Инна Лимонова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Инна Лимонова latin yazuında])
Инна Лимонова

Тугач бирелгән исеме: Инна Валерьевна Лимонова
Туу датасы: 3 сентябрь 1955(1955-09-03) (68 яшь)
Туу урыны: Чиләбе
Милләт: рус
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Иҗат итү еллары: 1976 – х.в.
Юнәлеш: шигърият, драматурггия, проза
Жанр: шигырь, эссе, хикәя, драма, повесть
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Городские березы» (Чиләбе, 1980)
Бүләкләр: «КамАЗның хезмәт алдынгысы»

Инна Лимонова, Инна Валерий кызы Лимонова (рус. Инна Валерьевна Лимонова, 1955 елның 3 сентябре, Чиләбе) — шагыйрә, ССРБ Язучылар берлеге (1984 елдан), Россия язучылар берлеге (Мәскәү бүлекчәсе) әгъзасы. 1990-1995 елларда Алабугадагы Марина Цветаева музее директоры[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. В. Лимонова.
Мытищи. 2000 еллар.

1955 елның 3 сентябрендә Чиләбедә туган. Чиләбе шәһәренең 120нче урта мәктәбен тәмамлагач[2], комсомол юлламасы белән КамАЗ төзелешенә килә. 47нче шәһәр Һөнәри-техник укуханәсендә плитәче-мозаикачы һөнәрен үзләштерә. Чаллының Яңа шәһәрен һәм завод корылмаларын төзүдә катнаша. «Камские зори» күптиражлы газетасында хәбәрче, төзелеш идарәсендә матбугат үзәге корреспонденты, КамАЗның двигательләр заводында цех диспетчеры һәм бер үк вакытта Чаллы язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли. 1983 елның декабреннән Бөтенсоюз китап сөючеләр җәмгыятенең Брежнев шәһәре Автозавод районы бүлекчәсе җаваплы сәркатибе. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый (читтән торып), Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының шигърият факультетын тәмамлый (1982, читтән торып). «Орфей» әдәби берләшмәсен җитәкли. Яшьләрнең «Ника» театр-студиясен оештыруда башлап йөри.

1990-1995 елларда Чаллының «Континент» шәхси банкы ярдәме белән Алабугадагы Марина Цветаева музеен оештыруда катнаша һәм беренче директоры була[3].

1995 елда Мәскәү өлкәсенә күчә. 1995-2000 елларда «Дорожный патруль» журналының җаваплы сәркатибе.

2001 елдан «Лимбус-Пресс» нәшриятының (Санкт-Петербург) Мәскәүдәге вәкиллеге идарәчесе.

Мытищида балалар сәнгать мәктәбендә укыта[4].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләре республика көндәлек матбугатында 1970 еллар урталарында басыла башлый. Аннары шигырь шәлкемнәре үзәк газета-журналларда («Комсомольская правда», «Новый мир», «Работница», «Кругозор»), күмәк җыентыкларда («Город моей мечты», К,, 1976; «Свидание», К., 1978; «Лебеди над Челнами», М., 1980; «Лицо души», Чиләбе, 1981) басылып чыга. 1980 елда Чиләбедә «Городские березы» шигырьләр китабы, 1984 елда Казанда (ТКН) лирик шигырьләр җыентыгы («В час предутренний»), 1985 елда Мәскәүнең «Молодая гвардия» нәшриятында икенче шигырь җыентыгы, 1991 елда «Отнеси меня к реке» китабы Һ. б. нәшер ителде.

Пьесалар язу, шул исәптән кинодраматургия белән дә шөгыльләнә.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Марина Цветаева. История гибели и последних дней жизни» (документаль фильм).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Чаллы халык театры режиссеры булып эшләгән. Игезәк уллары (1977 елгы) Руслан, Тимур. Бер улы 1995 елда вафат (үтерелгән), кабере Чаллының Яшьләр зиратында.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б. Совет Татарстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. К.:ТКН, 1986. 630нчы бит.
  2. Алешков Н. Когда душа открыта людям. «Вечерняя Казань», 1984, 26 июня.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]