Эвальд Мустель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эвальд Мустель latin yazuında])
Эвальд Мустель
Туган 21 май (3 июнь) 1911
Акъяр, Таврия губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 10 апрель 1988(1988-04-10) (76 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре йолдызбелгеч
Эш бирүче МДУның физика факультеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Эвальд Рудольфович Мустель (1911 елның 21 мае (3 июне), Акъяр, Таврия губернасы, Россия империясе1988 елның 10 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет астрономы. Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952). ССРБ фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1953 елдан), СБКФ әгъзасы (1964 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эвальд Мустель 1911 елның 21 маенда (3 июнендә) Акъярда туа.

1935 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1935—1950 елларда П. К. Штернберг исемендәге Дәүләт астрономия институтында (ГАИШ) һәм Мәскәү университетында эшли. 1944 елдан — профессор.

ГАИШ эвакуацияләү вакытында Свердловскта Эвальд Мустель җитәкчелегендә Кояш Хезмәте төзелгән. Хезмәткә кергән галимнәр кояш өслеген даими күзәткәннәр. Институтта җирнең магнит кыры һәм ионосфера кузгату фаразлары төзелгән[2].

1943 елда докторлык диссертациясен яклый, анда Мустель яңа йолдызлар кабынганда оболочкалар барлыкка килү һәм хәрәкәт итүнең җентекле рәсемен бирә[3].

1946—1960 елларда Кырым астрофизик обсерваториясендә эшли.

1963—1987 елларда Астрономия советы рәисе була[4]. 1970 елдан 1976 елга кадәр Халыкара астрономия берлеге вице-президенты.

1988 елның 10 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Кунцевское зиратына җирләнгән[5].

Мустель яңа һәм үтә яңа йолдызларның спектроскопик тикшеренүләре һәм кояшта актив процесслар буенча эшләр циклы өчен А. А. Белопольский исемендәге премия лауреаты булып тора.

1969 елда астроном Людмила Черных тарафыннан ачылган астероид (2385) галим хөрмәтенә Мустель дип атала.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эвальд Мустельнең төп фәнни эшләре кояш һәм йолдыз физикасына, теоретик астрофизикага багышлана. Ул ешлыкка бәйле булган йотылу коэффициенты өчен йолдыз атмосфераларының нурлы тигезлеге теориясен эшләгән. I типтагы үтә яңа йолдыз моделен төзегән, аның күләмен беренче тапкыр кабынуның югары мизгелендә бәяләгән. Геомагнит давылларны фаразларга мөмкинлек бирүче закончалыкларны ачкан.

Төп эшләр:

  • Ешлыкка бәйле булган йотылу коэффициенты өчен йолдыз атмосфераларының нурлы тигезлеге теориясе;
  • Йолдыз атмосферасын өйрәнү;
  • Яңа һәм үтә яңа йолдызлар кабынуын өйрәнү;
  • Яңа йолдызлар авырлыгын билгеләү;
  • Кояшның матдәләр чыгару нәтиҗәсендә уртача еллык авырлыгын югалтуын билгеләү.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Мустель Эвальд Рудольфович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 90, 91. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.
  3. Астрономия в СССР за сорок лет. 1917—1957 Сб. ст., М., 1960.
  4. Институт астрономии РАН. КРАТКАЯ ИСТОРИЯ 2009 елның 30 май көнендә архивланган.
  5. Могила Э. Р. Мустеля

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мустель, Эвальд Рудольфович / Еремеева А. И. // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с.
  • Астрономия в СССР за сорок лет. 1917—1957 Сб. ст., М., 1960.
  • Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 90, 91. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]