Тормыш (гәзит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тормыш (гәзит) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тормыш
Tөр

көндәлек


Гамәлгә куючы

Г.Усманов

Нигезләнде

1913

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1918

ТормышУфада татар телендә чыккан гәзит. Беренче саны 1913 елның 18 октябрендә дөнья күрә. Башта атнага 3 тапкыр чыкса, 1914 елдан – көн саен. Элегрәк Томскида «Сибирия» исеме белән чыга. Гәзитнең нашире – Уфа сәүдәгәре Г.Усманов, шул исемдәге нәшрият хуҗасы да була.

1918 елның 29 апрелендә Уфа мөселман комиссариаты тарафыннан “контрреволюцион фикерләр тарату” сылтавы белән туктатыла. Баш мөхәррирләре: М.Нәүрүзов, Закир Кадыйри, Г.Хәбиров. Гәзитнең беренче санында Мәҗит Гафури шигырьләре басыла.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]