Вера Кузьмина: юрамалар арасында аерма
к төркем өстәү |
к викиләштерү: →Гаиләсе |
||
Юл номеры - 62: | Юл номеры - 62: | ||
== Гаиләсе == |
== Гаиләсе == |
||
Ире [[Педер Хузангай]] (1907—1970), чуаш халык шагыйре. |
Ире [[Педер Хузангай]] (1907—1970), чуаш халык шагыйре. |
||
* Улы Атнер Хузангай (1948), Чуаш дәүләт университеты профессоры. |
* Улы [[Атнер Хузангай]] (1948), Чуаш дәүләт университеты профессоры. |
||
== Сылтамалар == |
== Сылтамалар == |
11 окт 2019, 12:55 юрамасы
Вера Кузьмина | |
Туганда бирелгән исеме: |
Вера Кузьма кызы Кузьмина |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1947 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Википедиядә Кузьмина фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар. Вера Кузьмина, Вера Кузьма кызы Кузьмина (чуаш. Вера Кузьминична Кузьмина, ире фамилиясе буенча Хузангай, 1923 елның 16 ноябре, ССРБ, РСФСР, Чуаш АӨ, Чуел өязе, Янтык волосте, Яншык-Норваш) — драма актрисасы, К. В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия драма театры артисты (1947 елдан), ССРБ халык артисты (1980), Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт (1991), «Алтын битлек» РФ милли театр (2018) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1923 елның 16 ноябрендә Чуаш АӨ Чуел өязе Янтык волосте (хәзерге ЧР Янтык районы) Яншык-Норваш авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1943) Смоленск, Мәскәү астында утын әзерләүдә эшләгән. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлаган (рус. ГИТИС, укытучысы — ССРБ халык артисты М. М. Тарханов). 1947 елдан К. В. Иванов исемендәге (1959 елда бирелгән) Чуаш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә хезмәт итә. В. К. Кузьмина — зур сәхнә остасы, талантлы актриса, чуаш халкының горурлыгы. Образга җиңел керү осталыгы, зур хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек, тормышны тирән белү, зирәклек кебек сыйфатлары актрисага гомерлеккә чуаш милли театр сәнгате хәзинәсенә кергән кабатланмас хатын-кызлар образларын булдыруда ярдәм итә. Ул рус һәм чит ил классикасы, заманча драматургия, шулай ук чуаш авторларының әсәрләре буенча куелган йөздән артык спектакльдә уйный.
Үзенең 80 яшьлегенә В. К. Кузьмина Ф. Гарсиа Лорка пьесасы буенча куелган «Бернарда Альба йорты» спектаклендәге Бернарда Альбаның ролен башкарып, тагын бер тапкыр үзенең көчен һәм талантын исбатлый.
В. К. Кузьмина барлык республика чараларында, фестивальләрдә, смотрларда, конкурсларда, очрашуларда актив катнаша. Чуаш Республикасының халык театрларына зур ярдәм күрсәтә, яшь артистларга актерлык осталыгының нечкәлекләренә төшенүдә актив ярдәм итә.
Башкарган кайбер рольләре
- Таня — «Таня» А. Арбузов
- Анисья — «Караңгылык хакимияте» Л. Н. Толстой
- Клавье — «Янгын аты» Н. Терентьев
- Кедерук — «Чык, чык Иванга» Н. Айзман
- Җитәкче, Чуаш Хатыны — «Таңда кыз елавы»
- Унеслу — «Йолдызлар сүнгәндә» Н. Сидоров
- Әби — «Агачлар аягүрә үлә» А. Касон
- Кара карлыгач — «Кара карлыгач» Б. Чиндыков
- Крохина — «Авантюристка» Э. Брагинский
- Мита әби — «Албена» Й. Йовков
- Айша Абай — «Намус бәясе» А. Хмыт
- Спиридоньевна — «Ачы язмыш» А. Писемский һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1958 — Чуаш АССР атказанган артисты
- 1968 — РСФСР атказанган артисты
- 1975 — РСФСР халык артисты
- 1980 — ССРБ халык артисты
- 1983 — Халыклар Дуслыгы ордены
- 1999 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
- 2008 — «Чуаш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены
- 2014 — Хөрмәт ордены (РФ)
- 1991 — Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе
- 2018 — «Алтын битлек» премиясе[1]
Гаиләсе
Ире Педер Хузангай (1907—1970), чуаш халык шагыйре.
- Улы Атнер Хузангай (1948), Чуаш дәүләт университеты профессоры.
Сылтамалар
- Вера Кузьминична Кузьмина. Сайт Чувашского академического госдрамеатра им. К. В. Иванова(рус.)
Моны да карагыз
Искәрмәләр
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 16 ноябрь көнне туганнар
- 1923 елда туганнар
- Чуашстанда туганнар
- Янтык районында туганнар
- 4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Әлифба буенча актрисалар
- ССРБ актрисалары
- Русия актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- Почет ордены кавалерлары
- ССРБ халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- «Алтын битлек» премиясе лауреатлары
- Чуаш АССРның К. В. Иванов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
- ГИТИС тәмамлаучылар
- Шәхесләр:К. В. Иванов исемендәге Чуаш драма театры
- РФ җәмәгать эшлеклеләре
- Педер Хузангай