Кышкы Олимпия уеннары 1924

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кышкы Олимпия уеннары 1924 latin yazuında])
(Шамони 1924 битеннән юнәлтелде)
Олимпия уеннары боҗралары
I Кышкы Олимпия уеннары
Уеннар эмблемасы
Уеннар эмблемасы
Оештыручы-шәһәр
Шамони,
Франция байрагы Франция
Милли олимпия комитетлар
16
Атлетлар
293
(280 ир-ат, 13 хатын-кыз)
Спорт төрләре
9 (16 ярыш)
Ачу тантанасы
25 нче гыйнвар
1924 нче ел
Ябу тантанасы
5 нче февраль
1924 нче ел
Уеннарны ачучы
Гастон Видаль
Олимпия анты
Камиль Мандрийон (спортчы)
Олимпия уеннары боҗраларыМедальләр
Урын
Дәүләт
А
К
Б
Барлыгы
1
Норвегия байрагы Норвегия
4
7
6
17
2
Финләндия байрагы Финляндия
4
4
3
11
3
Австрия байрагы Австрия
2
1
-
3
4
Швейцария байрагы Швейцария
2
-
1
3
5
АКШ байрагы АКШ
1
2
1
4
6
Бөек Британия байрагы Бөек Британия
1
1
2
4
7
Швеция байрагы Швеция
1
1
-
2
8
Канада байрагы Канада
1
-
-
1
9
Франция байрагы Франция
-
-
3
3
10
Бельгия байрагы Бельгия
-
-
1
1

I кышкы олимпия уеннары 1924 (1924 Winter Olympics, Jeux olympiques d'hiver de 1924) — 1924 елның 25 гыйнвареннән 5 февраленә кадәр Франциянең Шамони шәһәрендә узган «Кышкы спорт төрләре атналыгын» беренче кышкы Олимпиада уеннары дип атыйлар. Анда көч сынашырга барлыгы 293 (башкача 325) спортчы җыела, арада 13 хатын-кыз да була. Катнашучылар 16 илдән килә. Беренче бөтендөнья сугышын башлаучы буларак, Германияне бу уеннарга кертмиләр. Ә аның белән союздаш булган илләр — Австрия һәм Маҗарстан, ни өчендер, катнаша.[1]

Шамони (тулы исеме — Шамони-Монблан) — Франциянең көнчыгышындагы шәһәр-коммуна. 1999 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, анда ун меңгә якын кеше яши. Шәһәр Альп тауларында һәм Монблан тавы итәгендә урнашкан. Табигать шартлары биредә тау чаңгысын үстерү өчен бик уңайлы.

Спортчылар тугыз спорт төрендә уналты медаль өчен көрәшкән. Катнашучылар чаңгы, тимераякта узышу, бобслей, тимераякта фигуралы шуу, алкалы хоккей буенча көч сынашкан. Хатын-кызлар исә тимераякта фигуралы шуу буенча гына үзара сынау тоткан.

Бәйгегә старт бирү чарасына 2290 кеше җыелса да, 287 билет кына сатылган. Унбер көндә ярышларны 32863 кеше караган. Шулардан 10044 кеше генә билет сатып алган. Оештыручылар 81790 франк керем алган.

Кышкы Олимпиадада иң беренче медальләрне 500 метрга тимераякта узышучылар яулаган. Дистанцияне 44 секундта үткән Чарльз Джотроу (АКШ) җиңгән. Чарльз Джотроу спорттан киткәч идән юучы, сакчы булып эшләгән.

Клас Тюнберг (Финляндия) — иң күп медаль яулаучы спортчы булып танылган. Тимераякта узышу буенча өч — алтын, бер — көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булган.

Якоб Тулин Тамс (Норвегия) универсал спортчы буларак тарихка кереп калган. Ул кышкы һәм җәйге Олимпиадаларда уңышка ирешкән. Шомонида чаңгыда трамплиннан сикерүдә аңа тиңнәр булмаган. 1936 елда Берлинда җәйге Олимпиадада яхталар узышында янә алтын медаль яулаган.

Иң алдынгы технологияләр файдаланылса да, судьялар да ялгыша. Мондый очраклар Шамонида да булган. Торлейф Хауг (Норвегия) чаңгы узышында һәм двоеборьеда өч алтын медаль яулаган. Трамплиннан сикерү ярышында бронза медальгә лаек булган. Чынбарлыкта, бронза медальне Андерс Хоген (АКШ) яулаган. Судьяның ялгыш исәпләве аркасында, медаль Хаугка тапшырылган. Шулай да, гаделлек тантана иткән. 1976 елда Ослода оештырылган махсус чарада, мәрхүм булган Хаугның кызы Андерс Хогенга әтисеннән калган мирасны — бронза медальне тапшырган.

Хоккей Шамонида да бәйге программасында булган. Ярышта “Торонто Грэнтис” клубы уенчыларыннан тупланган Канада җыелма командасы җиңгән. Матчлардагы исәпләр шаккатарлык. Әйтик, канадалылар Чехословакияне — 30:0, Швецияне — 28:0, Швейцарияне — 33:0 һәм Бөекбританияне 19:2 исәбе белән откан. Финалда канадалылар күршеләрен, АКШ командасын 6:1 исәбе белән җиңеп, Олимпиада чемпионы булган. Шулай итеп, Канада җыелма командасы 110 шайба кертеп, үз капкасына өч шайба гына керттергән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]