Фаяз Дунай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фәсих Хисмәтуллин
Тугач бирелгән исеме: Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин
Псевдонимнар: Фаяз Дунай
Туу датасы: 15 гыйнвар 1936(1936-01-15)
Туу урыны: Иске Алпар, Әлки районы, Татарстан
Үлем датасы: 22 май 2007(2007-05-22) (71 яшь)
Үлем урыны: Чаллы, Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, драматург, публицист
Юнәлеш: шигърият, драматургия, публицистика
Иҗат итү теле: татар
Премияләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме

Фаяз Дунай, чын исеме Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин (1936 елның 15 гыйнвары, Иске Алпар, Әлки районы2007 елның 22 мае, Чаллы) — күренекле татар публицисты, шагыйрь, драматург, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдип 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Алпар урта мәктәбендә укыганда ук хезмәт итә башлый: колхозда комбайнчы ярдәмчесе, комбайнчы, диспетчер булып эшли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1954 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. 1957 елда, укуын бүлеп, Фаяз Мөслим, Кайбыч, Балык Бистәсе район газеталарында мөхәррирлек тәҗрибәсен туплый.

Фаяз Дунай университетта укуын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам итә. 1967 елда л аннан югары белем алып чыга.

1970 елдан Фаяз Дунай КамАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә актив катнаша. Ул балта остасы һөнәреннән башлап Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли.

Язучы 2007 елның 22 маенда Чаллы каласында вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта укыган вакытта ук Фаяз Дунай татар матбугатында актив катнаша, «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, хезмәт кешеләре турында очерклар яза. Аның язмалары һәм шигырьләре төрле матбугат битләрендә күренә башлый. Ул — әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый-мәдәни һәм милли яшәешкә кагылышлы җитди проблемаларны кыю күтәргән күпсанлы публицистик мәкаләләр, очерклар, тәнкыйди язмалар, эсселар, памфлет һәм фельетоннар авторы.

1990 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре» исемле китабы, 1991 елда «Таңнарның кадерен белик: әдәби очерклар» хезмәте дөнья күрә. 1995 елда Чаллыда «Җанымның әрнүләре: чәчмә, тезмә шигырьләр, драма» дигән җыентыгы басыла.

Гомернең соңгы елларында Фаяз Дунай Мирсәет Солтангалиев турында яңа архив материалларын өйрәнеп, күләмле документаль повесть яза, аның бер өлеше «Казан утлары» журналында басылып чыга. Якташы Рәис Беляев турында да истәлекләр китабын туплый.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
  • Таңнарның кадерен белик: әдәби очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
  • Җанымның әрнүләре: чәчмә, тезмә шигырьләр, драма / кереш сүз авт. Р.Хисмәтулла. — Чаллы: КамАЗ, 1995. — 176 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]