Василий Кузнецов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Василий Кузнецов latin yazuında])
Василий Кузнецов
Туган телдә исем рус. Василий Васильевич Кузнецов
Туган 31 гыйнвар (13 февраль) 1901
Варнавинский уезд[d], Кострома губернасы, Россия империясе
Үлгән 5 июнь 1990(1990-06-05)[1] (89 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Карнеги — Меллон университеты[d] һәм Санкт-Петербург политехник университеты
Һөнәре сәясәтче, дипломат, профсоюз (һөнберлек) эшлеклесе, инженер
Эш бирүче Электросталь[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Игумнова, Зоя Петровна[d]

 Василий Кузнецов Викиҗыентыкта

Василий Кузнецов (рус. Василий Васильевич Кузнецов, 31 гыйнвар (13 февраль) 1901(19010213), Софиловка[2], Кострома губернасы5 июнь 1990, Мәскәү) — Совет дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

ССРБ Югары Шурасының 2—11 чакырылары депутаты. Ике мәртәбә Социалистик хезмәт каһарманы, Сталин премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 1915-1919 да Порецкое укытучылар семинариясендә укыган. 1926 да Ленинград политехника институтын тәмамлый. 1926 ның ноябреннән Макеевка металлургия заводында: инженер-сынаучы, смена инженеры, башлык урынбасары, мартен цехы башлыгы. 1927 дә фиркагә кергән. 1931—1932 дә Карнеги технология институтында (АКШ) белем ала. 1933-1936 да Ногинскидагы «Элетросталь» заводында: өлкән инженер, лаборатория башлыгы урынбасары, металлографик лаборатория башлыгы.

  • 1937 дән ССРБ кара металлургия халык кәмисәриятендә.
  • 1940-1943 дә ССРБ Дәүпланы рәисе урынбасары.
  • 1943 тән профсоюз эшендә: 1944—1953 дә ҺББҮШ рәисе. Бер үк вакытта 1946—1950 дә ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасы рәисе.
  • 1953 тән дипломатик эштә: КХҖдә ССРБ илчесе, 1953-1977 дә ССРБ чит ил эшләре министрының беренче урынбасары (1953-55 тә — урынбасар). Кариб кризисын, 1969 елгы кытай-Совет низагын, 1971 елгы һинд-пакстан низагын җайга салуга зур өлеш керткән.
  • 1977-1986 да ССРБ ЮШ рәисе беренче урынбасары; өч мәртәбә ССРБ ЮШ рәисе вазыйфаларын башкарган (1982-83, 1984, 1985).

1986 дән пинсәдә. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]