Эдуард Кульпин
Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Эдуард Салман улы Кульпин-Гобәйдуллин |
Туган | 28 сентябрь 1939 Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ |
Үлгән | 23 июнь 2015 (75 яшь) Мәскәү, РФ |
Ватандашлыгы | Россия[1] |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт матбугат университеты[d] |
Һөнәре | фәлсәфәче, тарихчы, икътисадчы |
Эш бирүче | РФА Шәркыятьчелек институты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] һәм икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Эдуард Салман улы Кульпин-Гобәйдуллин — тарихчы, икътисадчы, Шәрыкны өйрәнгән фәлсәфәче, икътисад фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, тарих кафедрасы мөдире, Россия фәннәр академиясенең баш фәнни хезмәткәре, «Тарих һәм замана» журналы авторы. Мәшһүр татар галиме Газиз Гобәйдуллинның оныгы.
Җиде буын социаль-демографик циклларны өйрәнеп язган 300дән артык фәнни эш арасында Алтын Урдага һәм кырымтатарларның XXI гасырдагы тарихына багашланганнары аерым урын алып тора.
1992 елдан бирле Кульпин-Гобәйдуллин ел саен Кырымда «Табигать һәм кеше - социотарих проблемаларына» багышланган халыкара конференция оештыра иде. 2011 елда галим Бәкер Чобан-задә исемендәге халыкара бүләккә лаек дип табылды.
Кульпин-Гобәйдуллинның бабасы төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнгәне өчен атып үтерелгән күренекле татар галиме Газиз Гобәйдуллин. Алар якын дусты танылган кырымтатар галиме һәм сәясәтче Бәкер Чобан-задә белән икесе дә 1937 елда атып үтерелгән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Газиз Гобәйдуллин (бабай)
- Мөхәммәтшакир Казаков (картбабай)
- Мөхәммәтҗан Казаков (карт картбабай)
- Габделхәмит Казаков (әбинең бертуганы)
- Мөхәммәтрәхим Казаков (әбинең бертуганы)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|