AliExpress

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/AliExpress latin yazuında])
AliExpress
Тармак интернет сәүдә[d]
Логотип
Дәүләт  Кытай
Хуҗасы Alibaba Group[d]
Ана ширкәт Alibaba Group[d]
Штаб-фатирының урнашуы Хаңҗу[d], Кытай
Таратучы ширкәт Google Play[d] һәм App Store[d]
Рәсми веб-сайт aliexpress.com/index.html
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 69 182 һәм 56 100 ± 99[1]
 AliExpress Викиҗыентыкта

AliExpress — глобаль сәүдә мәйданчыгы, чит ил сатып алучыларына КХР[2] җитештерүчеләренең тауарларын алу мөмкинлеген бирә. Alexa юрамасы буенча, сайт дөньяда иң күп йөрешле веб-ресурслар арасында 47-че урынны били, әмма аннары ул Викимедия Фонды проектларының глобаль спам-исемлегенә кертелгән. Мәйданчыкта тауарлар ваклап һәм вак күмәртә белән сатыла. Тауарлар турында мәгълүмат автоматик төрле телләргә тәрҗемә ителә. Сервисның үзенчәлеге шунда: сатучы акчаны сатып алучыга мал барып җиткәч кенә ала.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

AliExpress 2010 елда эшли башлады[3]. Баштагы мәлне бу мәйданчык сату һәм сатып алулар өчен В2В өлкәсендә эшли иде. Шуннан соң портал B2C, C2C, болыт хисаплаулар һәм түләү сервисларына кадәр киңәя. Әле AliExpress инглиз, испан, нидерланд, француз, итальян, поляк, португал һәм рус телләрендә эшли. Нинди илдә булуына карамастан, клиентлар сайтның инглиз юрамасында бу телләргә автоматик тәрҗемә аша хезмәтләндерелә.

Дөньяда беренче оффлайн шоу-рум AliExpress 2016 елның сентябрендә Мәскәүдә ачыла[4].

AliExpress бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

AliExpress — дөньядагы иң популяр интернет-сайтларның берсе. Ресурс Кытай тауарларын чит илләргә сатуга тәгаенләнгән. Alexa мәглүмәтләре буенча, сайтка керүчеләрнең 21,8 проценты — Россиядән. Аннары керүчеләр саны буенча: Испания — 4,6 %, Бразилия — 4,5 %, АКШ — 4,3 %, Польша — 3,2 %[5].

Милекчеләре һәм җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Alibaba Group ширкәтенә карый, бу ширкәткә, AliExpress-тан тыш, Кытайның Alibabа.com, Taobao.com һәм башка популяр ресурслары да керә.

AliExpress Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

TNS мәглүмәтләре буенча, 2017 елның гыйнварында AliExpress Россиядә бик популяр интернет-кибет була. Аның аудиториясе 22,194 миллион кеше тәшкил итә[6].

AliExpress, башка чит ил интернет-кибетләре белән беррәттән, Россиянең шундый ук яки охшаш тауарлар белән, әмма артык сарыф ничек һәм югарырак өстәмәләр еш сәүдә иткән майданчыкларына җитди конкуренция хасил итә. Җитмәсә, соңгы вакытка кадәр чит ил мәйданчыклары Россия салымнарын һәм пошлиналарны түләми, нәтиҗәдә, ил эчендәге көндәшләре каршында зур сәүдәгәрлек өстенлегенә ия була[7].

Ил эчендәге көндәшләре белән чагыштырганда AliExpress тауарны адресатка җиткерү җәһәтеннән генә калыша, әмма Россиядә кайбер тауарларны кушу мөддәтен бер-ике көнгә кадәр кыскарткан инфраструктура барлыкка килгән һәм бу мәсьәләне хәл итү җәһәтеннән отышлы чара булып тора[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]