Фәнүзә Нәдершина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнүзә Нәдершина latin yazuında])
(Fänüzä Näderşina битеннән юнәлтелде)
Фәнүзә Нәдершина
Фәнүзә Нәҙершина

Фәнүзә Нәдершина
Тугач бирелгән исеме: Фәнүзә Аетбай кызы Нәдершина
Туу датасы: 7 февраль 1936(1936-02-07) (88 яшь)
Туу урыны: Авыргазы районы, Морадым авылы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: әдәбият галиме, язучы
Иҗат итү еллары: 1983-хәзергәчә
Юнәлеш: фольклор
Жанр: фәнни хезмәтләр
Иҗат итү теле: башкорт теле, рус теле
Дебют: «Халык сүзе» (1983)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе (1987)
Бүләкләр: Салават Юлаев ордены (2007)

Фәнүзә Нәдершина (Фәнүзә Аетбай кызы Нәдершина, баш. Фәнүзә Айытбай ҡыҙы Нәҙершина) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1998), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987). БР атказанган фән эшлеклесе (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның 7 февралендә БАССР Авыргазы районы Морадым авылында туган. Стәрлетамакта педагогия укуханәсен (1954), педагогия институтын (1959), Уфада ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1962) тәмамлый. 1954-1959 елларда Авыргазы районында: Морадым җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы, мәктәп директоры (1959), комсомолның Авыргазы район комитетында бүлек мөдире (1955-1956) булып эшли. 1962 елда, фәнни дәрәҗә алгач, Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшкә калдырыла: өлкән (1973-1999), әйдәүче (1999-2005), баш (2005 елдан) гыйльми хезмәткәр вазыйфаларын били.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Урал батыр (башкорт халык кобайыры)». 2003
«Рухи хәзинәләр». 1992

200 дән артык фәнни хезмәт язган. Фәнни эзләнүләре фольклорны өйрәнүгә багышлана. Афористик жанрлар, риваять-легендалар, хорафатый хикәяләрне тикшереп, «Халык сүзе» (1983), «Халык хәтере» (1986) исемле хезмәтләр яза. Ф. Нәдершина күп көч куйган «Җомаклар» (1979, 1993 (рус.)(башк.)), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1980, 1993), «Риваятьләр, легендалар» (1980, 1987, 1997), «Башкорт халык җырлары, җыр-риваятьләре» (1997, (рус.)(башк.)(ингл.)) томнары «Башкорт халык иҗаты» шәлкемендә нәшер ителә. Шулай ук «Алтын кумта» (1985), «Рухи хәзинәләр» (1992), «Җырлы-биюле уеннар» (1996) исемле җыентыклар бастыра. «Башкорт халык риваятьләре һәм легендалары» (2001), «Урал-батыр: башкорт халык кобайыры» (2003), «Салават башкорт фольклорында» (2 т., 2008; (рус.)(башк.)(ингл.)), «Башкорт халык кобайыр-иртәкләре» (2010) һ.б. хезмәтләре бар.

  • «Башкорт халык иҗаты» ((рус.)(башк.)) җыентыгы авторларының берсе.
  • БАССР районнары, Курган, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыга (1960-1989; 1977, 1988 – җитәкче буларак).
  • Ф. Нәдершина фразеологик сүзлекләр (1973, 1994) әзерләүдә, фольклор буенча әсәрләрне русчага тәрҗемә итүдә катнаша.
  • «Җыр тарихы-халык тарихы» исемле телевизион тапшыруларны (1984-1990, Башкортстан ДТРК) әзерли һәм алып бара.
  • «Күңелләре тулы моң иде» (1986, курайчы Кәрим Дияров турында), «Рухи хәзинәләр эзеннән» (1992) исемле документаль фильмнар авторы.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәнүзә Нәдершина. Башҡорт халыҡ йырҙары йыр риүәйәттәре (башк.)(рус.)(ингл.). — Уфа: «Китап», 1997. — 288 бит. — ISBN 5-295-02094-0

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)
  2. С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]