Хануман Дҗаянти

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хануман Дҗаянти latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хардварда Хануман гыйбадәтханәсе.

Хануман Дҗаянти Ходай Шри Хануман тууын тәбрикли торган дини бәйрәм, ул бөтен Һиндстан һәм Непал буенча бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Һиндстанның төрле өлешләрендә төрле көннәрендә бәйрәм ителә.[1] Һиндстанның күпчелек штатларында фестиваль я Чайтра (гадәттә "Чайтра Пурнима") я Вайсакхада бәйрәм ителә, шул ук вакытта Керала һәм Тамилнадта ул Дһану аенда бәйрәм ителә (Тамил телендә ул "Маргажи" дип атала).

Бу алкышлы көндә, Ходай Хануман тугърылары аны тәбриклиләр һәм аның яклавын һәм алкышларын эзлиләр. Алар гыйбадәтханәләргә аңа табыныр өчен җыелалар һәм дини тәкъдимнәр ясыйлар. Тугърылар гыйбадәтханә каһиннәреннәреннән Прасад буларак татлы әйберләр, чәчәкләр, кокос чикләвекләре, шулай ук изге көл ("уди") һәм "Ганга җал" (изге су) кабул итәләр. Кешеләр шулай ук аны ул көнне Хануман Чалиса кебек тугърылар гимннарын һәм догаларын җырлап һәм Рамаяна һәм Махабхарата кебек изге текстларны укып тәбриклиләр.

Хануман Җанам-Утсав Һинд дине тарафдарлары өчен әһәмиятле фестиваль булып тора. Ходай Хануман Ходай Шри Раманың дәртле тугърысы һәм Шри Рамага куркусыз тугърылыгы өчен киң билгеле. Хануман көч һәм энергия символы булып тора. Ул ихтияры буенча теләсә нинди форма ала ала дип әйтелә, гада коралын тота (күп илаһи коралларны да кертеп), тауларны хәрәкәтләндерә, һава аша тиз уза, болытларны тоткарлый һәм очу тизлеге буенча Гаруданың көндәше булып тора.

Ходай Хануман Илаһ буларак яманга каршы җиңү һәм яклауны тәэмин итү өчен табыныла.

Тууы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала Хануман белән Анджани (Анджана) - Бронза, Паллава Периоды, Матхура, Һиндстан

Ходай Хануман Анҗанери тавында туган булган. Аның әнисе Анджана Бхулокада (Җирдә) каһәрләнгәнгә күрә туган апсара булган. Ул бу каһәрдән угылны тудырып арынган. Вальмики Рамаяна расланганча аның әтисе Кесари Брихаспатиның улы булган, ул Сумеру дигән урынның патшасы булган.[2] Анджана бала табар өчен Шивага 12 ел интенсив догалар тәкъдим иткән. Аның тугърылыгы белән канәгатьләнеп, Шива аңа ул омтылган улны биргән.[3] Башка интерпретациядә Хануман Шиваның үзенең чагылышы яки инкарнациясе.

Хануманны еш Вайю Ходаеның улы дип атыйлар (Җил Ходае); берничә төрле традициядә Вайюның Хануман тууында роле турында әйтелә. Экнатхның "Бһавартха Рамаяна" дигән бер кыйссасында (безнең эраның 16-ынчы гасыр) Анджана Шивага дога кылган вакытта, Айодхьяның патшасы Дашаратха балаларны табу өчен шулай ук Путракамешти ягнасын башкарган. Нәтиҗәдә, ул берникадәр изге пуддинг (паясам) кабул иткән, ул аның өч хатыны арасында өләшелгән булган, бу Рама, Лакшмана, Бхарата һәм Шатругхнаның тууларына китергән. Илаһи күрсәтмә буенча, тилгән кошы бу пуддингның бер кисәген алган һәм Анджана табынган урман өстеннән очканда аны ташлаган. Вайю, Һинду җил Илаһы төшүче пуддингны Анджананың сузылган кулларына алып килгән, һәм Анджана шуны ашаган. Нәтиҗәдә Хануман туган булган.[2][4] Башка традициядә әйтелгәнчә Анджана һәм аның ире Кесари Шивага бала өчен дога кылган. Шиваның күрсәтмәсе буенча Вайю аның ир кеше энергиясен Анджананың карынына күчергән. Шуның буенча, Хануман Вайюның улы буларак идентификацияләнә.

