Кызылъяр
Кызылъяр | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1736 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Кызылъяр бүлгесе, Кызылъяр шәһәр бүлгесе[1] һәм Кызылъяр өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Кызылъяр бүлгесе һәм Кызылъяр өязе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 37 307 (2023)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 210 метр |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 47 км² |
Почта индексы | 623300 |
Рәсми веб-сайт | go-kruf.midural.ru |
Җирле телефон коды | 34394 |
Кызылъяр Викиҗыентыкта |
Кызылъяр (рус. Красноуфимск) — Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1781 елдан), Кызылъяр округының административ үзәге.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызылъяр Караидел (Агыйдел кушылдыгы) елгасында, Екатеринбургдан 224 километрга көньяк-көнбатышка таба тора. Шәһәр аша Р350 (Ачит — Мәсәгуть) автомобиль юлы һәм Казан — Екатеринбург тимер юлы узалар.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызылъяр 1736 елда Кызыл Яр урочищесында ныгытма буларак нигезләнә. Баштан Кызыл Яр ныгытмасы , Уфа ныгытмасы, Кызылъяр ныгытмасы исемнәрен йөрткән.
1744 елдан Уфа губернасының Ырынбур провинциясе составында.
1774 елда ныгытманы Емельян Пугачёв гаскәрләре алалар.
1781 елда Кызылъяр ныгытмасы Кызылъяр шәһәренә үзгәртеп корыла һәм бер үк исемдәге өязенең үзәге була. 1781 — 1796 елларда — Пермь наместниклыгының Пермь өлкәсе составында, 1796 елдан — Пермь губернасы составында.
1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 381 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган. 1870 елда шәһрдә реальный училище ачыла.
1915 елда, Казан — Екатеринбург тимер юл төзү аркасында шәһәрдә тимер юл вокзалы төзелә, ә 1916 елда паровозлар депосы ачыла.
Сугыш һәм сугыштан соңгы чорында шәһәрдә мехзавод, төзү материаллар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкәтләр барлыкка киләләр.
1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1840[3] | 1897[4] | 1926[5] | 1931[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 079 | 6 251 | ~11 700 | ~14 900 | 37 312 | 38 370 | 41 246 | 45 618 | 43 595 | 39 762 |
Милли состав
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милләт | 2002[12] | 2010[13] |
---|---|---|
руслар | 87,1% | 88,3% |
татарлар | 6,9% | 6,7% |
чирмешләр | 1,8% | 1,6% |
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәҗрибә-эксперименталь, такта яру, әсфәлт заводлары; төзү материаллар комбинаты; җиһаз һәм тегү фабрикалары.
Азык-төлек сәнәгатенең пердприятиләре.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Иске герб
Моны да кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2023 года (с учётом итогов Всероссийской переписи населения 2020 г.) — Росстат, 2023.
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1082
- ↑ 5,0 5,1 http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/krasnufimsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокgks.ru
не указан текст - ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2018-04-17
- ↑ 2010 ел сан алу базасы