Хулагу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хулагу latin yazuında])
Хулагу
Хулагу дәүләтенең илханы
Вазыйфада
1261 – 1265
Аңа кадәр дәүләткә нигез салган
Дәвамчысы Абага
Туган 1217(1217)
Үлгән 1265(1265)
Мәрага, Көнчыгыш Азәрбайҗан, Иран
Җефет Докуз-хатун[d], Guyuk Khatun[d], Öljei Khatun[d] һәм Кутуй-хатун[d]
Әни Сорхахтани[d]
Әти Толуй[d][1]
Хулагу дәүләте (1256-1335)
Алтын Урда чәчәк ату дәверендә

Хулагу яки Хүләгү (монг. Хүлэгү, фарсы ہلاکو‎, 1217-1265) — Монгол империясенең хакиме һәм гаскәр башлыгы. Чыңгызхан оныгы, Толый һәм Сорхахтани улы, каһанннар Мәңге һәм Хубилай энесе.

Хулагу тәңкәсе, үзәгендә куян сурәтләнгән

Хулагу дәүләтенә нигез салучы, Хулагу нәселеннән хакимнәр Якын Азиядә идарә иткәннәр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якын Көнчыгышны яулап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Багдад өчен сугыш, 1258, Рәшид Әд-Дин тарихы

1256-1260 елларда Хулагу Якын Көнчыгышка яу белән бара һәм Гыйрак, Иран һәм чиктәш илләрне басып алуны тәмамлый (Монголларның Якын Көнчыгышка явы).

1256 елда Хулагу җитәкләгән гаскәр Ирандагы исмаилит дәүләтен тар-мар итә, 1258 елда Габбәсид хәлифәтен басып ала.

1259-1260 елларда Сүриядә Әюбиләр гаскәренә каршы сугыша.

1261 елда Монгол империясенең бөек ханы Хубилай Хулагуны барлык басып алынган илләрнең хакиме булып таный һәм илхан титулын бирә.

Алтын Урда белән сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хулагу тамгасы

1258 елда Хулагу Габбәсид хәлифәтенең хакиме Әл-Мөстәсим хәлифәсен үтерә.

Алтын Урда ханы Бәркә Ислам динен кабул итеп, мөселман хакимен үтерү өчен Хуллагу ханга каршы чыга.

Сугышның икенче сәбәбе - Азәрбайҗан һәм Арран өчен көрәш. Чыңгызхан васыяте буенча әлеге илләр нәкъ Җүчи Олысына ягъни Алтын Урдага керергә тиеш булган.

Чынында Кавказ арты төбәгендә Чормагану. ә 1243 елдан бөек хан вәкиле Байҗу идарә иткән, һәм алар Көньяк Азәрбайҗанда һәм Кече Азиядә Алтын Урда Бату ханына үз сәясәтен үткәрә бирмәгән.

Бөек хан Мәңге боерыгы буенча Багдад шәһәрен алсын өчен Бату хан өч төмән Хулагуга җибәргән. Шулай итеп Алтын Урда гаскәрләре дә Багдадны алуда катнашкан, ләкин Хулагу килешүне үтәмичә Азәрбайҗан һәм Кавказ арты төбәген Алтын Урда ханына бирмәгән.

1260 елда Хулагу ирәгендә билгесез сәбәпләр буенча җибәрелгән Алтын Урда гаскәр башлыклары Тутар һәм Кулый вафат булган. Бәркә хан үтерүдә Хулагуны шикләнә башлаган.

Нәтиҗәдә Бәркә хан Алтын Урда гаскәрләренә Хулагу ирәгеннән Дәшт-и Кыпчак далаларына кайтарырга боерык бирә.

1262 елда Дәрбәнт һәм Ширван аша барып, Алтын Урда бәкләрибәге Нугай җитәкләгән 30-меңле атлы гаскәр һөҗүм итә.

Ширемун-нойон җитәкләгән Хулагу гаскәре каршы чыга, Шемаха янында Нугай җиңә. Ләкин соңрак Хулагу гаскәренә өстәмә көчләр кушыла һәм Шаберан янында Алтын Урда гаскәре җиңелә.

1262 елның 8 декабрендә Хулагу гаскәре Дәрбәнт шәһәрен яулап ала, Нугай чигенергә мәҗбүр була.

1263 елның 13 гыйнварында Терек елгасының ярында бер яктан Алтын Урда, икенче яктан Хулагу дәүләте гаскәрләре арасында зур бәрелеш булган. Алтын Урда гаскәре җиңә, Хулагу гаскәре качканда нечкә боз аша бата.

Бәркә хан гаскәре Дәрбәнт шәһәренә керә һәм соңрак төньякка китә. Хулагу хан үз башкаласы Тәбриз шәһәренә кайтып, Алтын Урданың бар сәүдәгәрләрен (уртакларны) үтерергә куша һәм яңа сугышка әзерли башлый.

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1265 елда Азәрбайҗанда Хулагу авырудан үлә. Урмия күлендәге Шаһи утравында күмелгән.

Мисыр чыганаклары буенча 1282-1283 елда Хулагу төрбәсе җимерелеп төшкән.

Дини карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хулагуның өлкән хатыны Тугыз-хатын һәм күренекле гаскәр башлыгы Китбуга несториан христианнары булганннар. Кайбер карашлар буенча хан христианлыкка теләктәшлек белдергән, ләкин соңгы елларда буддизм белән кызыксынган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Ризаэтдин Фәхретдин. Алтын Урда ханнары. – Казан, 1996
  • Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом / Отв. редактор В. А. Ромодин. — М.: Наука, 1966. — 160 с.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод А. К. Арендса. — М.-Л.: Издательство АН СССР, 1946. — Т. 3.
  • История Ирана с древнейших времен до конца XVIII века. — Л.: Издательство Ленинградского университета, 1958. — 390 с.
  1. Китайская биографическая база данных