Хануманның килеп чыгышы турында башка кыйсса Вишну Пуранадан һәм Нарадейя Пуранадан алынган. Принцессага гашыйк булган Нарада үзенең Ходае Вишнуга барып, үзен Вишнуга охшаткан, шулай итеп принцесса аңа сваямварада (ир сайлау церемониясендә) чәчәк бәйләме бирер өчен. Ул һари мукһ (Һари Вишнуның башка исеме, һәм мукһ бит дигәнне аңлата). Вишну шуның урынына аңа ванара йөзен бүләк иткән. Моны белмичә, Нарада принцессага барган, һәм ул бөтен сарай яны кешеләре алдында шул маймыл-сыман битне күреп көлә башлаган. Кимсетүгә түзә алмыйча Нарада Вишнуны Вишну бер көнне ванарага бәйле булачак дип каһәрләгән. Вишну ул эшләгән нәрсә Нараданың үзенә яхшы булсын өчен дип җавап биргән, чөнки ул өйләнсә үзенең көчләре бетәчәк иде. Вишну шулай ук "Һари" сүзенең шулай ук башка мәгънәсе "ванара" дип билгеләп үткән. Моны ишетеп, Нарада Вишнуны каһәрләвендә үкенгән. Әмма Вишну аңа үкенмәскә кушкан, чөнки каһәр алкыш буларак йогынты ясаячак, чөнки ул Хануманның, Шиваның аватары тууына китерәчәк, аның ярдәменнән башка Рама (Вишнуның аватары) Равананы үтерә алмас иде.

Табыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстанда, Мадурайда Минакши Амман Гыйбадәтханәсендә Хануманга табынучы хатын

Тугърылар гыйбадәтханәләргә зиярәт кылалар һәм Хануман потының маңгаена тилака яки синдур ягалар. Риваять буенча, Ходай Хануман синдхурны маңгаена буяганын күргәч, ул аннан сораган һәм ул иренә, Ходай Шри Рамага шулай итеп озын тормыш итә дип җавап биргән. Ходай Хануман шулай итеп бөтен тәненә синдхур яккан, һәм шулай итеп Ходай Шри Рамага үлемсезлек биргән.

Тамилнадта һәм Кералада Хануман Дҗаянти Дхану аенда Маргажида Яңа Ай көнендә бәйрәм ителә. Бу штатларда мәшһүр Хануман гыйбадәтханәләр, мәсьәлән, Нанганаллур Анҗанейяр Гыйбадәтханәсе, Намаккал Хануман Гыйбадәтханәсе, Тханумалаяр Гыйбадәтханәсе, Кавиюр Махадэва Гыйбадәтханәсе һәм Алатхиюр Хануман Гыйбадәтханәсендә бу көн купшы итеп бәйрәм ителә.

Телангана һәм Андһра Прадешта Хануман Дҗаянти 41 көнлек Дикшада Чайтра Пурнимада башланып бәйрәм ителә, һәм Вайшакада Кришна Пакша вакытында унынчы көндә тәмамлана.

Махараштрада Хануман Дҗаянти Һинду ай календаре Чайтра аеның тулы ай көнендә (пурнима)да бәйрәм ителә. Хануман Дҗаянтиның махус хасияте булып кайбер дини альманахлар (панчанглар) буенча Хануманның туган көне Ашвин аеның караңгы ике атнасының ундүртенче көненә (чатурдаши) туры килә, шул ук вакытта башкалар буенча ул Чайтраның якты ике атнасының тулы ай көненә туры килә. Бу көнне Хануман гыйбадәтханәсендә рухи дискурслар таң белән башлана, чөнки Ходай Хануман таң атканда туган булган. Тууның тулы вакыт кысаларында, рухи бәхәсләр бетә һәм һәрберәүгә ризык (Прасад) тәкъдим ителә.

Бу көнне күпчелек Һинд дине гыйбадәтханәләрендә рухи бәхәсләр оештырыла. Ходай Хануман барлык локаларда (патшалыкларда) иң көчле мәхлукат булып таныла.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hanuman Janam-Utsav 2017 - Hindu Festivals & Calendar | TemplePurohit (en-US), TemplePurohit - Your Spiritual Destination | Bhakti, Shraddha Aur Ashirwad.
  2. 2,0 2,1 Encyclopaedic Dictionary of Puranas: (A-C) ; 2.(D-H) ; 3.(I-L) ; 4.(M-R) ; 5.(S-Z), pp=628-631, Swami Parmeshwaranand, Sarup & Sons, 2001, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-7625-226-3]], [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-81-7625-226-3]]
  3. Sri Ramakrishna Math (1985) "Hanuman Chalisa" p. 5
  4. Sri Ramakrishna Math (1985) "Hanuman Chalisa" pp. 5-6