Bek Air очкычы афәте (2019)
Bek Air очкычы афәте | |
Дәүләт | Казакъстан |
---|---|
Урын | Almatı Xalıqara hawa alanı |
Вакыт мизгеле | 27 декабрь 2019 |
Юл башы | Almatı Xalıqara hawa alanı |
Юл азагы | Аэропорт Нурсултан Назарбаев[d] |
Исән калучылар саны | 86 |
Яраланганнар саны | 54 |
Үлүчеләр саны | 12[1] |
Галәми аппарат | Fokker 100[d] |
Хезмәтләндерүче | Bek Air[d] |
Рейс саны | Z92100 |
Bek Air авиаширкәте очкычы афәте (каз. Bek Air ұшақ апаты) — 2019 елның 27 декабрендә Алматы өлкәсендә булган авиация һәлакәте.
Мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Bek Air авиаширкәтенең 100 Fokker очкычы Алматы—Нур-Солтан маршруты буенча Z92100нче планлы эчке рейсын башкарган, әмма очканда биеклеген югалткан, бетон койманы җимереп кергән һәм Алматы өлкәсе Талгар районы Әлмерек авылындагы торак йортка килеп бәрелгән. Z2100 санлы рейс җирле вакыт белән 7.22 очып китә (4.22 мск). Аның бортында 98 кеше булган (93 пассажир — шуларның 8е балалар[2] һәм 5 экипаж әгъзасы); соңгы мәгълүматларга караганда, 12 кеше һәлак булган. Очкыч егылып төшкәннән соң, анда янгын чыкмау күп кешенең гомерен саклап кала. Пассажирлар арасында күпчелеге Казакъстан ватандашлары, шулай ук Кыргызстан, Кытай, Украина ватандашлары да булган, алар исән калган.
Ватандашлык[3] | Пассажирлар | Экипаж | Барлыгы |
---|---|---|---|
Казакъстан | 89 | 5 | 94 |
Кыргызстан | 1 | 0 | 0 |
КХҖ | 1 | 0 | 0 |
Украина | 2 | 0 | 0 |
Всего | 93 | 5 | 98 |
Очкыч
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]100 Fokker очкычы 1996 елда төзелгән. 9 апрельдә беренче очышын башкара. 15 апрельдә Formosa Airlines авиаширкәтенә (Тайбэй, Тайвань) тапшырыла. 2004 елның 2 мартында Mandarin Airlines авиаширкәтенә (Тайбэй, Тайвань) бирелгән. 2009 елның 1 ноябрендә Contact Air авиаширкәте (Штутгарт, Алмания) сатып алган. 2012—2013 елларда OLT Express Germany авиаширкәтендә (Бремен, Алмания) лизинг буенча хезмәт итә. 2013 елның 13 июлендә Bek Air авиаширкәте (Җаек шәһәре һава аланы, Казакъстан) сатып алган, лизинг буенча Kam Air, Safi Airways(икесе дә — Кабул, Әфганстан), Air Djibouti (Җибути) авиаширкәтләренә биреп торылган.
Реакция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казакъстан президенты Касыйм-Юмарт Тукаев 2019 елның 28 декабрен милли траур көне дип игълан иткән.
Гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә, Алматы халыкара аэропорты очышларга бернинди чикләүләр дә кертми, барлык рейслар да штат режимында икенче күтәрелү-утыру полосасыннан башкарыла.
Тикшерү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Билгеле булганча, очкыч шассиларын җыйганнан соң, ике тапкыр койрыгы белән очып менү-төшү юлына бәрелә һәм курсын кискен рәвештә уңга үзгәртә. Ике борт үзьязгычлары исән-сау табып алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән[4].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В Казахстане разбился пассажирский самолет. РИА Новости, 27.12.2019(рус.)
- Описание катастрофы на Aviation Safety Network(ингл.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://tengrinews.kz/kazakhstan_news/putanitsu-kolichestvom-jertv-krushenii-samoleta-bek-air-387656/
- ↑ На борту разбившегося самолета под Алматы было восемь детей, трое из них – младенцы. Interfax-Kazakhstan, 27.12.2019(рус.)
- ↑ Установлены личности 12 погибших при крушении самолёта Bek Air. Vlast.kz, 27.12.2019(рус.)
- ↑ Восстановлена хронология крушения самолета в Алматы(рус.)