Фанни Брате

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фанни Брате latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
швед. Fanny Brate[1]
Сурәт
Җенес хатын-кыз[2][1]
Ватандашлык Flag of Sweden.svg Швеция
Тугандагы исем швед. Fanny Ingeborg Matilda Ekbom
Туу датасы 26 февраль 1862(1862-02-26)[3][4][5][…]
Туу урыны Стокһолм, Швеция[3][6][5]
Үлем датасы 24 апрель 1940(1940-04-24)[3][7][4][…] (78 яшь)
Үлем урыны Энгелбрект[d], Швеция[3][7][4]
Җирләнгән урыны Норра бегравнингсплатсен[d][8]
Ата Юхан Экбум[d][6][5]
Ана Генриетта Александрина Дальгрен[d][5][6]
Ире яки хатыны Эрик Брате[d][3][9][10]
Балалар Инга Мунте[d][10]
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе women's suffrage in Sweden[d][1]
Жанр живопись фигуры человека[d][3] һәм жанровая живопись[d][3]
Изображается на Fanny Brate[d]
Нинди вики-проектка керә Wikidata:Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Шаблон автора на Викискладе Fanny Brate
Commons-logo.svg Фанни Брате Викиҗыентыкта

Ингеборг Матильда Фанни Брайт, кыз фамилиясе Ekbom, (швед. Fanny Brate; 26 февраль 1862 ел24 апрель 1940 ел) — швед рәссамы.

Фанни Брайт картиналарын швед рәссаме Карл Ларссон йогынтысында иҗат иткән. Аның эшләре гаилә тормышы идиллиясенә багышланган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фанни Брайтның атасы — Джон Фредерик Оскар Экбом (Oscar Ekbom Gustaf Fredric Johan).

Ул Карл Шведский, герцог Ветеранский писаре була.

1880 елда, 18 яшендә, Брайтны Корольлекнең ирекле сәнгать академиясенә кабул итәләр.

1887 елда Парижга танышу сәфәре кыла.

1889 елда Алмания, Дания, Норвегия, Англия, Австрия һәм Италияда булып чыга.

1887 елда Фанни Эрик Брайтка (1857-1924) кияүгә чыга.

Аларның гаиләсендә дүрт кыз була: Астрид (1888-1929), Торунь (1891-1993), Рагнхильда (1892-1894), Ингегерд (1899-1952). Кияүгә чыккач, Фанни Брайт сәнгатне калдырырга мәҗбүр була. Шулай да швед сәнгать дөньясында башка рәссамнарны яклаучы буларак катнашуын дәвам итә.

1891 елда Брайт Svenska Konstnärernas Förening рәссамнары ассоциациясе әгъзасы булып китә.

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәм көнендә, киндер, май белән, 1902

Рәссам әсәрләрендә пейзажлар, интерьер, натюрмортлар сүрәтли, портретлар иҗат итә.

Иң билгеле әсәре — 1902 елда язылган Namnsdag (Бәйрәм көннәре) картинасы. Әлеге вакытта ул швед Милли сынлы сәнгать музеенда саклана.

Аның күренекле эшләре арасында «Сукыр әби» (1903), «Ирекле минут» һәм башка картиналары бар.

Фанни Брайтның картиналары аша аның бик нечкә балалар психологы икәнлеге сизелә.

Картиналарында балалар уйный, рәсем төшерә, сүзләшеп китә, бер-берсе турында кайгырта.

Аларда француз рәссамы Эжен Карриере портретларындагы якынлык тойгыларын, швед рәссаме Карл Ларссонның гаилә тормышыннан сюжетлар табарга мөмкин.

1943 елда Швециянең милли музеенда рәссамнең шәхси күргәзмәсе ачыла. Анда аның 126 эше куелган.

Фанни Брайт акварель һәм май кулланып иҗат итә. Швециянең XIX гасыр дәверен, кешеләрен, аларның үзенең тормышын күрсәткән картиналары илнең хәрби мәдәни мирасы булып тора[11].

Әлеге вакытта рәссамның картиналары Швеция милли музеенда, Гетеборг сәнгать музеенда, Төньяк илләр музеенда, шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Müsse el Grinden Internationale Kunstausstellung Munich күргәзмәсе, Мюнхен, 1892.
  • Стокгольмда күргәзмә, 1897.
  • Grosse Kunstausstellung күргәзмәсе, Берлин, 1900.
  • «Хатын-кыз сәнгате» швед рәссамнары ассоциациясе күргәзмәсендә, 1909.
  • «Алар Парижга китә» күргәзмәсе— Liljevalchs konsthall сәнгать галереясы.

Галереясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]