1978 елның 31 августы вакыйгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/1978 елның 31 августы вакыйгасы latin yazuında])
1978 елның 31 августы вакыйгасы
Төп низаг: Казан феномены
Дата

1978 елның 31 августы

Урын

Яңа Бистә, Бауман районы, Казан Татарстан АССР

Сәбәп

«Новотатарские»ләрнең «Тяп-Ляп»ның өстенлеген танырга теләмәве

Нәтиҗә

СССРда 20 ел эчендә беренче тапкыр җинаять эшен «бандитлык» маддәсе буенча кузгатыла;
«Тяп-Ляп» җинаятьчел төркеме куып таратыла, Җ. Хантимеров һәм И. Таҗетдинов үлем җәзасына хөкеми ителә

Көндәшләр
«Тяп-Ляп» ОҖТ

«Тяп-Ляп» яклылар:
«Һади Такташ» ОҖТ
«Тукаевские » ОҖТ, h.б

ССБР байрагы милиция

Новотатарские Яңа Бистә халкы

Сәргаскәрләр
Җәүдәт Хантимеров
Александр Масленцев
Фәрит Мозаффаров
билгесез
Яклар көчләре
берничә дистә (200?) кеше ?
Югалтулар
1 кеше үлгән 1 кеше үлгән

10 нан артык кеше яраланган

Гомум югалтулар
2 кеше үлгән

1978 елның 31 августы вакыйгасы — «Тяп-Ляп» ОҖТ тарафыннан «Новотатарские» ОҖТ әгъзаларын куркыту йөзеннән оештырылган тәртипсезлекләр.

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тяп-Ляп» та, «Новотатарские» дә 1970 елларда барлыка килә. Ике төркемнең «биләмә»ләре чиктәш булгач, алар тиз арада бер-берсе белән дошманлашып китә. 1970-елларның икенче яртысында соңгылар Казанда «Тяп-Ляп»ның өстенлеген танымаган бердәнбер группировка булган.

1976 ның ноябрендә «Татарстан» ресторанында «Тяп-Ляп» җитәкчеләреннән берсе Сергей Скрябин («Скряба») «Новотатарские» җитәкчесе Ринат Хәбибуллинны («Манты») хатыны каршысында кыйный – бу язма булмаган кагыйдәләрне кискен бозу булган. Шуңа җавап итеп «Новотатарские» кешеләре Скрябинне Жданов урамындагы яшәгән йортның подъезды янында тотып алып, Борисково аръягындагы урманга алып чыгып, аны шунда кыйнап ташлыйлар. Ул вакыйгадан соң, Скрябин Хантимеровне күршеләрге моның өчен каты җәза бирергә кирәк дип ышандыра башлый. Өстәвенә 1978 нең җәендә вак кына ызгыштан соң «Новотатарские» кеше ике «Тяп-ляп»лыга «ирләрчә сөйләшер» өчен очрашу урынын билгеләде, әмма Хантимеров аларга очрашуга килмәскә куша, шуның урнына ул «Тяп-ляп» яклы барлык группировкаларны җыеп, «Новотатарские» биләмәләренә һөҗүм итмәкче була.

Һөҗүм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң башта «Тяп-ляп»лылар 29 августта һөҗүм итәргә уйлыйлар, тик милиция моның турыда белеп алганга һөҗүм булмый кала, ОҖТ җитәкчеләре һөҗүмне 31 августка күчерергә карар итә. Җыелу урыны булып 55 нче училище ишегалдысы (Техника урамы, 39-а) билгеләнә.

31 августның сәгать 19:00 да югарыда әйтелгән урынга ГАЗ-66 фургонында йөртүчесе Марс Яһүдинне янау юлы белән үзенә буйсындырып, киселгән көпшәле мылтык (обрез) белән коралланган Мозаффаров килә. Аңа коралланган Хантимеров һәм Масленцев та кушылып, өчесе дә кечкенә, конспирация максатында төркем-төркем булып килгән банда әгъзаларын каршы алып автомашинага утырталар.

Һөҗүмдә катнашучылар киселгән көпшәле мылтыклар, «парабеллум» пистолетлары, Ф-1 гранаталары, метал чыбыклар белән коралланган булган. Елга порты тирәсендә машинадан төшкәч, Хантимеров утлы кораллыларга алгы рәтләргә басарга, битлекләрен кияргә куша, машина йөртүчесе Яһүдин исә машинда китеп бара.

