Хәсәния мәдрәсәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәсәния мәдрәсәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәсәния мәдрәсәсе
Хәсәния мәдрәсәсе.jpg
Эшләү еллары 1903 ел
Ректор мөдәррис М.М. Хәсәнов (1865-1924(?)
Урынлашу

Хәсәния мәдрәсәсе, «Хәсәния» мәдрәсәсе — Уфада татар җәмәгатьчелегеннән җыелган акчага салынган мөселманнар өчен икенче[1] махсус урта уку йорты. Нигезләүче — Уфаның 3 нче җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәтсабир хәзрәт Хәсәнов. Мәдрәсә 1903-1920 елларда гамәлдә була.

Нигезләнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1903 елның көзендә, кадимчеләр мәктәпләрдәге һәрбер заман рухындагы яңалыкка һәм үзгәрешкә аяк терәп каршы торган вакытта, ачыла. Мәдрәсәне нигезләүче һәм мөдәррисе - Мөхәммәтсабир Мөхәммәтҗан улы Хәсәнов (1865-1924(?) чыгышы белән Самара губернасы Богырыслан өязе авылыннан. Гарәпчә, төрекчә яхшы белгән. Шәкерт вакытыннан ук казакълар арасында абруй казанган. Дөнья әдәбияты һәм Аурупа педагогикасы нигезләре белән таныш булган. 2 нче чакырылыш Русия Дәүләт думасының (20.02.-03.06.1907) мөселман фракциясендә «Мөселман хезмәт таифәсе» төркеме әгъзасы[2]. Мәдрәсә халыктан алынган керемнәр исәбенә нигезләнә һәм яши. Аерым химая итүчеләре — Фазлулла сәүдәгәр һәм Әхиярулла сәүдәгәр.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар җәмәгатьчелегеннән җыелган акчага салынган ике катлы бинада (Уфаның хәзерге Нуриманов һәм Лесопильная урамнары чаты, адресы: Лесопильная ур., 34) урнаша. Мәдрәсәнең аскы катында ике сыйныфтан торган 4 еллык башлангыч мәктәп була. Өске катта — өч сыйныфлы 3 еллык урта мәктәп. Шунда ук шәкертләр торагы һәм Мөхәммәтсабир хәзрәтнең дәресханәсе.

Инкыйлаб[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905-1907 елгы инкыйлаб вакытында мәдрәсә халык тарафыннан киң таныла башлый[3]. мөдәррис мәдрәсәдә укыту-оештыру ягыннан берникадәр үзгәрешләр керткән. Схоластика бераз йомшартыла. Татар теле укытыла башлый. Дөньяви фәннәр (хисап, җәгърафия, тарих, анатомия һ.б.) өйрәнелә. Иҗекләп уку ысулы аваз ысулы белән алмаштырыла, уку башы һәм азагы (дәресләп укыту) билгеләнә, дәресләр арасында тәнәфес ясау, уку тәмамлангач, имтиханнар үткәрү гамәлгә кертелә. Гарәп графикасында нәшер ителгән китаплардан тупланган бай китапханәсе була.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хәсәния» мәдрәсәсен тәмамлап, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә танылган шәхесләр арасында Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт, Уфа югары уку йортларында эшләгән галим Мәгъдән Мәһәдиев һ.б. бар.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина 1920 елның маенда Уфа шәһәр халык мәгарифе бүлеге карамагына тапшырыла. Монда 1923 елга кадәр I баскыч (башлангыч) татар мәктәбе эшли[4]. 1923 елда, татар мәктәбе ябылгач, бинада татар китапханәсе оештырыла. Хәзер бинада — балалар спорт мәктәбе һәм шәһәр китапханәсе урнашкан, Башкортстан диния нәзарәте бинага дәгъва итә[5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  2. Хабутдинов А. Ю. Формирование нации и основные направления развития татарского общества в конце XVIII – начале XX веков. Казань, 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]