Шадрин (шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шадрин (шәһәр) latin yazuında])
Шадрин
Карта
Ил Россия
Өлкә Курган өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Шадрин
Координатлар 56°5'N, 63°38'E
Нигезләнгән 1662
Мәркәз биеклеге 80 м
Халык саны 77 744 кеше
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 35253
Почта индексы 641870
Рәсми сайт shadrinsk-city.ru
Кардәш шәһәрләр Кәфә, Абомей-Калави[d] һәм Кызылкыя

Шадрин (рус. Шадринск) — Россия шәһәре, халык саны һәм әһәмиятлек буенча Курган өлкәсенең икенче шәһәре, Шадрин районының административ үзәге (район эченә керми).

Халык саны — 77 744 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шадрин Исәт елгасында, Курганнан 146 километр төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Тимер юл станциясе (ЕкатеринбургКурган сызыгы).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шадрин климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −16,1 −14,2 −6,2 4,5 12,0 17,2 19,4 16,1 10,6 2,2 −5,9 −12,4 2,3
Явым-төшем нормасы, мм 23,5 17,3 14,7 24,2 35,8 57,7 72,1 52,5 42 36,3 28,5 24 428,6
Чыганак: World Climate

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1662 елда Шадрин острогы буларак нигезләнә.

1717 елда Архангел Михаил чиркәве төзелгәннән соң, шәһәр Архангельский Шадринский городок яки Малоархангельск исемен йөрткән. 1733 елдагы янгыннан соң Шадрин бистәсе дип аталган. 1738—1744 елларда — Себер губернасының Исәт провинциясе үзәге (1744 елдан Ырынбур губернасы составына күчерелә), 1781 елданПермь губернасының өяз шәһәре.

1856 елда Шадринда 4 чиркәү, 784 йорт һәм 216 лавка (кибет) исәпләгән.

1924 елданУрал өлкәсе, 1934 елда — Чиләбе өлкәсе, 1944 елдаКурган өлкәсе составында. 1924 елдан Шадрин районының административ үзәге булы тора.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә Россиянең Европа өлешеннән берничә сәнәгый предприятие эвакуацияләнә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[2] 1856[3] 1897[4] 1913[3] 1939[3] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[1]
3 446 ~4 700 11 677 ~5 900 ~7 700 56 129 72 619 81 511 86 713 80 865 77 744

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 94,6% 95,2%
татарлар 2,2% 2,1%

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азык-төлек сәнәгате ширкәтләре: сөт-консерв комбинаты, ит-кош комбинаты, икмәк комбинаты, азык комбинаты, ликөр-аракы заводы.

Тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы, мебель фабрикасы. Кирпечне, тимер-бетон корылмаларны җитештерү. Шадрин автомобиль заводы.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шадринский дәүләт педагогика институты
  • Михаил Шолохов исемле Мәскәү дәүләт һуманитар университетының филиалы
  • Заманча һуманитар акадкмиясенең филиалы

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-10-01 
  2. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  3. 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/kurgansk_obl/shadrinsk/
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1101
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-01-27 
  11. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-01-27 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]