Казакъча Википедия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казакъча Википедия latin yazuında])
(Qazaq Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Википедия Казакъча Википедия
Қазақша Уикипедия

URL kk.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Казакъ теле
Эшли башлау вакыты 3 июнь 2002 ел
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 236 253
Битләр саны 629 678
Үзгәртүләр саны 3 295 789
Теркәлгән кулланучылар 153 196
Актив кулланучылар 347
Идарәчеләр 16
Тирәнлек 14.5

Казакъча Википедия (каз. Қазақша Уикипедия) — Википедиянең казакъ телле бүлеге. 2002 елның 3 июнендә ачыла.

Казакъча Википедиядә мәкаләләр кирил, латин һәм гарәп графикаларында күрсәтелә. Бу махсус скрипт ярдәмендә эшләнә.

2011 елның язына кадәр Казакъча Википедия әкерен үсештә барган. Казакъстан хөкүмәте ярдәме белән исә шул ук елның апрелендә күпләп мәкалә өстәлә башлый. 2011 елның 16 июнендә Алма-Атада «Викимедия Казакъстан» фондын оештыруга багышланган конференция уза[1]. Анда Казакъстанның 20 еллыгына 200 мең мәкалә туплау максаты куелды[2].

Википедиядә Казакъ Энциклопедиясеннән мәкаләләр куллану рөхсәт ителгән[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытка казакъча Википедиясендә 236 253 мәкалә бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]