Чаллы-ТВ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чаллы-ТВ latin yazuında])
Чаллы-ТВ
Ил

Россия байрагы Россия Федерациясе

Тапшыру җирләре

Яр Чаллы
Алабуга
Менделеевск
Тукай районы
Түбән Кама

Тапшыру теле

татар, рус

Тапшыру башлау вакыты

15 апрель 1992 ел

Хуҗа

«Татмедиа» ААҖ

Сайт

https://tvchelny.ru/

Чаллы-ТВТатмедиа» АҖ филиалы, «"Чаллы-ТВ„ телерадиокомпаниясе») — Кама аръягындагы иң эре телерадиокомпанияләрнең берсе, 1992 елның 15 апрелендә оештырылган, потенциаль тамашачылар һәм радиотыңлаучылар саны 1,5 млн кешегә кадәр җитә. «Чаллы-ТВ» татар һәм рус телле бердәнбер шәһәр телеканалы булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чаллы-ТВ» Яр Чаллыда иң озак вакытлы тарихы булган телерадиокомпания булып тора. Шәһәрдә барлыкка килгән беренче телеканал булып тора.

1992 елның 15 апрелендә шәһәр Депутатлар советы Яр Чаллыда телерадиотапшырулар редакциясен төзү турында карар кабул итә.

1992 елның язында чыбыклы радио тапшыра башлый.

1992 елның декабрендә телеканалның беренче эфиры — шәһәр яңалыклары турында ярты сәгатьлек чыгарылыш була.

1997 елның августында «Күңел» радиосы — музыкаль татар радиостанциясе эшли башлый.

2008 елда «Чаллы-ТВ» «Татмедиа» ААҖ структурасына керә.

2009 елның 26 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә «Маяк» радиосының чакырулы сигналы ишетелә.

2010 елның декабрендә җирле тапшыруны «Звезда — Кама-ТВ» телеканалы башлый.

2011 елда телеканалны үзгәртүләр була, программалар, материал бирү, стиль яңартыла.

2013 елда «Звезда — КАМА-ТВ»дан «Пятница! Чаллы» телеканалына күчәләр.

2017 елда «Татарстан-24» телеканалы «Чаллы-ТВ»ның яңа партнёры була.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе үз эченә ала:

  • «Татарстан-24» телеканалын;
  • «Пятница! Чаллы» телеканалын;
  • «Күңел» радиосын.

Тапшыру зонасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чаллы-ТВ» Яр Чаллыда гына түгел, ә якын-тирә торак пунктларда: Тукай районнында, Түбән Кама районының өлешләрендә, Менделеевск, Алабуга шәһәрләрендә дә хәбәр итә.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Хабрахман Галимулла улы Шәфигуллин директор һәм баш мөхәррир булып торган. 2010 ел азагыннан — Габделхак Мостафа улы Батюшов. 2013 елның 1 апрелендә директор вазыйфасын Алсу Дәлиф улы Вәлиева ала. 2015 елның 30 ноябрендә телерадиокомпаниянең генераль директоры итеп Зөфәр Вахит улы Дәүләтшин билгеләнә[1]. 2016 елның 15 декабрендә җитәкче итеп Зөлфия Нәби кызы Солтанова билгеләнә[2]. 2020 елның 1 августыннан «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокопманиясе җитәкчесе ― Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин. [3] [4]

Программалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көн саен эфирга «Яңалыклар» һәм «Новости» мәгълүмати программалары, «Һава торышы» программасы чыга. Моннан тыш, татар һәм рус телләрендә телевизион программалар эшләнә.

Яңа логотип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 31 маенда «Чаллы-ТВ» телеканалы яңартылган форматта эшли башлый, ребрендинг үткәрә: стилен, логотибын һәм шигарен үзгәртә ― «Комплексларсыз шәһәр». Кишер-сары (оранжевый) төсне шәмәхә, яшел һәм зәңгәр төсләр алыштырган. Баш мөхәррир Ренат Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, яңартылган бренд оперативлыкны, халыкчанлыкны һәм уңайлылыкны символлаштыра.[5]

«Чаллы-ТВ»ның 2021 елга кадәрге логотибы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]