Туган тел (телеканал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туган тел (телеканал) latin yazuında])
Туган тел

логотип
Тапшыру җирләре

РФ (Башкортстан, Татарстан, Сарытау, Ырынбур, Чиләбе һ. б. өлкәләр)

Тапшыру вакыты

тәүлек буе

Тапшыру теле

татар, башкорт, рус

Идарә үзәге

450006, БР, Уфа, Урман аралыгы ур., 8/3 (Бизнес-үзәк), 207нче офис, 2нче кат

Канал тематикасы

музыкаль-күңел ачу

Тапшыру башлау вакыты

2009 елның 24 марты

Аудитория

~4,5 - 20 млн

Хуҗа

«Урал-Тау» ҖЧҖ

Җитәкчеләр

Азат Вахитов

Сайт

tugantel.tv

«Туган тел», Туган Тел — татар һәм башкорт телләрендә, шулай ук рус телендә тәүлек буе эшли торган милли музыкаль-күңел ачу телеканалы. РФ территориясендә «Туган тел» телеканалы «Телекарта» иярченендә һәм эре кабель операторларының база пакетларында тәкъдим ителгән. Тәүлек дәвамында эшли торган беренче телеканалның хуҗасы — «Урал-Тау» ҖЧҖ [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда Уфа шәһәрендә оештырылган. Беренче эфиры датасы — 2009 елның 24 марты.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телеканалның концепциясе татар һәм башкорт телләрен саклап калуга һәм аларны музыкаль-күңел ачу форматы ярдәмендә заманча шартларга җайлаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук заманча милли мәдәниятне үстерү, милли музыка базарын үстерү.

Контент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Туган Тел» телеканалы мәгълүмати-күңел ачу ресурсы режимында эшли. Көндәлек эфирда — яңа клипларның премьералары, чаралардан анонслар һәм репортажлар, танылган кунаклар һәм актуаль темалар. Телеканалда тәүлек буе татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары концерты, тамашачылар яратып өлгергән видеоклиплар, музыкаль, юмористик программалар, БР һәм ТР киностудияләре җитештергән теле- һәм нәфис фильмнар, телеспектакльләр, татар һәм башкорт телләрендәге популяр мультфильмнар тәкъдим ителә.

Аудитория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Туган Тел» телеканалын Башкортстанда, Татарстанда, Сарытау, Ырынбур, Чиләбе өлкәләрендә һәм РФнең 52 эре шәһәрендә карарга мөмкин. Колачлаган аудиториясе — ~4, 5 — 20 млн тамашачы.

Бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйсез Guzei.com аналитик интернет ресурс версиясе буенча, РФнең 1 585 каналы арасында «Туган Тел» телеканалы 21нче урынны алып тора.

Телеканал проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Йолдызлар вакыты» (алып баручы Азалия Рәшитова)
  • «Татлы тел» (кулинар тамаша, алып баручылар Мирхәт Гайсин, Илшат Яппаров)
  • «Күзгә күз карашып» (алып баручы Зифа Нагаева)
  • «Шәп чарт» (хит-парад, алып баручылар Алмаз һәм Айдар Юнысовлар)
  • «Сер итеп кенә» (сәхнә арты-кулиса серләре, алып баручы Роза Хәйруллина)
  • «Җырым сиңа, кадерлем» (татар телендә алып баручы Айгөл Габдуллина, башкорт телендә Альбина Кильдиярова)
  • «Тәмле тамак» (алып баручы Эльвира Бигалиева)
  • «Бизнес каршылап» (телепроект, алып баручы Мирхәт Гайсин)
  • «Туган тел» телепремиясе һ. б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]