Зайцев урамын йөгереп үтеп, Мехчылар урамында банда очраклы кешеләрне кыйнау һәм аларга ату максаты белән ике төркемгә бүленә. Урам башында банда әгъзалары бер ир-атны металл чыбыклар белән кыйнап ташлаганнар; 20 нче йорт янында ике матайчыны (шуларның берсе пассажирлы) утка тоталар – атыш вакытында урамның аръягыннан йөгергән һөҗүмдә катнашкан ике кеше яралана. 39 нче йорт тирәсендә бандитлар автобусны утка тота. Эш урамын йөгереп үтеп, баскынчылар 5 нче бүлнис янында тимер юл юлына чыгып, Камил Якуп урамының 4 нче йорты янында кулларнда булган барлык утлы коралдан милиция автобусын да, аларга ярдәм иткән җирле халыкны да утка тота. Шушы атышта 3 кеше яралана, шуларның берсе, авыр яраланган Фәрит Мозаффаров, 20 сентябрьдә вафат була.

Шәриф Камал урамы буйлап Вахитов станциясенә юл тотып, баскынчыларның берсе — Илдар Каюмов урамның 55 нче йортның капкасы төбендә басып торган бер төркем кешеләрне утка тотып, 74 яшьлек Габделбари Закировны үтерә. Урамның уң ягыннан йөгергән баскынчылар, Каюмовка кушылып, шушы кешеләрне утка тотып, бер кеше җиңел, икенче кешене авыр яралый. Шуңа өстәп, Искәндәр Таҗетдинов, калган баскынчыларны алдан кисәтеп, йортның түрбакчасына граната ыргыта, тик ул граната шартламый кала.

Вахитов станциясенә барып җитеп, һөҗүмдә катнашучылар поезд көткән Шиһапов Н. һәм Р.-ларны кыйнап, җинаять кылган җиреннән качып китә.

Һөҗүмнән соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

31 августта булган һөҗүм уңаеннан җинаять тикшерүе 1 сентябрь көнне башланды. Тикшерү төркеменә Эчке эшләр министрлыгыннан Виктор Ерин, Савелий Тесис, Виктор Баранов, прокутарудан — Фәрит Заһидуллин, Виктор Краснов, һ.б., барлыгы 30 тән артык кеше керә. Җинаять эше РСФСР ҖКның 206 нчы статьясе (хулиганлык) буенча кузгатылса да, соңрак 77 нче статьясенә (бандитлык) алыштырыла.[1]

Җинаятьчеләр өстенннән суд 1980 дә Красин урамындагы тикшерү изоляторында үткәрелә. Бандитлыкта гаепләнгән 27 (28?) кеше бандитлыктан тыш, 4 үтерүдә, 36 талау очрагында, 15 тормышына кул сузуда гаепләнгәннәр. Прокурор 5 кешенең атып үтерүен (Җәүдәт Хантимеров, Искәндәр Таҗетдинов, Илдар Каюмов, Александр Масленцев, Алексей Фёдоров) сораса да, андый суд карары беренче дүрт кешегә карата гына раслана, Фёдоров 15 еллык төрмә җәзасына хөкем ителә. 1981 дә һөҗүм вакытында 19 яшьлек булган Масленцевка, ЭВМ заводындагы янгыннан соң гаиләнең бердәнбер ашатучысы [ул янгында аның бертуган абыйсы үлә] булган Каюмовка да үлем карары 15 еллык төрмә җәзасына алыштырыла. Каюмов 1993 тә юл казасында вафат була, Масленцев төрмә срогын тутыргач, Пензага күчеп китә. Шулай итеп, суд карары 1982 дә белән ике кеше генә (Хантимеров һәм Таҗетдинов) атып үтерелә.

Бандитлыкта гаепләнгән башка кешеләргә, 10 нан алып 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Шуның өстенә, «Тяп-Ляп»ның 100гә якын әгъзасына, шулар исәбендә Сергей Скрябин һәм Сергей Антиповка, башка җинаятьләр өчен (угрылык, талау, җинаять турында хәбәр итмәү йә ялган таныклык итү, һ.б.) төрмәгә утыртыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.google.ru/books/edition/%D0%97%D0%B0%D0%BA%D0%B0%D1%82_%D0%BA%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE_%D1%84%D0%B5%D0%BD%D0%BE/dUdmEAAAQBAJ?hl=en&gbpv=1&dq=%D1%85%D0%B0%D0%BD%D1%82%D0%B8%D0%BC%D0%B8%D1%80%D0%BE%D0%B2+%D0%B7%D0%B0%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%B6%D0%B0%D0%BD&pg=PT13&printsec=frontcover