Кубыз (чиртмә телле уен коралы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кубыз (чиртмә телле уен коралы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кубыз (чиртмә телле уен коралы)
Кубыз башкирский.JPG
Башкортстанның Бөрҗән районында яшәүче Гөлназ Кывандыкованың кубызы
frame lamellophones[d]
Классификация чиртмә-телле
Һорнбостел–Закс классификациясе 121.2[1]
Бәйле мәкаләләр
Музыкальный словарь Римана, 1901—1904[d], Музыкальный словарь Римана, 1901—1904[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона[d] һәм Большая советская энциклопедия, 1926—1947[d]

Кубызтөрки халыкларда таралыш тапкан чиртмә-телле музыка уен коралы. Кубыз дуга сыман бөгелгән тимер чыбыкка юка гына тел беркетелү ярдәмендә ясала. Кубызны авызга куеп чиртеп уйныйлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубызның иң борынгы төрләре безнең эрага кадәрге меңьеллыкларда төркиләрнең бабаларына ук мәгълүм булган[2]. Аеруча кубыз татар, башкорт, кыргыз, алтай, тыва һәм якутларның мәдәниятендә зур урын алган.

Янгантаудагы семинар - 2016, башкорт кубызы

Октябрь инкыйлабына кадәр кубыз татарларда “яшертен”, тавышсыз уен коралы булып йөргән һәм утырмаларда, аулак өйләрдә генә диярлек уйналган. Аның уйнавына кушылып XIXХХ гасырларда биегәннәр һәм җырлаганнар. Ир-атлар да һәм хатын-кызлар да кубызда уйнарга яраткан. Хәтта "Габдулла Тукайның кубыз тартып йөрүе дә мәгълүм"[2].

Бүгенге көндә кубыз сәхнәдән генә яңгырый, башка халыклыкларның милли уен кораллары кебек гадәти халык тормышынан төшеп киткән. Мәсәлән, Татарстанның Ютазы районында – «Сердәш», Бөгелмә районында – «Наза» фольклор төркемнәрендә, Казанда - Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблендә уңышлы кулланыла.

Уен коралын җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген Татарстанда кубыз җитештерү аяныч хәлдә. Бөтен Русия буйлап музыка уен кораллары фабрикалары 1990нчы елларда ябылып беткән диярлек[3]. Кубыз кебек уен коралларын ясау халык осталарының җилкәсенә таяна. Мәсәлән, инде 2010 елларда бакыйлыкка күчкән Ифрат Хисамов ясаган кубызлар халыкта хәзер дә кадерләп саклана.

Хәзерге көндә кубызны Башкорстан, Алтай, Тыва, Якут республикаларыннан алып кайтып була. Вьетнам үрнәкләре дә сүзгә алына[2]. Татарстанда аерым осталар гына калган, тик аларның исемнәре җәмгыятьнең бик тар даирәләрдә генә билгеле.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларда тимер кубыз исеме белән кубыз сүзеннән аермалау өчен аталган. "Тимер кубыз" атамысы уен коралының үзенчәлекле тембрының төсмерләрен аеру өчен дә кулланылган[4]. Кубыз һәм кобыз дип Шәрыкъ дөньясында кыллы-сызгычлы кылкубыз яки кыллы-чиртмә җәя кубыз исемләнгән[4].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубызда башкарылган музыка обертоннар рәте үзенчәлекләренә нигезләнә. Барлыкка китерелгән тонның биеклеге шул вакытта тавыш чыгаруда катнашкан тел өлешенең зурлыгыннан торган[5].

Беренче иң түбән обертон чыгаруда кубыз теле тулаем яңгырый, икенче обертон чыгаруда - аның яртысы гына яңгырый һ.б. Кубыз осталары тарафынннан 15 нче обертонга җитү мөмкин булган[5].

C c g c1 e1 g1 b1 c2 d2 e2 fis2 ...
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 ...

Тотрыклы сүзтезмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кубыз тарту[6] – Кубыз уйнау;
  • Кубызына бию[6] – Кемнең булса теләге, кушуына буйсынып эш итү

Кубызның шифасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кубызның шифасы үзенчәлекле: кубызда уйнаучы кубыз теленең калтыравын һәр күзәнәге белән тоя. Әлеге хәл организмга уңай тәэсир итә:

  1. Баш авыртуларын баса.
  2. Кан басымын нормада тота.
  3. Теш һәм казналар вибрациядән массаж алып тора, кубызчының тешләре сау була.
  4. Көй чыгару күңелне тынычландыра, төрле стресслардан арындыра.
  5. Кубызда уйнаучы үз тәнен өйрәнә, дөрес туклана, спорт белән мавыга, сәламәт яшәү рәвешенә күчә.
  6. Кубыз — медитациядә киң кулланыла торган уен коралы[7].

Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Consortium M. Revision of the Hornbostel-Sachs Classification of Musical Instruments by the MIMO Consortium
  2. 2,0 2,1 2,2 Каюмова Э. Кубыз серләре / Э.Каюмова // Безнең Мирас. - Казан. - 2017. №11.
  3. Ни өчен хөкүмәт музыка сәнгатен үстерү програмын кабул итми? azatliq.org
  4. 4,0 4,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - С.97.
  5. 5,0 5,1 Традиционный башкирский кубыз varganca.ru
  6. 6,0 6,1 Кубыз Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.
  7. Альбина Гайнуллина. Илдар Гыймадиев: «Кубызда уйнап төрле авыруларны дәваларга була». «Акчарлак», 23.01.2020, 8нче бит

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Татар халык иҗаты
Герб Казани