Хубилай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хубилай
YuanEmperorAlbumKhubilaiPortrait.jpg
Монгол империясенең Бөек ханы
Вазыйфада
1260 – 1271
Аңа кадәр Мәңге хан
Дәвамчысы дәүләт таркала
Юань династиясеннән Кытайның 1-нче императоры
Вазыйфада
1271 – 1294
Аңа кадәр империя нигез салынган
Дәвамчысы Тэмур
Туган 23 сентябрь 1215(1215-09-23)
Монгол империясе
Үлгән 18 февраль 1294(1294-02-18) (78 яшь)
Пекин[1]
Җефет Tëgülun[d], Chabi[d], Намбуй хатан[d], Talahai khatun[d], Nuhan[d], Баяуджин-хатун[d] һәм Khökhlun Khatan[d]
Әни Сорхахтани[d]
Әти Толуй[d]
Хубилай нигез салган Юань династисенә буйсынган җирләр

Хубилай (монголча Хубилай хаан; кытайча 忽必烈,1215-1294) — Монгол империясенең ханы (1260-1271), Юань дәүләтенә нигез салучы, Юань династиясеннән Кытайның беренче императоры.

Марко Поло китапларында Кублай-хан исеме астында телгә алына.

Хубилай - Чыңгызхан оныгы, Толый һәм кереит патшабикәсе Сорхахтани-бикә улы, Мәңге, Хулагу, Арыг-Буга бертуганы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйге сарай, риваять буенча Хубилай биредә шигырьләр язган, Пекин

1251 елда абые Мәңге бөек хан тәхетенә утырганнан соң, Хубилайга Төньяк Кытайда бар басып алынган җирләрне идарәгә бирә.

1253 елда бөек хан Мәңге Хубилайга Көньяк Кытайдагы Сун династиясенә каршы сугыш чараларын оештырырга куша.

1253 елда Хубилай җитәкләгән гаскәр Хуанхэ елгасы аша чыгып, Шәнси һәм Сичүән вилаятләренә һөҗүм итә, соңрак Юньнән вилаятендәге Дали патшалыгын яулап ала.

Хубилай Кытайда Кайпин - Шәндү (Югары башкала) шәһәренә нигез сала.

1258 елда Мәңге җитәкләгән гаскәр Сун империясенә каршы яңа һөҗүм башлый. Хубилай бу сугышта Янҗи буена яу белән бара.

1259 елда Хубилай Һәчүән шәһәрен камап алганда, бөек хан Мәңгенең вафаты һәм Арыг-Буга буш тәхеткә утыру тырышуы турында хәбәр ала. Нәтиҗәдә, Хубилай Сун көчләре белән солых килешүен имзалый һәм Каракорымга ашыгып бара.

Ватандашлар сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1260 елда Кайпин шәһәрендә тиз җыелган корылтайда Хубилай бөек хан итеп игълан ителә, ә айдан соң Каракорымда җыелган корылтайда Арыг-Буга бөек хан дип игълан ителә.

Арыг-Буга ягында Алтын Урда ханы Бәркә (Җүчи нәселеннән), Алгы (Чагатай нәселе) һәм Мәңге нәселеннән бүтән вәкилләр, Хубилай ягында - Хулагу булган.

1260-1264 елларда ике бертуган арасында хакимият өчен сугыш бара.

1260 елда Хубилай Монгол империясенең башкаласын Каракорымнан Ханбалык (соңрак Пекин исеме бирелгән) шәһәренә күчерә.

1260 елда Хубилай Каракорымга яу белән бара, 1261 елда Хубилай Арыг-Буга гаскәрен җиңә һәм бөтен Монголияне контроль астына ала.

Арыг-Буга әсирлеккә бирелә һәм 1266 елда төрмәдә үлә.

Көньяк Кытайны яулап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1267-1273 елда Хубилай Хубэй вилаятендәге Сәньян кирмәнен камалышка алып буйсындыра.

1273 елда Хубилай Баян ны сәргаскәр итеп билгели.

1275 елда Баян җитәкләгән гаскәр Янҗи елгасы аша чыгып, үзәндәге бар шәһәрләрне Нанкинга кадәр яулап ала.

1276 елда Сун империясенең Ханҗоу шәһәре яулап алына, император мөһере Хубилайга тапшырыла.

1279 елда Кантон шәһәрен басып алып, Хубилай бөтен Сун империясен яулый. Соңгы Сун императоры Җао Бин Ямынь диңгез бәрелешендә һәлак булган.

Хубилай Кытайдагы яңа династиягә Юань исемен бирә.

Соңрак Хубилай Бирма, Камбоҗа, Корея илләрен үз хакимиятенә буйсындыра, ләкин Япониягә һөҗүм (Камикадзе җиле) һәм Вьетнамга каршы яулар уңышсыз булган.

1291 елда Хубилай бөтен империяне 12 вилаяткә бүлә.

Дини карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хубилай дин иреген таныган, аның сараенда христианнар, мөселманнар, буддистлар хезмәт иткәннәр. Аеруча буддизмны яклаган.

Хубилай шигырьлар язган. Кытай тарихында Ши-җу (始祖) исеме астында калган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Монголиянең башкаласы Улан-Батор шәһәрендә Хөкүмәт сарае алдында Хубилайга һәйкәл ачылган. Элегрәк анда Чыңгызхан, Үгәдәй һәйкәлләре урнаштырылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Россаби Моррис. Золотой век империи монголов. СПб. 480с. 2008 ISBN 978-5-8071-0326-0
  • Кадырбаев А. Ш. Хубилай-хан — завоеватель или объединитель Китая? // Общество и государство в Китае: XXXIX научная конференция. М.: Восточная литература, 2009.- С.56-75.
  • Хафизов Г. Распад Монгольской империи и образование улуса Джучи