Терек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Терек latin yazuında])
(Terek yılğası битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Терек
Terek Mosque.JPG
География
Ил Гөрҗистан, Рәсәй
Координатлар 42°37'17.4"N, 44°14'50.6"E, 43°35'43.1"N, 47°33'34.9"E
Tarddiad Казбек Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Каспий диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 43 200 дүрткел киламитер Edit this on Wikidata
Озынлык 623 киламитер Edit this on Wikidata
Су чыгымы 305 Edit this on Wikidata
Llynnoedd Каспий диңгезе Edit this on Wikidata


Терек (рус. Терек, гөрҗ. თერგი Тэрги, осет. Терк, кабард.-чирк. Тэрч, карач.-балк. Терк суу, чеч. Терк, ком. Терек сув) — Төньяк Кавказдагы елга.

Озынлыгы 623 км. Бассейнының мәйданы 43,2 мең км². Зур Кавказның төньяк битләүләреннән башлана; түбәнрәк, Дарьял тарлавыгында Ян тезмәне кисеп үтә. Таулардан чыкканнан соң тигезлек буйлап агып, Каспий диңгезенә дельта (мәйданы 4000 км²) хасил итеп коя.

Кар, яңгыр, грунт суларыннан туена. Кышын кыска вакытка боз белән каплана. Суы сугаруга сарыфлана. Төп кушылдыклары: сул — Ардон, Урух, Малка (Баксан белән); уңда — Сунжа. Мәздәк шәһәреннән югарырак Теректан Терек-Кума каналы башлана.

Таулы өлешендә Терек һәм аның кушылдыклардан электр энергиясе алу өчен Баксан, Гизелдон ГЭСлары төзелгән. Елга балыкка бай. Терек буенда Мәздәк, Кизләр шәһәрләре урнашкан.