Яңа Маҗын вулысы
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Рәсми телләр | |
Халык саны (1926) |
19 783 кеше[1] |
Милли состав |
Яңа Маҗын вулысы (рус. Ново-Мазинская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Минзәләдән Көньякка 29 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Яңа Маҗын авылы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яңа Маҗын вулысы территориясе 1719 елга кадәр Казан губернасында, 1719 елдан 1744 елга кадәр Казан губернасының Уфа провинциясендә, 1744 елдан 1775 елга кадәр Ырынбург губернасының Уфа провинциясендә, 1775 елдан 1782 елга кадәр Ырынбург губернасында, 1782 елдан 1796 елга кадәр Уфа наместниклыгының Уфа өлкәсе Минзәлә өязе Богодаровка вулысында, 1796 елдан 1865 елга кадәр Ырынбург губернасының Минзәлә өязе Богодаровка вулысында, 1865 елдан 1920 елга кадәр яңадан Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка вулысында урнашкан.
1920 елның 25 июнендә Минзәлә кантонының административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.
1930 елның 23 июлендә Яңа Маҗын вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Минзәлә районының Яңа Маҗын авыл советына тапшырыла.[2]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елның 1 гыйнварына Яңа Маҗын вулысында 26 авыл советы, 39 торак пункты ( һ.б.) һәм 3731 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 544 км² тәшкил иткән.[1]
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елда халык саны 19783 кеше[1] тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.
Авыл хуҗалыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вулыста күбесенчә кырчылык, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү ягъни колхозлар оештыру барган.[2]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ЯҢА МАҖЫН ВУЛЫСЫ (Ново-Мазинская волость) — Милләттәшләр
- http://history.org.ua/LiberUA/TerAdmPodSSSR_1926/TerAdmPodSSSR_1926.pdf
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
- Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
- Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
- ↑ 2,0 2,1 http://history.org.ua/LiberUA/TerAdmPodSSSR_1926/TerAdmPodSSSR_1926.pdf