аның белән гаиләсе һәм кабиләдәшләре арасындагы низагка сәбәп була. Мәккә чорындагы җәберләүләрдән соң, Тальхә Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Ул Бәдер, Өхед һәм башка мөһим сугышлардан катнаша.
Өхед сугышында, мөселманнарның җиңелүеннән соң, Тальхә Мөхәммәд галәйһиссәләм янында калган 12 сәхабәнең берсе була. 11 әнсар (Мәдинә сәхабәләре) вафат була, ә мөһәҗирләдән булучы Тальхә, вакыт-вакыт һөҗүм итүчеләрне кире борып, яраланган Мөхәммәд галәйһиссәләмне тауларга таба күтәреп бара. Сугыштан соң аның тәнендә кылыч, сөңге һәм уклардан 70 артык яра саныйлар. Бу вакыйгадан соң Тальхәгә «тере шәһит» кушаматын бирәләр.

Беренче хәлифәләр чорында ислам дәүләтен ныгытуга өлеш кертә. Гомәр үлеменнән соң, хәлифәлеккә алты кандидат арасында була.

һ. 36 елда Гыйракта Басрадан ерак түгел мөселманнар арсында Дөя сугышы исемен алган бәрелеш була. Йәмән яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, Тальхә, Зүбәйр һәм хәлиф Гали төркемнәре арасында бәрелеш башлана.[1] Әлеге бәрелештә Тальхә үтерелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Исламнаневе" сайты, archived from the original on 2020-09-30, retrieved 2021-08-11 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]