Алдын-оол Севек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алдын-оол Севек latin yazuında])
Алдын-оол Севек
Туу көне

27 октябрь 1963(1963-10-27)

Үлү көне

11 сентябрь 2011(2011-09-11)[1] (47 яшь)

Үлү урыны

Кызыл, Россия[1]

Эшчәнлек еллары

Һөнәрләр

музыкачы, җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Бүләкләр
орден Дружбы

Алдын-оол Такаш улы Севек (тыв. Алдын-оол Дакаш оглу Севек, 1963 елның 27 октябре, Мөген-Бүрен, Тыва АССР — 2011 елның 11 сентябре, Кызыл, Тыва) — Тыва Республикасының халык хөөмәйчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдын-оол Севек 1963 елның 27 октябрендә Тыва АССРның Мөңгүн-Тайга районы Мөген-Бүрен авылында аратлар гаиләсенең өченче улы булып дөньяга килә.[2] 1970 елда Мөген-Бүрен авылының урта мәктәбендә укуын башлый. 1981 елда мәктәптән соң ук Тыва дәүләт филармониясенә керә. 1983 - 1985 еллардагы Ерак Көнчыгышта, "Саяннар" ансамбле артисты буларак хәрби хезмәтен узгач, Сәнгать укуханәсенең "мәдәни мәгърифәт эше" факультетында читтән торып укый. Оригиналь жанрның солист-вокалисты буларак Ленинград эстрада студиясендә стажировка тәмамлый[3]. Тыва "Саяннар" милли җыр һәм бию ансамбле әгъзасы буларак Севек Россиянең төрле шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Тыва фольклор ансамбле белән берлектә Европа илләрен гастрольләрдә йөреп чыгу бәхетенә ирешә. 1998 - 1999 елларда Ят-Ха төркеменә җитәкчесе Альберт Кувезин тарафыннан Севек әлеге төркемгә чакырыла. Төркем төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнаша, Голландия, Англия, Швеция, АКШ кебек илләргә сәяхәт итә. 1997 елда Севек туган авылына кайта һәм балалар музыка мәктәбендә хөөмәй укыта.

2011 елда Кызыл шәһәренең хастаханәсендә бугазындагы яман шештән дөнья куя.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алдын-оол Севек — бүгенге көнгә кадәр дөньяда беркем дә ирешә алмаган дәрәҗәдәге хөөмәйче [2] . Әнисеннән кубызда уйнарга, әтисеннән бугаз җырлавына өйрәнә. Севек үзенең остазы һәм беренче укытучысы булып тумышы белән Шуядан булган Бора-Шокар Бодаганны (Иргек-Бодаган Гертекне) атый [3]. 9 яшеннән сәхнәдә чыгышлар ясый башлый. 10 нчы сыйныфта укыганда, "Хөөмәй" Республика фестивалендә катнаша һәм 1 нче дәрәҗә диплом лауреат исеменә лаек була. 1986 елда СССР Халыкара фольклор фестиваленең II дәрәҗәсендәге диплом лауреаты була. Севек белән очрашу өчен кешеләр Япония, Америка, Европа шәһәрләреннән килә. 2003 елда "Хөөмәй - Үзәк Азия халыклары культурасы феномены" 4 нче Халыкара симпозиумның Гран-при исемен яулый. Бу карар музыка белгече Валентина Сүзүкәй җитәкчелегендәге жюри тарафыннан Тыва, Финляндия, Норвегия, Япония, Англия һәм АКШ хөөмәй башкаручыларын тыңлап кабул ителә[4].

2007 елдан соң, Алдын-оола Севек Тува Республикасының Хөөмәйчесе, Казахстандагы "Азия авазы" халыкара фестивалендә "Азия көмеш авазы" номинациясендә лауреат, "Россия халыкларының дуслыгы" ордены, Монголия республиксының "Мәдәният отличнигы" кебек мактаулы исемнәргә лаек була[5].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Севек Алдын-оолның ата-аналары — Такаш Салчак улы Севек һәм Дыртык Мыйман кызы. Ишле гаиләдә 8 бала, биш ул һәм өч кыз булган.

Севек Алдын-оолның хатыны — Саяна Сот кызы Севек. Өч кыз һәм өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Хөөмәй" Республика фестиваленең 1 нче дәрәҗә дипломы
  • "Хөөмәй — Үзәк Азия халыклары мәдәнияты феномены" 4 нче Халыкара симпозиумының Гран-при җиңүчесе (2003)
  • Тыва Республикасының халык хөөмәйчесе (2008)
  • Казакстандагы "Азия авазы" халыкара фестивалендә "Азиянең көмеш авазы" номинациясендә лауреат
  • Дуслык ордены (11.11.1994) [6]
  • Монголия Халык Республикасы "Мәдәният отличнигы" медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]