Тамара Карсавина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Карсавина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Туу датасы 25 февраль (9 март) 1885[3]
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[4]
Үлем датасы 26 май 1978(1978-05-26)[1][5][6][…] (93 яшь) яки 1991[2]
Үлем урыны Биконсфилд[d], Бакингемшир[d], Бакингемшир, Англия, Бөекбритания
Ата Карсавин, Платон Константинович[d][2]
Ире яки хатыны Henry James Bruce[d]
Балалар Nikita Bruce[d][2]
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре балит әртисе, хореограф, автобиограф, музыйкый пидагуг
Кана белән язылган исем カルサーヴィナ
Әлма-матер Урыс балеты академиясе
Commons-logo.svg Тамара Карсавина Викиҗыентыкта
Тамара Каравин в балете «Сильфида», Савелий Сорин, 1910

Тама́ра Плато́новна Карса́вина (25 февраль [9 марта1885, Санкт-Петербург, Российская империя — 26 май, 1978, Лондон, Бөекбритания) — рус балеринасы[7]. Мария театры солисткасы,Сергей Дягилевның Рус балетында Вацлав Нижинский белән биегән. Русиялагы 1917 елгы революциядан соң Бөек Британияда яшәгән. Тарихчы һәм философ Л. П. Карсавинның сеңлесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балерина 1885 елның 25 февралендә Санкт-Петербургта император труппасы биючесе Платон Карсавин белән аның хатыны Анна Иосифовна ( Хомякова) гаиләсендә туган [8]. Агасы — Лев Карсавин, рус философы.

1902 елда Император театр училищесын бетерә. 1902 елда Мария театрына кордебалетка алына, 1902 елның апрелендә беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә «Жавотта» (Сен-Санс) спектаклендә бейей[9][10]. 1910 елда прима-балерина дәрәҗәсе ала [11][12]. Мария театрында Карсавина «Жизель», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», «Аккош күле» һәм башка спектакльләрдә төп партияләрне башкара.

Михаил Фокин белән хезмәттәшлек икесе өчен дә уңышлы була. 1907 елның 8 мартында Карсавина «Шопениана»ның яңа редакциясендә вальсны башкара[9].

1906 елның җәендә Г. Г. Кякшт труппасы белән Русия шәһәрләре буенча гастрольдә йөри. Аннан соң Прага (1908), Милан һәм Лондон (1909), Берлин, Брюссель һәм Лондонда (1910) [13], 1913 елның көзендә Дягилев труппасы белән Көньяк Америкада чыгыш ясый[14].

1909 - 1914 елларда Сергей Дягилев чакыруы буенча Русия балет артислары белән Аурупа буйлап гастрольләрдә йөри[15]. Артистка үзе әйтүе буенча, Фокин шедевры- Шәмәхә башбиткәсе ( «Алтын әтәч» балеты) аның иң уңышлы роле [16]. В. М. Красовская фикеренчә, Карсавина « Фокин героинясы концепциясен иң оста гәүдәләндерүче...»[9]. С. Л. Григорьев: «Карсавинага Уткош ролендә тиңләшерлек кеше юк . <...>Әлбәттә,бу роль тик аның өчен булдырылган»[17].

В. М. Красовская : « Анна Павлова һәм Тамара Карсавина исемнәре гасыр башындагы балет импрессионизмы чәчәк атуы белән бәйле»[9].

1916 елда актрисаның улы Никита туа (атасы - Британия дипломаты Генри Брюс). 1917 елда Карсавина Генри Брюска кияүгә чыга. 1918 елның 15 маенда ул Мария театрында Никия партиясен башкара ( «Баядерка»[13]), шул ук елда[7] гаиләсе белән Лондонга күчеп китә. Эмиграцияла балерина сәхнәдә чыгыш ясавын дәвам итә, Дягилевның Рус балеты белән гастролләрдә йөри, бию сәнгатен укыта.1920-нчы еллар башында балерина Алмания һәм Бөек Британияда тавышсыз фильмнарда эпизодларда уйный. 1931 сәхнәдән китә[18]. 19301955 елларда Король бию академиясе вице-президенты вазифасын башкара.

Тамара Карсавина 1978 елның 26 маенда Лондонда 93 йәштә вафат була.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мемуары
  • Карсавина Т. П. Театральная улица = Theatre Street / Пер. с англ. Г. Гуляницкой — Л.: Искусство, 1971. — 248 б. — (Театральные мемуары). — 30 000 экз.
  • Карсавина Т. П. Театральная улица = Theatre Street / Пер. с англ. И. Э. Балод — М.: Центрполиграф, 2004. — 320 б. — 6 000 экз. — ISBN 5-9524-1053-7.
  • [Karsavina T.], Phelan A. L. Tamara Karsavina: Beyond the Ballerina: Her unpublished, untitled manuscript about the first years in England / Annotated and with a histotical essay by Andrew L. Phelan; Introd. by Douglas Blair Turnbaugh — [ Norman, Oklahoma ]: Quail Creek Ed., 2018. — (120 p.; 30 photos) 126 б. — 300 экз. — ISBN 9780996012263.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Lundy D. R. The Peerage
  3. Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #143685376 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  4. Карсавина Тамара Платоновна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. Encyclopædia Britannica
  6. filmportal.de — 2005.
  7. 7,0 7,1 Большая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 11. Италия — Кваркуш. 1973. 608 стр., илл.; 39 л. илл. и карт. 1 карта-вкл.
  8. О личности Л. П. Карсавина. К 125-летнему юбилею
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Красовская, 1972
  10. Дюкина, 1981
  11. Карсавина, 2004, Глава 22. Я становлюсь примой-балериной
  12. Деген, Ступников
  13. 13,0 13,1 Соколов-Каминский, 1997
  14. Карсавина, 2004, Глава 23
  15. Карсавина Тамара Платоновна
  16. Карсавина, 2004, Глава 24. Штраус
  17. Григорьев, 1993, Глава 2. 1910
  18. Мемория. Тамара Карсавина - ПОЛИТ.РУ

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]